+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 июль 2016, 02:00

Хыяллар тормышка ашты

Бишбүләктә “Парус” физкультура-савыктыру комплексы файдалануга тапшырылды.Төрле дәрәҗәдәге спорт ярышлары уздырырлык зур спорт залы, ике күнекмәләр залы, 25 метрлы бассейны, буфеты, медицина кабинеты һәм башка уңайлыклары бул­ган мондый спорт сарае биш­бүләклеләрнең бик күптәнге хыялы иде.

Районда физкультура һәм спортны үстерүгә элек-электән зур игътибар бирелде. Бөтен республикага даны таралган “Батыр” спорт клубы үзенең казанышлары, чемпионнары белән сокландырып, район халкын, аеруча яшьләрне спортка, сәламәт тормыш рәвешенә җә­леп итеп килде. Күнекмәләрне җайлаштырылган залларда, подвал бүлмәләрендә уз­дырырга мәҗбүр булган Бишбүләк чемпионнары, алардан үрнәк алучы балалар үзләренең спортка тугрылыгы, үҗәтлеге белән генә дә заманча махсус спорт корылмасына күптән лаек иде. Ниһаять, район үзәгендә “Парус” спорт сарае сафка басты. Аны ачу тантанасында чыгыш ясап, район хакимияте башлыгы Наил Гатауллин мондый зур бүләк өчен республика җитәкче­легенә, “Бердәм Русия” сәяси партиясенә, төзүчеләргә үзенең һәм райондашларының ихлас рәхмәтен җиткерде. “Парус” комплексы “Бердәм Русия”нең “500 бассейн” максатлы программасы кысаларында төзелде. Аның бәясе якынча 143 миллион сумга басты, шул исәптән, җиһазландыру өчен генә дә 30 миллион сумнан артык акча тотынылды.

– Зур универсаль зал баскетбол, волейбол, гандбол, мини-футбол кебек спорт секцияләрен иң югары дәрә­җәдә оештыру мөм­кинлеген бирә. Бер үк вакытта монда 120дән артык спортчы шөгыльләнә алачак, ә тәүлек әйләнәсенә “Парус” 700дән артык кешене кабул итәргә сәләт­ле, – ди Наил Габдулла улы.

Бишбүләклеләрнең аерым горурлыгын тәшкил итәчәк спорт сараен ачуда генераль подрядчы – Уфаның 10нчы төзелеш компаниясе директоры урынбасары Марат Дәү­ләтшин катнашты. Әлеге корылманы төзү белән турыдан-туры җитәкчелек иткән Марат Булат улы “Парус” комплексы директоры Дмитрий Петровка спорт сараеның символик ачкычын тапшырды.

Физкультура-савыктыру комплексын ачу тантаналарында Уфа кунакларыннан тыш, Бишбүләкнең күпсанлы спорт сөючеләре, мәктәп укучылары, аларның ата-аналары катнашты. “Парус” тәүге көннән үк үзенең эшчәнлеген башлады. Заман җилләре аның җилкәненә һәрвакыт уңай иссен, Бишбүләк спортчы­ларының яңа җиңүләрен, казанышларын күреп куанырга насыйп булсын!
Читайте нас: