+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 июль 2016, 02:00

Сабантуйга юл бирегез!

Чабыш атларында дөнья буйлап Сабантуй җилдерә. Аның әләме планетаның әле бер, әле икенче ягында җилферди, мәйданнарда дус-туганнар очраша, көрәшчеләр бил сынаша, чабыш атлары ярыша. Тамырлары белән Болгар бабаларыбызга барып тоташкан, мең елдан да артык тарихы булган бәйрәм бүген татар-башкортның гына түгел, башка бик күп халыкларның да көтеп алган тантанасына әверелде. Моны узган шимбәдә Иглин районының Олы Теләк авылында Башкортстан татарлары конгрессы, Башкортстан татар эшкуарлары үзәге, “Хәсән Идиятуллин” фермер хуҗалыгы оештырган сабантуйда да күрергә була иде.

Читайте нас: