+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 июль 2016, 02:00

Үткәне — матур, киләчәге — якты

Юбилей чаралары зур бәйрәмгә әверелде.Шушы көннәрдә республиканың төньяк-көнбатыш төбәгендә урнашкан Яңавыл шәһәре үзенең 25 еллык юбилеен билгеләде. Ул — республиканың иң яшь шәһәрләренең берсе.

Хәер, эшчеләр бистәсе буларак, Яңавылның тарихы бик еракка китә. 1909-14 елларда Мәскәү — Екатеринбург тимер юлы салыну шәһәр язмышында зур роль уйный — ул Яңавыл аша үтә. Биредә станция, шулай ук, кыска вакыт эчендә остаханәләр, сәнәгать артельләре, кооперативлар, складлар барлыкка килә. Яңавыл станциясе сугыш елларында ил картасында стратегик объектка әйләнә. Биредә очучы мәктәбе эшли башлый, аэродром төзелә, хәрби госпиталь була.

Ә инде сугыштан соң бу якларда нефть яткылыгы табылу Яңавыл тарихына тагын бер үзгәреш кертә, биредә урнашкан “Краснохолмскнефть” идарәсе шәһәрнең генә түгел, республика сәнәгате үсешенә зур өлеш кертә. Яңавыл үсә, биредә яңа пред­приятиеләр, йортлар, социаль объектлар барлыкка килә. Бүген халык саны инде 25 мең кешедән артып киткән. 1991 елда Яңавыл шәһәр статусы ала.

Бүген ул — чәчәккә күмелгән, җыйнак, төзек шәһәрләрнең берсе. Биредә тырыш, хезмәт сөючән кешеләр яши. Шәһәр хакимияте Яңавылның бүгенгесе һәм киләчәге өчен бик күп эшли.

Яңавыл — сәләтле кешеләр төбәге. Биредә танылган җырчылар, галимнәр, язучылар, мәгърифәтчеләр туып-үскән. Яңавыл — дуслык төбәге. Биредә татар, урыс, башкорт, удмурт, мари халыклары кулга-кул тотынышып яши һәм эшли.

Үзенең 25 еллык юбилеен Яңавыл шәһәре матур күрсәткечләр белән каршы алды һәм гөрләтеп үткәрде. Бәйрәм иртә белән ял һәм мәдәният паркында башланды. Биредә балалар өчен уеннар, ярышлар, күңел ачу чаралары, мастер-класслар оештырылган иде. Спорт ярышлары, төрле акцияләр, флешмоблар, концертлар көне буе дәвам итте. Ә кичен бәйрәмнең рәсми өлеше баш­ланды. Бу көнне Яңавыл шәһәренең һәм районының шәрәфле шәхесе билгеләнде, бу югары исемгә мөсел­маннарның рухи оешмасы җитәкчесе Фәһим Вәлиев лаек булды. Үзенең истәлекләре һәм шатлыгы белән уртаклашканнан соң, ул район хакимияте башлыгы Илшат Вазигатов кулыннан лаеклы бүләген алды. Шулай ук бу көнне 50, 60 ел бергә яшәгән парлар, “Иң яхшы күпфатирлы йорт” республика бәйгесендә, Яңавыл телевидениесе һәм редакциясе тарафыннан игълан ителгән иҗади бәйгеләрдә җиңүчеләр тәбрикләнде.

Коляскалар парады, игезәкләр парады бәйрәмгә ямь өстәде. Галиевлар гаиләсе коляскалар ярышында беренче урын алды. Бер сүз белән әйткәндә, бәйрәм күңелле һәм ямьле үтте.

— Төрле хезмәт ияләре бергә төзегән шәһәр ул Яңавыл. Аеруча өлкән буынга рәхмәт — аларның тырышлыгы зур булды. Яңавыл шәһәр статусы алгач, яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, китапханә, тимер юлы вокзалы, бассейн, физкультура-сәламәтләндерү үзәге, сәүдә комплекслары, сөт заводы, шәхси клиникалар, мини-заводлар сафка кертелде. Яңа микрорайоннар үсеп чыкты, урамнар танымаслык булып үзгәрде. Киләчәккә тагын да зуррак, матуррак планнар белән яшибез. Барыгызны да шәһәрнең туган көне белән котлыйм! — диде Илшат Вазигатов.

Яңавыл халкын шулай ук Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Илдар Гарифуллин тәбрикләде.
Кичке шәһәр күген салют бизәде.

25 ел — шәһәрләрнең үсеш чоры гына. Үтелгән юлы матур Яңавылның, алда аны тагын да бай, матур юллар көтсен!
Читайте нас: