Чарада 2017-19 елларда илдә бюджет сәясәте һәм бюджетара мөнәсәбәтләр турында фикер алышу булды.
— Бу мәсьәлә әлеге катлаулы икътисади шартларда Русия төбәкләре өчен аеруча мөһим, — дип билгеләде Рөстәм Хәмитов. — Илдә үсеш юнәлеше буенча лидерлар, урталыкта баручылар һәм артта калучылар да бар. Әлеге шартларда бөтен яктан да исәпләнгән бюджет сәясәте булдыру, “алтын урталык”ны табу, оптималь карарлар мөһим.
Республика Башлыгы ресурсларны гадел бүлү мәсьәләсен дә күтәрде.
— Без ышанычлы, җитди һәм зур төбәк булуга карамастан, бер кешегә бюджеттан тәэмин ителү һәм кайбер социаль мәсьәләләр буенча Русия буенча 50-60нчы урыннарда торабыз. Әлбәттә, бу дөрес түгел, – диде ул. — Илнең бюджет системасын тулыландыручы, яхшы эшләүче төбәкләр ресурсларның гадел бүленүен күрергә тиеш.
Ул эре предприятиеләргә салымнарны кайтарып бирүне федераль дәрәҗәдә хәл итү мөһимлеген билгеләде. Узган елда республика бюджетыннан аларга 4 миллиард сум акча кайтарылган. Әлеге шартларда бюджет сәясәтен билгеләү катлаулы.
Республиканың финанс министры Рида Собханкулова фикеренчә, әлеге мәртәбәле чараның Уфада үткәрелүе очраклы түгел. Башкортстан Русиядә финанслар белән уңышлы идарә итүче 22 төбәк исәбенә керә, ә Идел буе федераль округында – беренче урында. Берләштерелгән бюджет керемнәре буенча республика илдә — 11нче урында. 2011 елдан бу өлкәдә бюджет дефициты 5,5 миллиард сумнан 1,8 миллиард сумга кадәр кимегән. Рәсми мәгълүматлар буенча, Башкортстанда кредитлау мөмкинлеге зур. Уңай тәҗрибә уртаклашудан тыш, республика башкаласы федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге форумнарны кабул итәрдәй мөмкинлекләргә ия.