+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июнь 2016, 02:00

Фән илне үстерә

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Республика йортында Русия Фундаменталь тикшеренүләр фонды советы рәисе, Фәннәр академиясе академигы Владислав Панченко белән очрашты. Очрашуда фән һәм җитештерү арасында үзара бәйләнеш, фәнни кадрлар әзерләү, республикада инновацион технологияләрне үстерү мәсьәләләре тикшерелде.

Владислав Панченко Уфада “Русия Фундаменталь тикшеренүләр фонды һәм Федерация субъектларының төбәк һәм яшьләр конкурсларын үткәрүдә үзара бәйләнешләр системасын камилләштерү” Бөтенрусия конференциясендә катнаша.

— Мондый төрдәге конференция беренче тапкыр үткәрелә. Чарада 60ка якын төбәк катнаша. Без төбәкләрдә фәнне өйрәнү мәсьәләләрен тикшерергә җыелдык, — диде Владислав Панченко. — Күп кенә төбәкләрдә аерым казанышлар бар. Югары дәрәҗәдәге тикшеренүләр ил буенча халыкны яхшы эш белән тәэмин итәргә һәм талантлы яшьләрне урыннарда калдырырга ярдәм итәчәк.

— Бер мәсьәлә борчый —кайсы дөресрәк: ил территориясендә берничә чагу үзәкне берләштереп, анда иң яхшыларын җыяргамы яисә гомум югарылыкка омтылыргамы? — диде Рөстәм Хәмитов. — Аңлашыла ки, боларның икесе дә мөһим. Әлеге вакытта республика Фәннәр академиясендә үзгәртеп кору бара. Фәнни берлекләр эшчәнлекнең оптималь төрен табарга тиеш. Чөнки һәрбер территориядә институтлар һәм белгечләр төрлечә.

Башкортстан җитәкчесе белдерүенчә, төбәктә инновацион технологияләрне уйлап табу һәм аларны арытаба ягулык-энегретика комплексы предприятиеләрендә файдалану өчен нефть полигоны булдыру буенча эш алып барыла. Шул ук вакытта зур кампанияләр моның белән әллә ни кызыксынмый, чөнки алар импорт эшләнмәләренә юнәлеш тота.

— Чабаксарда үткән Иминлек советы утырышында мәгълүмат хәвефсезлеге мәсьәләләре тикшерелде. Илебездә җитештерелгән программа продуктларына сыйфат сертификаты бирү белән шөгыльләнүче үзәк булдыруны тәкъдим иттек, — диде Рөстәм Хәмитов. — Чарада сүз, шулай ук, программалаштыру фабрикасы төзү турында барды. Безнең илгә күпсанлы программалар кирәк. Биредә алар бер калыпка салыначак.

Уфада “Төбәкара һәм яшьләр конкурсларын үткәрү мәсьәләләре буенча Русия Фундаменталь тикшеренүләр фонды һәм Федерация субъектларының үзара бәйләнеш системасын камилләштерү” фәнни-гамәли конференциясе үтте. Чарада губернаторлар, төбәкләр хөкүмәте башлыгы урынбасарлары, министрлар, Русия Фәннәр академиясе әгъзалары, фәнни үзәкләр, оешмалар, институтлар җитәкчеләре, вузлар ректорлары һәм башкалар катнашты.

Русия Фәннәр академиясе академигы, Фундаменталь тикшеренүләр фонды советы рәисе Владислав Панченко сәламләү сүзләрен җиткерде, Фе­дерация субъектлары белән төбә­кара һәм яшьләр конкурсларын оештыру системасын камилләштерү хакында сөйләде. Үз чыгышында ул Владимир Путинның: “Фән үз эченә бикләнергә тиеш түгел, ул илне үстерү мәсьә­лә­ләреннән аерым үсә алмый”, — дигән сүзләрен мисалга китерде. Кон­фе­ренциянең максаты үзара хез­мәт­тәш­лекнең өстенлекле юнәлеш­ләрен ачыклау икәнлеген билгеләде Владислав Яковлевич.

— Безнең фондның миссиясе — ил үсешендә төп элемент булырга тиешле Русиянең көчле интеллектуаль мөмкин­леген тормышка ашыруга булышлык итү, — диде академик.

Русиядә 163 меңнән артык галим исәпләнә, бүгенге көндә алар өчен 70тән артык конкурс барлыгын һәм аеруча яшьләргә ныклы игътибар бирергә кирәклеген әйтте Владислав Панченко.

Федерация Советының Фән, мәга­риф һәм мәдәният буенча комитеты рәисе урынбасары Виктор Кресс Валентина Матвиенконың сәламләү сүз­ләрен җиткерде, егерме елдан артык Русиядә галимнәр әзерләүнең фәндәге яхшы нәтиҗәләре хакында сөйләде.

Арытаба кунакларны Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры Рөстәм Мәрданов сәламләде һәм республикада фәнгә һәрвакыт зур игътибар бүленүен сызык өстенә алды.

Башкортстан Фәннәр академиясе президенты Әлфис Гаязов Русия Фундаменталь тикшеренүләр фонды белән төбәкнең социаль-икътисади үсешендә өстенлекле мәсьәләләрне хәл итү юнә­лешендә хезмәттәшлек хакында сөй­ләде.
— Башкортстанда фәнни тикшере­нүләргә грантлар җәлеп итү өчен безнең Академия федераль фәнни фонд белән хезмәттәшлекне башлады, — диде Әлфис Суфиян улы.

Әлфис Гаязов шулай ук Академия үсешенең мөһим юнәлешләрен билге­ләде һәм аларны тормышка ашыру өчен тәкъдимнәр кертте.

Конференциядә пленар, секция утырышлары үтте, күп мөһим докладлар сөй­ләнде, карарлар кабул ителде.
Читайте нас: