Дүртөйле районының Казаклар авылында яшәүчеләр дә әлеге хакыйкатьне яхшы аңлап, Бөек Ватан сугышында һәлак булган, утны-суны кичеп, туган якларга җиңү белән әйләнеп кайткан авылдашларының исемнәрен мәңгеләштерү максатында обелиск кую эшенә тотынган.
– Әлеге изге ниятне яше-карты хуплап каршы алды, – ди авыл старостасы, лаеклы ялга чыкканчы гомер буе туган колхозында бригадир булып эшләгән Ринат Мостафин. – Якташыбыз – “Өмет” гәзитенең баш мөхәррире Рәдис Ногманов белән элемтәгә чыктык. Ул бик теләп ярдәм кулын сузды: Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рәсүл Госмановка теләгебезне җиткереп, “Бердәм Русия” партиясенең “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында обелиск кую өчен 63 мең сум акча бүлдерү хәстәрен күрде. Калган сумманы авыл кешеләре җыйды, обелиск өчен 100 мең сумнан артык акча кирәк булды. Җаваплы вазыйфаларда хезмәт салучы авылдашларыбыз Ришат һәм Радим Вәлиевлар, Хәкимовлар, шулай ук “АгыйделСервис” җәмгыяте директоры Әмир Сәфиев, “Вепрь” оешмасы тоемлы ярдәм күрсәтте. Дүртөйле районы хакимияте тарафыннан да аңлау таптык.
Авыл халкы обелиск ачу тантанасына дәррәү җыелды, ак яулыклы әбиләрнең дә, кулларына аллы-гөлле чәчәк бәйләмнәре тоткан мәктәп укучыларының да йөзләрендә бәйрәм шатлыгы балкый. Чарага мәртәбәле кунаклар – Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рәсүл Госманов, Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин, Дүртөйле шәһәре мэры урынбасары, 25 ел гомерен хәрби хезмәткә багышлаган запастагы өлкән мичман Ришат Вәлиев җитәкчелегендәге элекке диңгезчеләр дә килгән иде. Ап-ак япма белән капланган обелискның ике ягына, тынычлыгын саклагандай, шәһәрнең 4нче мәктәбенең кадет сыйныфында белем алучы укучылар баскан. Аның урыны да авылның иң гүзәл почмагында – саф сулы кечкенә түгәрәк күл буенда сайланган.
– Бүген районда 47 Бөек Ватан сугышы ветераны гомер кичерә. Аларның һәркайсы картлыгын ихтирамда, игътибарда үткәрергә тиеш. Ә Туган илебезнең данлы тарихын каралтырга, Бөек Җиңүнең әһәмиятен кечерәйтеп күрсәтергә тырышучы көчләр азып киткән заманда безгә уяу булу, зур корбаннар биреп яуланган тынычлыкны саклау кирәк. Һәйкәл, обелисклар безне һәм киләчәк буыннарны шул хакта да искәртә, – диде Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин.
Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рәсүл Госманов та җыелучыларны зур вакыйга уңаеннан ихлас тәбрикләде. “Өмет” гәзитенең баш мөхәррире Рәдис Ногманов авылдашларына шундый зур эшне эзмә-эзлекле башкарып чыккан өчен рәхмәтен җиткерде. Биредә шуны да әйтик: аның әтисе Гыйльван Ногъман улы да — Бөек Ватан сугышы ветераны. Дошманны кыйратып, туган авылына күкрәк тулы орден-медальләр тагып, әйләнеп кайта, озак еллар ферма мөдире, хәзерләүче булып эшли. 2009 елда 85 яшендә ул, Казаклар авылының соңгы ветераны, бакыйлыкка күчә.
...Ниһаять, тантаналы мизгел җитте: обелиск өстеннән ап-ак япма шуып төште. Мәрмәр ташка кып-кызыл канәферләр ятты.
Обелискка 102 яугир исеме уелган, аларның 55е Бөек Ватан сугышы яланнарында мәңгелеккә ятып калган, ә 47сенә Казакларга әйләнеп кайту бәхете тигән. Аларның барысының да рухына багышлап, Фәнүз хәзрәт Фәррахов дога укыды.
Казаклар авылында обелиск ачу көне зур бәйрәмгә әверелде. Халык түгәрәк күл янында матур концерт карады. Рашат Фазлыйәхмәтов җитәкләгән “Яшел беретлар” ансамбле, танылган җырчы Хәсән Усманов һәм Дүртөйле районының яшь талантлары чыгышы көчле алкышларга күмелде.