+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 июль 2016, 02:00

Өстенлек – җитезлеккә!

“Корпорация Уралтехнострой” җәмгыяте инновацион продукция җитештерүне үзләштерә.“Урлтехнострой-Туймазыхиммаш” җәмгыятендә блоклы күчмә сепарат-агызу җайланмасы җитештерелде. “Саратовнефтегаздобыча” предприятиесе заказы белән беренче тапкыр эшләнгән, газ-конденсат скважиналарының дебетын үлчәү өчен тәгаенләнгән инновацион җиһазлар тупланмасы – “Туймазыхиммаш” һәм “Корпорация Уралтехнострой” җәмгыятьләренең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе.

Бу заказның башкалардан аермасы шунда, ул – күчереп йөртү өчен гаять уңайлы, чөнки нефтьчеләр арасында популяр булган куәтле “Урал” машинасын һәм яңа, шулай ук күптәнге, хәтта бүген файдаланылмаучы нефть-газ чыганакларында эшләү җайлан­масын берләштерә. Иң мөһиме – ул бик җитез, шуңа күрә бүген – бер, ир­тә­гә инде аннан дистәләрчә чакрым ерак­лыкта урнашкан икенче скважинада эшли ала.

— Җитезлек һәм инновацияләр – көн таләбе. Безнең предприятиеләр заман белән бергә атларга омтыла, — ди “Корпорация Уралтехнострой” җәмгыяте вице-президенты Роберт Ваһапов. – Предприятиеләребездә про­дук­циянең яңа төрләре үзләштерелә. Ә бу заказ – финанс өлеше һәм технологик эшләнмәләр буенча зур уртак эшнең чираттагы нәтиҗәсе. Әгәр без тәкъдим иткән продукция чыганакларда турыдан-туры эшләүче кулланучылар тарафыннан уңай бәяләнсә, аны күпләп җитештерүне җайга салырга була. Җиһазның кыйммәте нәкъ менә җитезлегендә, чөнки чыганакларда үлчәү-күрсәткечләр алу еш таләп ителә, тик андый корылма төзү икътисади яктан нәтиҗәсез. Ә без тәкъдим иткән җиһаз үзе килеп, тоташып, үлчәп, китеп тә барачак. Тиз дә, гади дә.

Яңа технологияләр белән кызыксынучы заказчыга да рәхмәтле вице-президент. Бу очракта инновация шуннан гыйбарәт, электән таныш эшләнмә яңа сыйфатка – күчеп йөрү мөмкин­легенә ия.

Роберт Ваһапов фике­ренчә, бу – ике предприятие өчен дә әһәмиятле вакыйга. Чөнки бүгенге икътисади шартларда һәр заказ өстендә техник-коммерция тәкъдиме, тендер, бәяләрне көйләү уңаеннан озайлы эш алып барырга туры килә. Кайчак хәтта җиһазны әзерләүгә караганда да күбрәк вакытны алучы зур хезмәт бу. Һәм ул җитеште­рүчеләр базарында үз урыныңны табу, аны тотрыклы итү, киңәйтү мөмкинлеге бирә.

— “Корпорация Уралтехнострой” җәмгыяте белгечләре эшләнмәнең технологик схемасын әзерләде, конструкторлык документларын рәсмиләш­терде, идарә итү системасын көйләде, ә “Туймазыхиммаш” коллективы исә “эчлеген” җиһазлады һәм аны автомобиль шассиена урнаштырды, — диде “Корпорация Уралтехнострой” җәм­гыятеның генеральный директор урынбасары Юрий Романов. – Җитезлектән тыш, аның тагын бер үзенчәлеге – ул югары басым астында эшләүгә исәп­ләнгән.

Яңа җайланманы ике кеше хезмәт­ләндерә. Алар өчен уңайлы эш шартлары тудырылган: салон җылытыла, йокы урыны каралган, хәвефсезлек системасы бар.

Шуны да әйтергә кирәк, җәмгыять әлеге җиһазга тендерны ике ай дәвам иткән ачык көрәштә откан. Инновацион продукт көндәшлеккә сәләтле, шунлыктан аңа заказлар булыр дип ышаналар предприятиедә.
Читайте нас: