+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 июль 2016, 02:00

“Республика шифаханәләре сатылмаячак”

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов гражданнарны кабул иткәндә шулай дип белдерде.7 июльдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның гражданнар белән аралашуы вакытында республика җитәкчесенә шәһәр һәм районнардан берничә кеше мөрәҗәгать итте. Кабул итү нәтиҗәләре буенча республика Хөкүмәтенә, министрлык һәм ведомстволарга тиешле күрсәтмәләр бирелде.

Стәрлебаш районы үзәгендә яшәүче Владимир Галиев республика Башлыгына авыл халкын сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итү һәм әлеге суүткәргечне ремонтлауда ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренә караганда, 2014 елда төзелгән Көндрәк су алу җайлан­масында елына берничә тапкыр авария була.

Рөстәм Хәмитов, Стәрлебашта әлеге вакытта су белән тәэмин итү системасына реконструкция үткәрелә һәм яңа суүткәргечләр төзелә, диде. Узган елда Әхмәтов һәм Совет урамнарында 5,2 километр суүткәргеч челтәре алмаштырылган, 12,7 миллион сумлык эш башкарылган. Моннан тыш, адреслы инвестицион программа кысаларында Ленин, Тукай, Совет, Әхмәтов, Октябрьнең 50 еллыгы, Карл Маркс, Пролетар, Хәсәнов, Полевой, Жуков һәм Бакча урамнарында челтәр төзү өчен 1 миллион сум бүленгән. Быел июньдә проект гамәлгә ашырыла башлаган. Бүгенге көнгә 3 километр суүт­кәргеч салынган, социаль программалар фондыннан 25 миллион сум юнәлтелгән. Эшләрне июль ахырында тәмамлау планлаштырыла. Нәтиҗәдә, 1586 йорт, коррекцион мәктәп, өч балалар бакчасы һәм өч мәктәп, район дәваханәсе һәм янгын сүндерү депосы сыйфатлы су белән тәэмин ителәчәк.

Республика Башлыгы Хөкүмәт вице-премьеры Владимир Нагорныйга һәм Стәрлебаш районы хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаровка тиешле күрсәтмәләр бирде.

Салават шәһәрендә яшәүче Мария Дорофеева Рөстәм Хәмитовка шифаханәләр һәм реабилитация үзәкләренең мөмкинлекләре чикле балаларны озатып йөрүчеләрдән кирә­геннән артык түләү алулары турында сөйләде. Мисал өчен, Күмертау реабилитация үзәгендә бер ата-ананың инвалид бала белән булуы өчен 11 мең сум түләргә кирәк.

Рөстәм Хәмитов Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрдановка һәм вице-премьер Салават Сәгыйтовка бу мәсьәләне хәл итәргә кушты.

— Без инвалид балалар әти-әниләренең реабилитация үзәкләрендә булуы өчен түләүгә бюджеттан акча табарга тырышачакбыз. Әгәр ул 15-20 миллион сум тирәсе булса, әлбәттә, моны түли алачакбыз, мондый ярдәм күрсәтеләчәк, — диде Рөстәм Зәки улы.

Мария Дорофеева, шулай ук, терәк-хәрәкәт аппараты бозылган кешеләр өчен республика шифаханәләрендә шартлар тудыру мәсьәләсен күтәрде.

— Сез хаклы, инвалид балаларны дәвалаучы шифаханәләрдә барлык тиешле җайланмалар урнаштырылырга тиеш, — диде Рөстәм Хәмитов. – Әлеге вакытта республика шифаханәләре шактый катлаулы чор кичерә. Берен­чедән, алар — дәүләт унитар пред­прия­тиесе, икенчедән, путевкалар кыйм­­мәт, өченчедән, соңгы берничә елда аларда үсеш юк, яңа корпуслар төзелми, дүртенчедән, алар баштан ук “Уңайлы мохит” системасында эшләү өчен җайлашмаган.

Республика Башлыгы сүзләренә караганда, бу учреждениеләр белән идарә итү формасын үзгәртү катлаулы хәлдән чыгу мөмкинлеге бирәчәк.

— Бүген матбугатта, республика Хөкүмәте шифаханәләрне сатарга җыена икән дигән төрле уйдырма язмалар басыла. Бу дөреслеккә туры килми, — диде Рөстәм Хәмитов. – Монда шифаханәләр белән идарә итү формасын үзгәртү һәм яңа корпуслар төзү өчен өстәмә средстволар җәлеп итү турында сүз бара. Әгәр шифа­ханәләр үсә икән, димәк, путевкалар бәясе дә төшәчәк. Без яңа корпуслар төзү өчен өстәмә ресурслар җәлеп итү һәм аларга модернизация үткәрү өчен шифаханәләрне акционерлаштырабыз. Шифаханәләр моннан 10-15 ел элек, башлыча, сәнәгать предприятиеләре средстволары исәбенә төзелгән иде. Алар ул вакытта ярдәм итте. Хәзер предприятиеләр мондый ярдәм күрсәт-ми, ә шифаханәләрне үстерергә кирәк. Шуның өчен шифаханәләрне акционерлаштыру мәсьәләсен карыйбыз, алар барысы да дәүләт милке булып кала. Республика шифаханәләрне “ирекле йөзүгә” җибәрмәячәк, шәхси кулларга сатмаячак.

Мария Дорофеева, шифаханәләрдә уңайлы мохит булдыруда, төзүчеләр һәм заказчылардан тыш, белгечләр белән мөмкинлеге чикле кешеләр үзләре дә катнашырга тиеш, дигән теләк белдерде.

Әлшәй районының Слак авылында яшәүче Зөлфия Зарипова Рөстәм Хәмитовка аграр тармакта эш башлаучы яшь фермерларның проблемалары турында сөйләде. Башкортстан дәүләт аграр университетын тәмамлаганнан соң, ул ире белән туган авылында крестьян-фермер хуҗалыгы оештыра, иске мал абзары, сыерлар сатып ала һәм сөт җитештерә башлый. Әмма якында урнашкан комбинатлар сөтне килеп алмый, аны үзеңә илтергә туры килә икән.

Республика Башлыгы яшь аграрий­ларның дәүләттән һәм районнан нинди ярдәм алуы белән кызыксынды. Зөлфия Зарипова сүзләренә караганда, алар эш башлаучы фермерларга яр­дәм кысаларындагы грантны алалмаган. Дәүләт программаларында катнашу өчен тапшырылган гаризалар да кире кайтарыла, чөнки документларга бәйле сораулар күп була. Район җитәкчелеге 50 гектар җирне арендага алырга тәкъдим итә, әмма аны эшкәр­тергә гаиләнең техникасы юк.

Рөстәм Хәмитов Хөкүмәт вице-премьеры Ирек Мөхәммәтдиновка һәм Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафинга мәсьәләне хәл итәргә кушты.

— Очрашырга һәм аңлатырга кирәк. Яшь гаиләнең теләге бар, ләкин бу өлкәдә тәҗрибәләре һәм белемнәре җитми, ярдәм итәргә кирәк, — диде Рөстәм Хәмитов район хакимияте башлыгы белән телефоннан сөйләшкәндә.

Уфада яшәүче Әлфия Сәфәрга­лиева республикада үткән “Иң яхшы күпфатирлы йорт” конкурсы йомгакларына шик белдерде. Аның сүзләренә караганда, Петропавловск урамының 51нче йортында яшәүчеләр 2014 елда конкурста катнашырга уйлаган, ләкин аларның йорты алдында балалар мәйданчыгы булмаган. Былтыр алар үз исәпләренә балалар мәйданчыгы урнаштырган, йорт яны территориясен төзекләндергән һәм конкурста катнашу өчен заявка биргән. Ләкин аларның йортлары мөмкин булган 100дән 60 кына балл җыйган һәм иң яхшылар исәбенә кертелмәгән. Инициатив төркем конкурста җиңгән йортларның торышын тикшергәннән соң, бәйге комиссиясенең эшенә шик белдергән.

Республика Башлыгы хәл белән якыннан танышу өчен башкалада урнашкан әлеге йортта булды, анда яшәүчеләр белән аралашты.

— Биредә әле эшлисе бар. Йорт янындагы газон “өчле”лек кенә, — диде Рөстәм Зәки улы. — Киләсе елда кон­курс­ның жюри составына керә­чәк­мен һәм, шәхсән килеп, сез яшәгән йортны караячакмын. Быелгы конкурс үтте инде. Ни өчен начар йортлар үрнәкле­ләр исемлегенә кергән, анысын ачыклаячакмын. Бу – дөрес түгел.
Республика Башлыгы вице-премьер Владимир Нагорныйга бу хәлне җитди тикшерергә кушты.

Күмертауда яшәүче һәвәскәр спортчы Юрий Коробейников республика Башлыгына ябык боз мәй­данчыгы төзүне тизләтүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренә караганда, мондый объектны сафка бастыру шәһәрдә спортны үстерүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга булышлык итәчәк.

Комплекс 2015 елның августында төзелә башлаган. Бүгенге көнгә инженерлык челтәре үткәрелгән, нигезе салынган, ләкин эшләр акрын бара. Юрий Коробейников сүзләренә караганда, объектны төзү озакка сузылырга мөмкин.

Республика Башлыгы, комплексның бәясе 315 миллион сум тәшкил итә, төзелешне тәмамлау өчен якынча 150 миллион сум җәлеп итәргә кирәк, әле финанс чыганагы эзлибез, дип белдерде.
— Бу объектны төзи башлаганбыз икән, ул файдалануга тапшырылачак. Күмертауга бу комплекс бик кирәк, — диде Рөстәм Хәмитов.

Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, Күмертауда үсеш территориясе формалаштыру планлаштырыла.
— Без бу мәсьәләдә алга киттек. Быел көз Күмертау “социалъ-икътисади үсеш территориясе” статусы алыр, дип ышанам, — диде Рөстәм Хәмитов.
Читайте нас: