+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июнь 2016, 02:00

Үзем гаепле!

Хөрмәтле “Кызыл таң” гәзите хезмәткәрләре! Мин озак еллар дәвамында сезнең гәзитегезне укып киләм. Башта яздырып алып укый идем, хәзер китапханәгә барып кына укырга туры килә. Чөнки гәзиткә язылырга акчам юк. Булыр иде дә, бәлки, ул үземнән, дөресрәге, хәмердән арта алмый. Кыен булса да, мин сезгә үз язмышым турында язарга булдым. Бәлки, бу язмам кемнедер ялгыш юлга кереп китүдән саклап калыр?

Мин 18 яшемдә көмәнле килеш кияүгә чыктым. Булачак ирем, бала үзенеке түгеллеген белсә дә, мине кәләш итеп алды. Биш айдан минеке төсле кап-кара күзле улыбыз туды. Ирем әниләрен: “Бала минеке”, — дип алдады. Матур гына яшәп киттек. Без кавышып бер ел үтүгә бианай белән биатай бер-бер артлы дөнья куйдылар. Биш елдан кызыбыз туды. Ул тугач, тормышыбыз тагын да түгәрәкләнеп киткәндәй булды. Тик бәхетебез генә озакка бармады: ирем хәмер белән дуслашып алды. Баштарак, эштән кайткан чакларында авызыннан хәмер исе килеп торса, мин аңа бик нык ачулана идем. Соңыннан үзем дә аның арбасына утырганымны сизми калдым. Аракысы да, көмешкәсе дә, хәтта одеколоны да күп эчелде ул чакта. Иремнең ашказаны хәмергә каршы тора алмады: кырык яше тулар-тулмастан ул теге дөньяга китеп барды. Ул үлгәч, дөньяның бер яме дә калмады. Йөрәк януларын басалса да, шул хәмер генә баса ала иде.

Бер көнне 15 яшьлек улым кич чыгып киткән җиреннән лаякыл исереп кайтып керде. Аны шушы халәттә күргәч, йөрәк әллә нишләп киткәндәй булды. Күңелгә: “Тумас борын юкка чыга лабаса бу бала”, дигән куркыныч уй кереп оялады. Һәм мин, балаларым хакына, аракыдан ваз кичәргә карар кылдым. Тик соң иде инде: әтисе үлгәннән соң (без аңа үз әтисенең башка кеше икәнлеген әйтмәдек) улым чын мәгънәсендә үзен бәйдән ычкынган эт кебек тота башлады: укуын ташлады, иртәнгә кадәр үзе кебек җилкуарлар белән күңел ачып йөрде. Ә күңел ачуларга акчаны миннән таләп итте. Аптырап, эшкә кердем. Эшләп тапкан акчам­ның бер бәрәкәте дә булмады: улым тиененә кадәр талап алып барды.

Ике ел шулай энә өстендәгедәй яшә­дек. Бу вакытта рюмкага үрелү уе ялгыш та күңелгә кереп чыкмады. Ә бер көнне коточкыч хәл булды. Шешәдәш дуслары улымның йөрәгенә пычак кадаган. Улымның суынып беткән гәүдәсенә капланып: “Моннан ары хәмерне авызыма якын да китермәячәкмен: кызым өчен яшәячәкмен!” — дип антлар иттем. Тик сүземдә генә тора алмадым....

Кызым мәктәпне тәмамлауга район үзәгендәге һөнәрчелек училищесына укырга керде. Мин өйдә ялгызым калдым. Тора-бара төннәрен ишек килеп кагучылар да күренгәли башлады. Ирсез яшәп туйган идем: берсен дә кире бормадым. Ул гына да түгел, булганын хәстәрләп, алар белән иртәнгә кадәр күңел ачып утырырга гадәт­ләнеп киттем. Авылда: “Ирләрне аздырып ята”, дигән яманатым чыккач, миннән барысы да, хәтта җандай якын күргән күршеләрем дә, читләшә башлады. Мин кеше сүзенә колак салып тормадым: типтереп яшәвемне дәвам иттем.

Көннәрдән бер көнне кызым: “Әни, мин авырлы, икенче айга кияүгә чыгам”, — дип кайтып керде. “Бик әйбәт булган, киявең карар”, — дип, моңа сөендем генә. Ул, үз акчасына үзе туй ясап, күрше авылга кияүгә чыгып китте. Мин тагын ялгызым калдым.

Шулай бер вакыт күрше районда яшәүче икетуган апаның юбилеена чакырдылар. Самат белән шунда таныштым. Ялгыз икәнле­гемне белгәч, ул миңа үз янына күченеп килергә киңәш итте. Кызым каршы булса да, мин, бар мөлкә­темне сатып, аның янына килдем. Самат дигәнем үзем кебек бер алкаш булып чыкты. Өй акчасын (барлыгы 350 мең сумны) ярты ел дигәндә туздырып бетердек. Ул беткәч, Самат кредит алырга күндерде. “Үзем эшләп түләрмен”, — дигәненә ышанып, 50 мең сум кредит алдым. Анысы да тиз арада эчелеп бетте. Ул акча беткәч, ирем тагын: “Кредит ал”, — дия башлады. Бу юлы мин ул адымга бармадым. “Юк” дигән сүзне ишетүгә, ул бар көченә яңагыма китереп тондырды, шуннан идәнгә егып типкәләр­гә тотынды. Чак үлемнән калдым ул чакта. Ай буе дәва­ханәдә ятканнан соң гына кеше рәтенә кердем. Шул чакта авылга кайтып китәргә дә уйлаган идем, өем сатылган булгач, тагын бу уемнан кире кайттым. Урамда басып каласы идем, билләһи, ярый шул чакта Самат: “Гафу ит инде, башка андый хәл кабатланмас”, — дип дәваханәдән килеп алды. “Башка кабатланмас” дигәне тукран тәүбәсе генә булып чыкты: өч ел инде тәннең күгәрү­дән туктаганы юк. Менә шулай яшәп ятыш инде.

Быел, 9 май алдыннан, ирем­нең һәм улымның каберен күреп килим дип, килен булып төшкән авылыма кайттым. Бер уңайдан элек яшәгән йортыбызны да барып карадым. Барсам, яңа гына гаилә корган яшьләр бер дигән итеп яшәп яталар: капка-коймаларны, түбә­ләрне яңарт­каннар. Гөл кебек итеп эшләнгән йортыбызны күргәч, хәтта күзләрдән яшь­ләр атылып чыкты. Ихатадан гына булса да урап чыгасым килгән иде дә, кулымда күчтәнәчем булмаганлыктан, бу уемнан да кире кайтырга туры килде. Йорт каршындагы карт тирәккә сөялеп, шушы йорттагы бәхетле чакларымны искә төшереп басып тордым да кире киттем.

Бүген килеп мин шуны аңла­дым: барысына да үзем гаепле булганмын бит! “Ир эчсә — койма ишелә, хатын эчсә — дөнья ишелә”, — дип, юкка гына әйтмә­гән инде ул халык. Хәмер аркасында мин бүген гаиләсез дә, йортсыз да калдым. Гәзит укучыларга да әйтер сүзем шул: алда минеке кебек язмыш көтмәсен дисәгез, хәмергә ялгыш та үрелә күрмә­гез, барлык бәлаләрнең башы “яшел елан”да икәнлеген онытмагыз!

Сәрия НУРИЕВА.
Читайте нас: