+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июнь 2016, 04:00

Уңайлыклар күбрәк, тәртип каты булачак!

Республиканың Баш дәүләт автоинспекторы Динар Гыйльметдинов журналистлар сорауларына җавап бирде.Мәгълүм булуынча, агымдагы елның 3 июлендә Русиянең Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе оештырылуга 80 ел тула. Истәлекле юбилей алдыннан Башкортстанның Баш дәүләт автоинспекторы Динар Гыйльметдинов “Башинформ” агентлыгында журналистлар белән очрашып, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Түбәндә матбугат конференциясе барышында яңгыратылган берничә сорауга Баш дәүләт автоинспекторының җавапларына аерым тукталабыз. Ә инде ЮХХДИнең 80 еллык күркәм юбилее уңаеннан материаллар гәзитебездә алга таба да дәвам итәчәк.

80 белән йөриячәкбез!

— “Уфа-Аэропорт” юлында рөхсәт ителгән максималь тизлек әле сәгатенә 60 километр булса, ул 20 километрга арттырылачак. Инде бу атнада ук Агыйдел елгасы аша күпердән аэропортка кадәр юлда сәгатенә 80 километр билгесе эленәчәк. Моңа кадәр Уфа — Затон юлында 80 километр тизлек рөхсәт ителгән иде. Әлеге участокта рөхсәт ителгән тизлекнең сәгатенә тагын 10 километрга арттырылуы да бик ихтимал.

Легаль булмаган пассажир ташучылар калмаячак

— Башкортстанда якын чорда легаль булмаган пассажир ташучылар бөтенләй калмаячак. Моңа июль аенда көченә керәчәк 220 санлы федераль законга үзгәрешләр булышлык итәчәк. Аларга ярашлы, пассажирлар ташу өлкәсендә кагыйдә бозучыларга җаваплылык бермә-бер катыланачак. Моңа кадәр бөтен вәкаләтләр муниципалитетлар кулында иде. Дәүләт автоинспекциясе транспортның техник торышы һәм юл кагыйдәләренең үтәлеше өчен генә җавап тотты. Законның яңа положениеләре үз көченә кергәннән соң без транспорт инспекциясе белән берлектә протоколлар яза башлаячакбыз. Әйтик, моңа кадәр тукталыштан читтә автобусны туктаткан өчен штраф 500 сум белән чикләнсә, хәзер андый тәртипсез водительләргә 3-5 мең сум чыгарып салырга туры киләчәк.

Янә дә шул: 220 санлы федераль законга ярашлы, муниципалитетның рөхсәте булмаган автобус водителенә 20 мең сум, юридик берәмлеккә 200 мең сум штрафлар салыначак. Шуңа да якын арада легаль булмаган пассажир ташучылар бөтенләй калмас, дип уйлыйм.

Башкалада түләүле парковка төзеләчәк

— Уфаның үзәк урамнарының берсендә түләүле парковка төзеләчәк. Әлегә моның өчен Карл Маркс, Коммунистик һәм Пушкин урамнары карала. Бу турыда без Уфа шәһәре хакимияте башлыгы белән дә фикер алыштык. Биредә автомобильләрнең кайсы урында аеруча күп туплануыннан чыгып эш итәргә кирәк.

Күбрәк күзәтәчәкләр!

— Ел ахырына кадәр Башкортстан юлларында ким дигәндә тагын 30 видеотеркәү комплексы урнаштырылачак. Без аларны республика шәһәрләрендә урнаштырачакбыз. Беренче чиратта болар Нефтекама, Октябрьский һәм Туймазы шәһәрләре булачак. Чөнки әлеге шәһәрләрдә видеотеркәү комплекслары җитәр­лек түгел. Моннан тыш, якын арада Уфа шәһәре юлларында да видеотеркәү камералары әле торган урыннарын алыштырачак. Кыскасы, республика юлларында уңайлыклар да күбрәк, тәртип тә каты булачак!
Читайте нас: