Марат Арсланов җитәкләгән Бакалы кирпеч заводы 2013 елдан яңа тарихын башлаган — 200 миллион сумлык төзелеш, реконструкция һәм модернизация эшләре башкарылган. Шуның нәтиҗәсе буларак, предприятиедә җитештерүчәнлек нык арткан. Өч ел элек тәүлегенә 30 мең кирпеч җитештерелгән булса, бүген бу сан 70 меңгә үк җиткән.
Бакалы уңганнары ел башыннан М-125 һәм М-150 маркалы 8 миллион данә кирпеч җитештергән. Аны Бакалы һәм күрше-тирә районнарда яшәүчеләр генә түгел, хәтта чит төбәкләрдә дә көтеп алалар. Ырынбур, Самара өлкәләреннән үк килеп алучылар бар.
— Бүген предприятиедә барлыгы 200 кеше хезмәт сала. Алар уртача 19-20 мең сум хезмәт хакы ала. Эшчеләр хезмәт шартларыннан канәгать булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз, — дип белдерде предприятие җитәкчесе.
Рөстәм Хәбиб улы яңартылган район үзәк дәваханәсен карады.
Баш табиб Гөлфая Хәйбрахманованың әйтүенә караганда, дәваханәдә капиталь ремонт бина салынган вакытыннан алып, ягъни 36 ел буена булмаган. Ике ел элек район хакимияте башлыгы Александр Андреев һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Наил Баһаветдиновның тырышлыгы белән Социаль максатлы программалар фонды аша капиталь ремонтка акча юллап алынган. Бу максатка барлыгы 95 миллион сумны “Башнефть” компаниясе бүлгән. Нәтиҗәдә, ике ел эчендә дәваханә танымаслык булып үзгәргән. Терапия, хирургия, балалар бүлекләре, операция блогы, лаборатория, физкабинет, рентген кабинеты, авыруларны кабул итү бүлмәсе ремонтланган, моннан тыш, төп корпусның түбәсе, фасады, электр һәм инженерлык коммуникацияләре яңартылган, янгынга каршы сигнал бирү җайланмасы, лифт куелган.
Рөстәм Мәрданов биредә дәваланучылар белән дә якыннан аралашты.
— Яңарту эшләреннән соң дәваханәбез күзгә күренеп матурланды. Табиблар — тәнне дәваласа, биредәге матурлык җанны дәвалый. Халык сәламәтлеге хакына шушындый игелекле эш башкарганыгыз өчен мең рәхмәт сезгә, — диде Иске Корыч авылыннан килгән 81 яшьлек Рәшит Сәетов.
Рөстәм Хәбиб улы район үзәгендәге мәктәп төзелешен карады, аннары район хакимиятендә уздырылган кризиска каршы комиссия утырышында чыгыш ясады.
— Бакалыда “Барысы да халык өчен” девизы астында күләмле эшләр алып барылуы хуплауга лаек. Киләчәктә дә шушы юнәлештән тайпылмаска — халык мәнфәгате өчен армый-талмый эшләргә кирәк, — дип белдерде Премьер-министр.