+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 июль 2016, 02:00

Чал тарихның тузаннарын кагып, киләчәккә алар юллар сала

“Ефәк юлы” VI халыкара ралли-марафонында катнашучылар беренче тапкыр Башкортстан территориясендә көч сынаша.Ралли-рейд 8 июльдә Мәскәүнең Лужники стадионында старт алды. Бәйгедә 39 илдән 130 экипаж катнаша. Узышчылар 92 жиңел һәм 24 йөк машинасында чыгыш ясый. Алар, Русия, Казахстан, Кытай территориясендә 10735 чакрым араны үтеп, 24 июльдә Пекинга барып җитәчәк. 10 июльдә ралли-марафонда катнашучылар Уфага килеп җитте. Автоузышчылар өчен “Уфа” халыкара аэропортында палаткалы лагерь оештырылды. Биредә ял итү, “корыч ат”ларны төзекләндерү өчен бөтен шартлар да тудырылды. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов анда спортчылар белән аралашты, узыш автомобильләре белән танышты.

– Кунакларны мөмкин кадәр җылы каршы алу өчен кулдан килгәнне эшләдек, – диде Рөстәм Зәки улы. – Дәрәҗәле спортчылар белән аралашып, фикерләрен сораштык. Һәммәсенең дә күңеле күтәренке. Барысына да ярышны уңышлы тәмамлавын телибез. Башкортстанда үткән бәйгенең иң мавыктыргыч, югары дәрәҗәдә оештырылуы белән хәтердә калачагына өмет итәбез.

Киләчәктә дә халыкара ярышлар, спорт фестивальләре оештырырга планлаштырабыз. Узыш республиканың таулы төбәгендә үтәчәк. Искиткеч гүзәл табигать тә беркемне дә битараф калдырмас. “Ефәк юлы”ның безгә ралли буларак килүенә ихлас шатбыз. Ефәк юлының киләчәктә Башкортстан аша үтәчәгенә ышанабыз. “Көнбатыш Кытай – Казахстан – Русия – Европа” автомобиль юлын төзи башладык. Аның 200 чакрымнан артыгы республика аша үтәчәк. Өч-дүрт елдан соң Кытай Халык Республикасы белән туры автомобиль бәйләнеше урнаштырылачак. Димәк, бүгенге кәрван киләчәккә яңа юл сала.

Әйткәндәй, “Ефәк юлы” бәйгесе иң беренче тапкыр 2009 елда Русия, Казахстан һәм Төркмәнстан территория­сендә оештырылган иде. Бәйге юкка гына “ралли-рейд”, “ралли-марафон” дип аталмый. Катнашучылар дистанциянең шактый өлешен гадәти юллардан, юл кагыйдәләрен бозмыйча үтә. Шул ук вакытта, махсус урыннарда теркәлү зарур. Махсус юлларны катнашучылар зур тизлектә үтә.

Ралли-рейдта Русия данын дәрәҗәле спортчылар яклый. Әйтик, йөк автомобильләре бәйгесендә “КамАЗ-мастер”ның алты экипажы көч сынаша. Шул исәптән, яңача җыелган йөк машинасында “Ефәк юлы-2010” бәйгесендә җиңгән Эдуард Николаев узыша. 2012 елгы ярышта берен­че килгән Айрат Мәрдиев та җиңүгә өмет итә. Бер “КамАЗ”­га халыкара экипаж идарә итә: Русия механигы Андрей Макеев, пилот Хоу Хуннин һәм штурман Шэнь Синь (икесе дә Кытайдан) бердәм команда булып чыгыш ясыйлар. “МАЗ-СПОРТ” коллективының өч экипажы да югары нәтиҗәгә өмет итә. Ватандашларыбыз “Tatra”, “Renault”, “Hino” һәм башка “корыч атларда” чыгыш ясаучы узышчылар белән көч сынаша. Мария Опарина җиңел автомобильне “иярләгән”.

Катнашучылар катлаулы, шул ук вакытта тәэссоратларга бай дистанция үтә. Учалыда дүрт чакрымнан артык арада көч сынашкач, ралли Казахстанда дәвам итәчәк. Узышчылар, Костанай һәм Астана шәһәрләрендә булгач, Балхаш күле янында ял итәчәк. Арытаба Алматы шәһәре аша Тянь-Шань тау сыртын үтеп, Кытайга керәчәкләр. Спортчыларның осталыгы Гоби чүлендә сыналачак. Дуньхуан, Цзяюйгуань, Юци, Ухай шәһәрләре һәм Эчке Монголия автономияле районы башкаласы Хух-Хото да спортчыларны җылы каршы алачак. Югарыда әйтеп үткәнебезчә, бәйге 24 июльдә Пекинда Тяньаньмэнь мәйданында тәмамланачак.

Тарихтан мәгълүм булганча, Бөек ефәк сәүдә юлы кыйтгаларны, халыкларны дуслаштырган, якынайткан. “Ефәк юлы” узышының төп максаты да җиңүчеләрне ачыклауга гына кайтып калмый. Узышта катнашучылар төрле халык­ларның гореф-гадәтләре, мәдәниятләре белән таныша, дуслыкны, татулыкны пропагандалый, чөнки катлаулы хәлләр­дән шушындый сыйфатларга ия булучылар гына җиңүче булып чыга.
Читайте нас: