+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 июнь 2016, 02:00

Азнай дигән даны бар...

Бай тарихлы авылның киләчәге дә якты булсын иде.Бишбүләк районының Азнай авылы заманында театр белгечләре тарафыннан “Башкорт Качаловы” дип йөртелгән искиткеч талантлы актер һәм режиссер, РСФСРның атказанган артисты, БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Булат Имашевны үстергән авыл буларак билгеле.

Озакламый Азнай үзенең 280 еллыгын билгеләячәк. Аның туган елы итеп архив язмаларында беренче тапкыр искә алынган вакыт алына. Әмма урындагы укымышлы халык фаразлавынча, Азнай күпкә борынгырак авыл. Хәер, өч йөз елга якын тарих үзе генә дә әлеге авылга олы ихтирам белән карарга, аның үткәннәрен сокланып күз алдына китерергә мәҗбүр итә. Юкка гына районда Азнайның 280 еллык юбилеена әзерлекне бүгеннән башламаганнардыр. Авыл халкы исеменнән Бишбүләк районы хакимияте башлыгы Наил Гатауллинга юлланган һәм күчермәсе “Кызыл таң”га җибәрелгән ачык хат, һич­шиксез, алда торган тарихи датаны күз уңында тотып языл­ган. Сер түгел, соңгы ике-өч дистә елда авыл­ларыбызга игътибар күбрәк юби­лейлар уңаеннан гына бирелде. Азнайлыларның да Имашев кадәр Имашевны биргән авылга игътибар артуына исәп тотарга хакы бар, әлбәттә. 150гә якын азнайлы кул куйган хатның эчтәлеген тулысынча китереп тормыйбыз. “Якын” сүзен куллану да очраклы түгел. Берничә култамга тәү карашка ук шик тудыра. Әйтик, хатта Дим авылы хакимиятенең элекке башлыгы Габделмәҗит Миһрановның эшчәнлеге тәнкыйть белән телгә алына һәм, шул ук вакытта, хат астында аның, аның сөекле җәмәгатенең култамгасы бар.

— Без, иптәшем белән, хәзер урамга чыгарга да тартына башладык,— ди бу уңайдан Габделмәҗит Карам улы.

Култамгаларга бәйле кайбер каршылыклар булуга карамастан, ачык хат авыл хәлләрен объектив яктырта. Шул ук вакытта, хатны оеш­тыручы төркемнең тормыштан шактый аерылганлыгы да, район җитәкчелеге алдына үтәп булмаслык таләпләр куйганлыгы да ап-ачык. Таләпләр генә булса бер хәл иде әле, әмма ачык хат башыннан азагына кадәр район җитәк­чесенең эшчәнлеген тән­кыйтьләү һәм аңа ачыктан-ачык янау булып яңгырый. Ак эт бәласен карасына ягу кебек урыннары да ярылып ята. Әйтик, берничә ел элек Азнайдагы “Мәрьям” мәчете яна. Юк, ут төртеп түгел – янгын мәчетне Гает намазына дип җылытканда моның өчен җаваплы кешенең ваемсызлыгы аркасында чыга. Ә җаваплылыкны янгыннан саклану хезмәте алдында үз өстенә нәкъ элекке авыл хакимияте башлыгы Миһранов алган була. Электр җылыту приборлары бик озакка караучысыз калдырыла һәм төнлә ут чыга. Берничә сәгать эчендә кара күмергә әйләнгән мәчетне Бишбүләкнең элекке җитәкчесе мәрхүм Илдар Гыймаев Аз­най­да туып-үскән әнисе истәлегенә дип үз акчасына салдырган. “Мәрьям” мәчете­нең сәнгатькә тиң матурлыгын бүген фото­сурәтләрдән генә күреп була. Бик кызганыч хәл, әлбәттә. Халыкның рәнҗеше дә аңла­шыла. Әмма хат язучылар мәчет януга да районның бүгенге башлыгын китереп бәйли. Янәсе, район җитәк­чесе олы ихтирамга лаек Илдар Гыймаевның якты истәлеген саклауга салкын карый. Чы­нында исә Илдар Рәис улы Гыймаевның исеме гасырларда җуелмаслык итеп мәңгеләште­релгән Бишбүләктә. Һәм моның өчен нәкъ Наил Гатауллин зур көч салган.
­
“Азнай — Бишбүләк” юлына 2016 елның 1 декабренә кадәр асфальт түшәргә!” дигән таләп тә бүген бик сәер яңгырый. Моның өчен кирәк булган йөзләрчә миллион сум акчаны республикадагы иң тәҗрибәле һәм иң абруйлы район башлыкларының берсе бул­ган Наил Гатауллинга да табуы бик читен. Моны һәркем аңлый. Шул ук вакытта, Бишбүләктә юл һәм күперләр­гә килгәндә, Азнайга көнләшеп караган авыллар да бихисап. Күп еллар буена нәкъ бу төбәктән район Советы депутаты итеп Бишбүләк юл төзү һәм ремонтлау идарәсе начальнигы, тынгысыз җанлы һәм бик җаваплы кеше Рәмзил Нуриәхмәтов сайлану үзе үк күпне аңлата.

Булат Имашев исемен йөртүче мәктәпнең бүген башлангыч кына булып калуы, тора-бара аның да ябылу куркынычы, һичсүзсез, чаң сугарлык хәл. Әмма моның өчен әлеге дә баягы район җитәкчесен гаепләү дөрес микән?! Алайга киткәч, сүзне Горбачевтан ук башларга кирәктер. Нәкъ ул Ельцин белән бергә СССРны таркатты һәм түшенә Нобель премиясе медален такты. Ил таркалган заманда миллионер булган Дим совхозын юкка чыгарды, аның алтынчы бүлекчәсен тәшкил иткән Азнайны эшсез һәм ашсыз итте. Яшьләр читкә таралышты, сабыйлар туу күзгә күренеп кимеде. Заманында шау-гөр килеп торган мәктәпләр бушап калды. Балалар санына карап финанслау аларның ябылуына китерде...

Дөрес, таләп­ләрнең берсе белән бик теләп киле­шер­гә була – Азнайның ике ягына тыйнак кына итеп булса да “Бу авыл дөньяга Булат Имашевны биргән!” дигән язмалы стела куйдырту күптән кирәк эш. Миңа калса, район җитәк­чесенең оештыру мөмкинлеге моңа гына җитәр кебек. Өстәвенә, Азнайда “Безгә тиешләр!” дип шаулау­чылар белән бергә “Без – тиеш!” дип алга атларга, яңа шартларда яңача эшләргә, авылны күтәрергә тырышучылар да бар. Шуларның берсе – туган авылында Булат Имашевның искиткеч күркәм йорт-музеен тулысынча үз акчасына һәм үз көче белән төзеткән апалы-сеңелле Ләлә һәм Резеда Имашевалар. Күпләр аларны киң билгеле “Деловой мир Башкортостана” гәзитен оештыручы Ләлә Әюпова һәм Резеда Биккулова буларак белә. Алар легендар ак­теры­бызның туганнан туган сеңел­ләре.

Яңарак Русиядә беренче урын алган Азнай авылы мәдәният йортында Бишбүләк районы хакимияте башлыгы Наил Гатауллин үзенең тулы командасы белән килеп әлеге язмага сәбәпче булган ачык хатны тикшерде. Эшлекле сөйләшү “Без – тиеш!” дип алга омтылучы азнайлыларның өстенлек итүе белән тәмамланды. Туган авылын ничек тә күтәрү, эш урыннары булдыру, яңача яшәү өчен янып-көюче, үзенең фермер хуҗалыгын фәнни нигездә оештыручы яшь галим Фидан Ситдыйковны Азнай халкы бертавыштан авылның яңа старостасы итеп сайлады. Фиданның чын күңелдән эшкә бирел­гәнлеген күргәнгә “Азнай дигән даны бар...”га халык телендә яхшы билгеле “...чыкмый калган җаны бар” дигән дәвамы өстәлмәсенә ныклап ышанырга була.
Читайте нас: