+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 июль 2016, 02:00

Һаман да шул бер үк балык башы...

Бу төр ризыкның үзебездә җитештерелгәне, кызганычка каршы, җан башына елына 400 граммнан артмый.Биологик ресурслардан нәтиҗәлерәк файдалануга соңгы ике-өч елда игътибар арту очраклы түгел. Әйткәндәй, Евросоюз санкцияләреннән соң сәүдә нокталарында диңгез балыклары гына түгел, үзебезнең елга-күлләрдә тотыл­ган­нарының күләме артыр кебек иде. Әлегә, Русия халкы балыкны теләгән кадәр ашый ала, дип әйтергә иртәрәк. Ә бит илебез киңлекләрендәге сулыкларда, балыкчылыкка махсуслашкан хуҗалыкларда тукланырга яраклы өч меңнән артык төр балык үрчетелә.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Ерак Көнчыгыштагы суыткычлар тулысынча диярлек балык белән тулган. Аны башка төбәкләргә озату бик кыйммәткә төшә, имеш... Аннары, илебездә һәр ел саен тотылган 4 миллион тоннаның 1,8 миллионы экспортка озатыла. Билгеле, үзебезнең эчке базардагы балык бәясе чит илгә озату хакы белән көндәшлек итә алмый. Шул ук рәсми чыганаклар буенча, илебездәге табигый сулыкларда балык тоту мөмкинлеге рөхсәт ителгәннең яртысы күләмендә генә үзләштерелә, ә төче сулар аквакультурасының җитештерү потенциалын файдалану 40 проценттан артмый. Әйтергә кирәк, дистәләрчә елларга сузылган бу проблема илнең елга-күлләрендә, ясалма сусаклагычларында балык үрчетүгә карашның тамырдан үзгәрүен таләп итә.

Башкортстанда балык­чы­лык сәнәгатен үстерү, табигать һәм ясалма сулыкларны шушы максатларда файдалану проблемалары ничек хәл ителә?

Көнбатыш илләрнең санк­цияләре нәтиҗәсендә, узган елда Русиядә балык импорты ике тапкыр диярлек кимеп, 500 мең тоннага калган. Ел башына булган мәгълүматларга күз ташласак, хәзер илнең сәүдә нокталарындагы балыкның 65-70 проценты үзебездә тотыл­ган. Билгеле, Русия сулыкларында булмаган балыкны исәпкә алмаганда, әлбәттә, күптән түгел Русия Хөкүмәте балыкчылык тармагын үстерү буенча амбициоз бурыч билгеләде: алдагы биш елда илебез сулыкларында тотыл­ган еллык балык күләме 6 миллион тоннага җитәргә тиеш. Бу күрсәткеч элек­кесеннән 1,5 тапкыр зуррак. Шунысы да мәгълүм булсын: әлеге вакытта Русия дөньяда иң күп балык тотучы илләр арасында дүр­тенче урында. Әгәр Хөкүмәт куйган бурыч үтәлсә, өченче яисә икенче урында булуыбыз да бик ихтимал. Әмма мәсьәлә аның күпме тотылуында түгел, ә русиялеләрнең аны күбрәк сатып алу мөмкинлегенә ия булуында.

Башкортстан — Русиядә балыкчылык тармагын үстерү юнәлешендә зур табигый мөмкинлекләргә ия төбәк­ләрнең берсе. Гомум озынлыгы 27 мең чакрымга сузылган меңнән артык елга һәм 300дән күбрәк күл, 16 сусаклагыч балыкчылыкны нәтиҗәле үстерү өчен уңайлы шартлар тудыра. Әлеге юнәлештә махсуслашкан аграр предприятиеләрнең иң зурысы — “Карман” балык­чылык хуҗалыгы. Биредә ел саен уртача 1000-1200 тонна балык җитештерелә һәм 100-150 тонна маймычлар үсте­релә. “Балык” токымчылык хуҗалыгының да бурычлары киеренке. Биредә еллык товарлыклы балык 100-120 тонна тәшкил итә, үрчемнәр 20-30 тоннага җитә. Башкортстан шартларында балыкны табигый сулыкларда күпләп үрчетү отышлы, дигән фикердә белгечләр. Берничә ел элек үк Хөкүмәт республика аквакультурасы алдына 2010 елга эчке сулыкларыбызда товарлыклы балык җитештерү күләмен — 1350 тоннага, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында — 400, ә балык тоту күләмен 150 тоннага кадәр җиткерү бурычы куйган иде.

Билгеле, балыкны аз ашыйбыз, дип зарланып булмый. Санитар норма буенча, кеше елына уртача 18-20 килограмм чамасы балык һәм аның эшләнмәсен кулланырга тиеш. Русиядә ул соңгы елларга кадәр 21-22 килограмм тәшкил итте. Башкортстанда күрсәткеч 23 килограммнан кимеми. Елга-сулыкларда теркәлмичә һәвәскәрләр тотканын исәпкә алсак, бу сан тагын да артыр иде. Ләкин проблеманың икенче ягы да бар. Башкортстанда яшәүче һәркемгә үзебездә җитештерелгән балык белән туклану күләме елына 400 граммнан артмый. Бу күрсәткеч байтак еллар үзгәрешсез кала. Хәтердә, 2011 елда ук Хөкүмәт премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры, якын елларда һәр башкортстанлы елына 1 килограммга кадәр үзебездә үстерелгән балык белән тәэмин ителергә тиеш, дигән бурыч куйган иде.

Республикада балыкның аз җитештерелүе сәбәпләрен берничә юнәлештә карарга була. Аның беренчесе — балык үрчетүгә яраклы сулыкларның аз өйрәнелүе. Аларның милек формасын ачыклау, аренда белән бәйле мәсьәләләрнең закон тарафыннан ахырына кадәр хәл ителмәве дә аяк чала.

— Сулыкларның продуктлылыгын анда балык үрчетү шөгыленә фәнни нигездә һәм максатлы тотыну аша гына хәл итә алачакбыз, — диде күптән түгел авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко. — Безнең исәпләүләр буенча, сусаклагычларны кыйммәтле балык үрчеме белән тәэмин итеп тә, һәр гектардан ел саен уртача 90-150 килограммга кадәр балык үстереп алырга була.

Әйткәндәй, Әбҗәлил районында оештырылган шундый яңа хуҗалык ел саен 21 миллионга кадәр яшь үрчем әзерләргә сәләтле.

Республикада “2013-15 елларда Башкортстанда авыл хуҗалыгы балыкчылыгын үстерү” программасы буенча зур эшләр башкарылды. Әлеге максатларга федераль һәм республика казналарыннан 20 миллион сумга якын акча бүленде. Нәтиҗәдә, соңгы ике елда балык җитештерү — 4, ә яшь үрчем әзерләү 3 процентка артты.

Быел яз Хөкүмәт үткәргән киңәшмәдә Урал аръягы һәм республиканың төньяк-көнчыгыш төбәкләрендә балыкчылык тармагын үстерү мәсьәләләре каралу да, ихтимал, киләсе елларда нәтиҗәсен күрсәтер. Очрашуда Нуриман һәм Әбҗәлил районнарында тормышка ашырылган проектлар каралды. Тармак белгечләре, федераль дәрәҗәдәге ведомство вәкилләре катнашлыгында узган киңәшмәдә, республикадагы зур сулыкларның мөмкинлекләрен балык үрчетүдә файдалану отышлы, дип билгеләнде. Әйтергә кирәк, Хөкүмәт дәрәҗәсендәге әлеге чарада республика сәүдә нокталарында үзебездә җитештерелгән балыкның бик аз күләмендә булуына да басым ясалды. Шул ук вакытта, “Карман” хуҗалыгында үстерелгән балыкның 80 проценты Мәскәүгә озатыла. Ә бит башкала кибетләрендәге иң арзан минтай балыгының килограммы 150 сумнан төшми. Ихтимал, Урал аръягы һәм төньяк-көнчыгыш районнарда балыкчылык тармагын үстерү биредә эшсезлекне киметүгә генә түгел, ә халыкны арзан һәм сыйфатлы балык белән тәэмин итүгә дә этәргеч булыр. Аннары, әлегә кадәр кече малтабарлык белән шөгыльләнү­челәр арасында да, инвесторлардан да балыкчылыкка җитди тотыну теләге белән янучылар күренми диярлек. Ә бит муниципаль милек карамагында булган буа һәм сусаклагычлар саны гына да республикада 400дән арта.
Читайте нас: