+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июнь 2016, 02:00

Һәр буын өчен мавыктыргыч сәнгать

Киномарафон Бакалы районына килеп җитте.Район “Башкортостан” киностудиясе режиссеры, Русия һәм Башкортстан Кинематографистлар берлеге, Русия Кинорежиссерлары гильдиясе әгъзасы Вилүрә Исәндәүләтова, рәссам-куючы, рәссам-мультипликатор Айгөл Бәйрәмголова, тавыш операторы Гүзәл Петряева, кинооператор Рафаил Сарваев кебек мәртәбәле кунаклардан торган делегацияне кабул итте.

Бакалылылар Башкортстан кинематографистларын район Мәдәният сарае каршында икмәк һәм тоз белән каршы алды. Мәртәбәле кунаклар тәүдә “Кино дөньясы” дип атал­ган күргәзмә белән танышты, арытаба район китап­ханәсенең уку залында кино яратучылар белән очрашты, “Сценарий язу осталыгы”, “Операторлык осталыгы”, “Режиссура”, “Анимация” темалары буенча мастер-класслар үт­кәрде.

Кинематографистлар бе­лән очрашуга килүчеләр арасында төрле яшьтәге кешеләр бар иде. “Бу үзе үк кино сән­гатенең төрле буын кеше­ләре арасында популяр булуына ачык дәлил”, — дип билгеләде Уфа кунаклары.

Арытаба чара Мәдәният сараеның тамаша залында дәвам итте. Биредә чарада катнашучыларга һәм мәртәбә­ле кунакларга Кино елына багышланган видеоролик күрсә­телде.

Төштән соң чараның тантаналы өлеше башланды. Вилүрә Исәндәүләтова район хакимияте башлыгы урынбасары Илһам Гыймалтдиновка киномарафон символын тапшырды, шулай ук “Башкортостан” киностудиясендә чыккан фильмнарның дискларын бүләк итте.

Арытаба “Башкортостан” киностудиясе әзерләгән фильм­нар күрсәтелде. Алар арасында “Алдар һәм соры бүре” (режиссеры Р. Шәрәфет­ди­нов), “Урал белән Шүлгән­нең маҗаралары” (А. Бәйрәм­гу­лова), ”Еще вьется над крышой дымок” (В. Исәндәүлә­то­ва) “Җиңмеш” (А. Әскаров) кебек төрле конкурсларда приз­лы урыннар яулаган фильмнар бар иде.

2002 елда Бакалыда телевидение оешкач, район елъязмасын кинотасмаларда саклау мөмкинлеге барлыкка килде. Бүгенге көндә урындагы телевидение фондында 15ләп кыска метражлы документаль фильм саклана.
Киномеханиклар Е. Куптарев белән Г. Тангаев турындагы шундый ике фильм тамашачылар игътибарына тәкъдим ителде. Шулай ук бу көнне районның иң хөрмәтле кешеләренең берсе — СССРның кинематография отличнигы, киноҗиһазлар ремонтлау мастеры Игорь Бякшев турында видеосюжет күрсәтелде. Аңа медаль һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Шулай ук озак еллар киномеханик булып эшләүчеләр: Яңа Урсайдан — Мирвәгыйзь Мәрданшин, Балчыклыдан — Ирина Дәүләтҗанова, Утардан — Николай Поляков, Урманайдан — Хәлиулла Хәми­дул­лин, Камышлытамактан — Марсель Раянов, Токбердинодан — Геннадий Миңне­баев, Михайловкадан — Николай Добров, Бакалыдан — Григорий Тангаев, Александр Малышев, Роза Даутова да бүләксез калмады.

Фильмнар карау, ветераннарны хөрмәтләү район мәдә­ният сарае хезмәткәрләре әзерләгән концерт номерлары белән аралашып барды.
Читайте нас: