+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июнь 2016, 03:30

Исәп алуга җитди әзерлек белән киләбез

Әкрам Ганиев депутатлар алдында отчет тотты. Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясе башлануга ун көн чамасы гына вакыт калды. Мәгълүм булуынча, республикада ул 1 июльдән 15 августка кадәр үтәчәк. Илкүләм мөһим кампанияне республика нинди әзерлек белән каршы ала? Әлеге тема Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану буенча комитетының чираттагы утырышында тикшерелде.

— Башкортстанда Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алуны үткәрүгә 2500 кеше җәлеп ителәчәк. Аерым алганда, турыдан-туры 1820 исәп алучы һәм 263 инструктор эшләячәк. Резерв кадрлары да бар. Исәп алучыны Росстат символикасы төшерелгән портфель, кампания логотибы белән жилет һәм зәңгәр кепка аерачак. Аның шулай ук мотлак рәвештә таныклыгы һәм паспорты булырга тиеш, — диде утырышта Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Башкортстан буенча территориаль органы җитәкчесе Әкрам Ганиев.

Бер исәп алучыга якынча 460 шәхси ярдәмче һәм 644 бакча участогын үтәргә туры киләчәк. Авылларда исәп алучылар һәр йортка, шәһәр җирендәге шәхси секторда һәр дүртенче өйгә керәчәк. Бакчачылык ширкәтләрендә һәр унынчы бакчачы янында булу максаты куела. Юридик берәмлекләр, гамәлдәге законнарга ярашлы, статистика органнарына тиешле мәгълүматны үзләре тапшырачак.

Исәп алучыларга документ күрсәтү таләп ителми. Алар сорауларга җавапларны сезнең авыздан язып алачак. Исәп алучылар бер кеше янында якынча 30 минуттан алып бер сәгатькә кадәр булачак.

Әкрам Ганиев белдерүенчә, 2006 елдагы Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу кампания­сеннән аермалы, быелгысында аерым үзгәреш һәм яңалыклар да бар. Мәсәлән, исәп алу кагыйдәләрендә милек формалары һәм җирдән файдалану, лизинг буенча техника һәм корылмалар алу, устав капиталын бүлү турында сораулар гамәлдән чыгарылган. Алар урынына субсидия һәм дотацияләр алу, крестьяннарның кулланучылар кооперацияләрендә катнашуы, кредит акчалары җәлеп итү, хуҗалык итүнең алдынгы алымнарын файдалану турында сораулар кертелгән.

Барлыгы 12 биттән алып 22 биткә кадәр дүрт төрле исәп алу кәгазе файдаланылачак. Респондентларга җәмгысы 1000гә якын сорауга җавап бирергә туры киләчәк.

Барлыгы исә исәп алучылар республикадагы 1,2 миллион объектта булачак. Шул рәвешле 1100 авыл хуҗалыгы оешмасы, 4,9 мең крестьян фермер хуҗалыгы һәм шәхси эшкуар, авыл җирендә 646,7 мең, шәһәр биләмәләрендә 48,5 мең шәхси ярдәмче хуҗалык, 31,5 мең бакча участогы исәпкә алыначак.

— Ил күләмендәге мөһим кампанияне Башкортстанда оешкан төстә үткәрү өчен барысы да әзер, — диде утырышта Әкрам Ганиев.

Ә инде авыл хуҗалыгы исәбен алуга бәйле сораулары булучылар дәүләт статистикасының территориаль органнарында да, Интернеттагы “В Контакте”, “Фейсбук”, “Живой журнал” социаль челтәрләрендә “Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу — 2016” матбугат үзәге битендә дә тулы җавап табарга мөмкин.
Читайте нас: