Әлеге коточкыч фаҗигә 18 июньдә була. Карелиядәге лагерьда ял итүче балалар ике көймәдә күл буйлап походка юллана. Аларны бары тик дүрт өлкән кеше: лагерь директоры урынбасары һәм өч инструктор озатып бара. Күлдә көчле шторм башлангач, 13-15 яшьлек балалар биек дулкыннарга каршы тора алмый, алар барысы да әйләнгән көймә астында кала. Бәхетсезлеккә, 13 бала суга батып үлә, бер бала әлегә кадәр табылмаган. Көчле дулкыннар аша ярга чыгып җитә алганнары да, салкын суда озак тору сәбәпле, авыр хәлдә була.
Павел Астахов белдерүенчә, балалар белән походка чыгучы инструкторлар педагогия колледжы студентлары булган. Әле кичә генә мәктәпне тәмамлаган 17-19 яшьлекләрнең балалар гомере өчен җавап бирүче инструктор булып алынуы башка сыймаслык хәл, әлбәттә. Ни өчен туристик лагерьда бер генә тәҗрибәле инструктор да булмаган? Су буйлап походка чыккан 47 баланы бары тик 4 кеше генә озатып баруын ничек аңларга? Бу җавапсыз сораулар бүген күтәрә алмаслык кайгы килгән ата-аналарны гына түгел, тоташ җәмәгатьчелекне борчый.
Әйтергә кирәк, гадәттән тыш хәлләр күпчелек очракта туристик походларда һәм палаткалы лагерьларда очрый.
Карелиядә ял итүче балалар белән булган хәвефле хәлдән соң, ил буенча барлык төр лагерьларны яңадан тикшерү эше башланган.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова билгеләвенчә, республикадагы барлык ял лагерьлары, аларның нинди төрдә булуына карамастан, дүрт көн эчендә тикшерү үтәргә тиеш. Ведомствоара комиссия әгъзалары, бигрәк тә, педагоглар, инструкторлар һәм балалар белән эшләүче башка хезмәткәрләр санына һәм бу эшкә туры килү-килмәвенә, мәктәп укучыларына тәкъдим ителүче программаның эчтәлегенә һәм балаларның яшәү шартларына игътибар итәчәк.
— Лагерьларны тикшерү эше белән 25 оператив төркем шөгыльләнә. Анда гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе, федераль дәүләт янгын күзәтчелеге, ягъни барлык хәвефсезлек бүлекләре вәкилләре керә. Бүгенге көнгә алар Авыргазы, Архангель, Чишмә, Кырмыскалы, Гафури, Благовещен, Иглин, Уфа районнары һәм Уфа шәһәре лагерьларында булды. Әлеге тикшерү барышында балалар белән тиешле профилактик эшләр, инструктаж үткәрү, ял итүчеләрне тукландыру, документлар тутыру буенча зур булмаган җитешсезлекләр ачыкланды, — диде министр.
Билгеле булуынча, быел республикада 95 шәһәр яны балаларны сәламәтләндерү, 1440 көндезге мәктәп яны, 25 шифаханә төрендәге, 1000 ял һәм хезмәт, 120 палаткалы лагерьлар эшләячәк.
Җәйге ялга юлланган балалар хәвефсезлеген кайгырту җаваплы кешеләр өчен бүген беренче урында тора. Туристик походка чыккан төркемнәрнең урындагы хәвефсезлек бүлекләренә теркәлүе мәҗбүри булырга тиеш. Әгәр Карелия лагерендагы балалар төркеме походка кузгалганда коткаручыларга хәбәр итсәләр, мондый фаҗигә булмас та иде. Күпчелек туристлар сәяхәткә чыгар алдыннан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының урындагы бүлекләрендә дә теркәлеп, маршрутны, төркемдәге кешеләр санын, төркем җи-тәкчесенең телефон номерын бирергә кирәклеге турында белми дә. Моның өчен махсус сайт ачылган, аннан барлык мәгълүматны алырга мөмкин, — дип ассызыклады Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров.
Әйтергә кирәк, табигатьтә ял итүчеләр, төрле маҗаралар яратучылар саны балалар һәм үсмерләр арасында да елдан-ел арта гына. Узган елда 110 туристик төркемдә 750 бала һәм үсмер походка чыккан булса, быел 120 туристик төркем-дә 900 бала табигать кочагына чыгарга җыена.
Матбугат конференциясендә катнашучылар балалар лагеренда тәҗрибәле инструкторлар эшләргә тиешлегенә дә аерым басым ясады.
— Мәктәп автобусын йөртергә физрук яки хезмәт дәресе укытучысын утыртып куймыйбыз бит. Ни өчен балалар хәвефсезлеге өчен җавап тотучы инструктор урынына бүген студент яки гади физкультура укытучысы бара? Инструктор-озатып баручы дигән һөнәр бар, балалар белән эшләргә җыенучы кеше һөнәри әзерлек үткән булырга тиеш. Республикада андый белгечләр әзерли торган өч оешма һәм махсус үзәк бар, — дип билгеләде “Авария-коткару” хезмәте идарәсе җитәкчесе Владимир Темашев.
Мәгариф министрлыгы белгечләре әйтүенчә, күпчелек очракта хәвефле хәлләр оештырылмаган ял вакытында килеп чыга. Шуңа да, ата-аналар тарафыннан да балалары өчен җаваплылыкны арттыру кирәклеген билгеләде алар.
Шуны да әйтергә кирәк, әлегә кадәр шәхси яки коммерция төрендәге ял тиешенчә күзәтчелек астына алынмый килде. Карелиядә булган фаҗигадән соң, Хөкүмәт карары белән барлык төр лагерьларда һәм балаларның ял итү урыннарында тикшерү үтәчәк. Алда ял итүчеләрне әле башланмаган ике смена көтә, шуңа да янә бер тикшерү үткәрү файдага гына булачак, дип өметләнергә кала.