+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 июль 2016, 02:00

“Өметебез – халыкта!”

Чирек гасыр элек барлыкка килгән яшьләр гәзите мәсләгенә бүген дә тугры.Башкортстан яшьләренең “Өмет” гәзите 25 еллыгын билгели. Кеше гомеренә күчергәндә, нинди гүзәл чор, малайлыктан чыгып, егет булган, дуамаллыктан арынып, фикер төгәллегенә ирешкән, “ир уртасы” офыклары да төсмерләнә башлаган чак! Ә үз халкына хезмәттә инде зур уңышларга ирешкән басманың бер елы да күпкә тора.

“Өмет” гәзите илдәге күтәрелеш чорында барлыкка килде. Ә мондый дәвер еш булмый! Нәкъ шул елларда башкалада “Тулпар” журналы, “Рәйхан” телевизион тапшыруы, милли радиоканаллар ачылды, “Нур” театры оешты. Бу эшләрне башлап йөрүчеләр рухи азатлык халәте кичерде, һәр эшкә дә батыр булды. “Өмет” бишеген тәү башлап тибрәтүче Марат Муллакаев, Фатыйма Фаткуллина, Римат Кашапов, Вәсилә Камалетдинова, Алсу Төхвәтуллина һәм башкалар бу чорның кадерле истәлекләрен бүген дә саклый.

– 1991 елның 12 июлендә уртак көч белән гәзитнең беренче саны чыкты, – дип хәтерли Алсу Хәләф кызы. – Аңа кадәрге хәлләр, оештыру эшләре газаплары, эзләнүләр, бәргәләнүләр онытылды – менә кулда беренче сан! Без – журналистлар һәм башка хезмәткәрләр гәзитләрне кочакка алдык та урамга чыктык, авто һәм тимер юл вокзалына барып, халыкка яңа гәзит чыгуы турында шатлыклы хәбәр җиткердек, беренче санны тараттык.

Беренче санда мөхәррир Марат Муллакаев, яше олпат булса да, күңеле белән яшь гыйсьянчы Атнабай, “Яшьлек” гәзите редакциясе, Зөлфәт Хәким, Роберт Миңнуллинның да тәбрикләү сүзләре бар. Әлеге тарихи номерны караганда безнең өчен “Кызыл таң”чылар тәбрикләве аеруча кызыклы булды. Анда: “Матур да, кырыс та бу дөнья. Җил- давыллары да бар аның. Ничек итеп яшәешебезне күркәм итәргә, нинди юллар белән зәһәр упкыннарны үтәргә? Гомереңнең тәүге мизгелләрендә үк шул хакта уйлансаң, күңелләрдә өмет чаткылары балкуына, тормышыбызда сөенеч-куанычлар артуына ныклы инансаң иде. Син яшьләрнең генә түгел, ә барлык милләттәш­ләре­безнең яраткан гәзитенә әйлән!” дигән сүзләр бар. Дәү әтинең оныгына биргән наказы бу! Һәм ул басма өчен, чын мәгънәсендә, якты бер маякка әверелә.

“Өмет”, чыннан да яше-картының яраткан басмасына әйләнә. Халисә Мөхәммәдиеваның ул вакытта сәхнәдә беренче, әмма бик күркәм адымнарын ясаучы жырчы Ай­дар Галимов белән тәүге әңгәмәсе кулдан-кулга йөри, “Җыр­­лыйк әле җырның яңасын” сәхифәсендә “Әйтмә син авыр сүз” җырының сүзләре басыла, гомумән, сигезенче бит, бүгенге кебек, башлыча, мәдәнияткә багышлана. Ул елларда оеткы салынган “Ислам”, “Сәламәтлек”, “Замандаш”, “Гаҗәп хәлләр” рубрикалары бүген дә яратып укыла.

Икенче санда ук ул чакта әлегә бик тар даирәдә генә билгеле Марат Кәбиров шигырьләре басыла, журналистлар тулай торакларга бара, студентлар тормышыннан сәхифәләр яза, яңа гына барлыкка килгән “Азатлык” татар яшьләре берлегенең Изге Болгарга оештырган беренче сәяхәтләрендә катнаша... Шул рәвешле, туган телгә, милли мәдәният, әдәбиятка сусаган яшьләр һәркемгә газиз хисләр дәрьясына чума. Ул чорны искә алып, Алсу ханым сүзен болай дип дәвам итә:

— Олы йортка ни кирәк — кечесенә дә шул кирәк, дигәндәй, яңа гына оешкан коллектив инде әллә кайчан булган редакция кебек эшләп киттек, көнкүреш мәсьәләләрне дә җырлап кына хәл итә идек. Иң мөһиме – гәзитебез генә булсын! Хәзерге яшьләр ул вакыттагы безнең кебек туган телдән аерылуны, шуңа да аңа сусауны белми, белсә дә манкортлык аркасында гына. Туфан абый Миңнуллин әйтмешли, “Татар, үзе теләгәндә, бөек милләт була ала”. Ә безнең теләк, дәрт, ышаныч, амбицияләр дә зурдан иде.

Берничә айдан гәзит кушымталар белән чыга башлый. Аларның тәүгесе — балалар өчен “Чаткылар”, соңрак “Сихәт”, Сезнең өчен”, “Мин — яшь!”, Әдәби манзара”... Бүген редакция оештырган “Мәктәп белән “Өмет”кә!”, “Өмет”­ле туган тел укытучылары”, “Бәхет кошы”, “Яшь хәбәр­челәр семинары”, “Моңнар кайтсын авылга!”, “Татар табыны” һәм башка акцияләр республикада киң танылу алды.

“Өмет” канат куйган яшь журналистлар Зөлфия һәм Фаил Фәтхетдиновлар, Мөнир Вафин, Илдар Фазлетдинов, Айдар Зәкиев һәм башкалар бүген үзләрен мәртәбә­ле каләм ияләре буларак, “Кызыл таң”да һәм “Тулпар”да танытты, ә Гүзәл Гаянова, Резида Кадикова, Эльвира Әсәдуллина, Илмира Ибраһимова, Рәдиф Фаткуллин, үз оясына тугры булып, редакциядә хезмәт сала. “Кызыл таң”да каләм чарлаган Рәдис Ногманов күп еллар “Өмет” гәзите редакциясен уңышлы җитәкли, дилбегәне нык тотып, халык күңеленә туры юлдан каерылуга ирек куймый. Гәзитнең һәр санын нәшер итәрдән алда аның киләчәк язмышы, киләчәктә дә тугры дуслары — укучылары ышанычын акларлык юллар уйлана.

— Кайбер матбугат басмалары ябылып, күпләренең данәсе кимегән катлаулы чорда без рухлы яшьләргә, гомумән, халыкка таянабыз. Әгәр туган телгә, гадел сүзгә, нәфислеккә ихтыяҗ булса, без яшәрбез. Шуңа күрә өметебез — халыкта! — ди ул.
Читайте нас: