Республика җитәкчесе имам-хатыйп Замир хәзрәт Хәйруллин белән очрашты, барча мөселманнарны бәйрәм белән котлады, намаз укуда катнашты һәм дин тотучылар белән аралашты.
* * *
Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады. Анда болай диелә:
“Сезне Ураза бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!
Бу изге көн безне берләштерә, мәрхәмәтлелек хисләре, ата-бабаларыбызның рухи васыятьләренә ихтирам уята. Ислам динен тотучы һәркем бу көндә мохтаҗларга ярдәм итәргә тырыша.
Безнең республикада мөселманнар рухи агарту эше белән актив шөгыльләнә, конфессияара хезмәттәшлекне үстерүгә зур өлеш кертә, яшьләрдә башка диннәргә карата хөрмәт тәрбияли. Мәчетләр төзү дәвам итә, Ислам белеме бирүнең иң яхшы традицияләре тергезелә, дин тотучы яшьләр белән актив эш алып барыла, хаҗ кылуда ярдәм күрсәтелә.
Кадерле дуслар, сезгә сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык телим. Бу изге бәйрәм һәр йортка яхшы кәеф һәм бәхет алып килсен!”