Балага тиешле тәрбия, белем бирү, игътибар бүлү, акыллы, сау-сәламәт үстерү – һәр ата-ананың изге бурычы. Укысын, сәләте ачылсын, күзаллавы киңәйсен өчен бүгенге заманда мөмкинлекләр бихисап. Зәңгәр экраннар булсынмы, Интернет челтәреме – кайдан да тулы, бай мәгълүмат белән танышырга була. Кечкенәдән үзен төрле һөнәр иясе булып сынап карау да киләчәктә кем булырга юл ачадыр. Үскәч кем буласың дип сорагач, бала һич алдашмый чын күңеленнән теләген шундук әйтеп бирә. Яшь алмаш әзерләү, шулай ук балаларның иҗади аңын уяту, фикерләвен үстерү, социаль, иҗтимагый җәмгыятьтә активлыгын күтәрү максатыннан “Русия-Башкортстан” радиосы “Кояшлы шәһәр” дигән проект булдырды. 2011 елның февраленнән эфирга “Кояшлы шәһәр” дигән өр-яңа тапшыру чыга башлады. Аны балалар алып бара. Баштарак үзләрен кызыксындырган темаларга, мәсәлән, хайваннар дөньясы, билгеле кешеләр белән очрашулар, ил, галәм турындагы темаларга кызыклы һәм фәһемле тапшырулар чыга. Арытаба әйләнә-тирәдәге проблемалар, яшьтәшләренең авыр язмышларына кагылышлы тәрбияви сюжетлар әзерләнә. Артур Әхтәмов актив алып баручыларның берсе. Уфаның 93нче гимназиясендә 10нчы сыйныфта укый ул. Журналист эшчәнлеге өчен Бөтенрусия, Халыкара конкурсларда җиңгән. Артур җәмгыять проблемаларына, андагы тормыш авырлыкларына бирешеп, төрле начар юлга басарга мәҗбүр булган егет-кызларның язмышына битараф түгел, аларны җәмгыятьтән аермаска, барлык мөмкинлекләрне файдаланып, ярдәм итү яклы. Сәләтле егетнең яшьтәше, наркоманлык чиреннән котылган Максим Мирный белән әңгәмәсен тәкъдим итәбез. – Әңгәмәнең бүгенге темасы “Ышан үзеңә!” дип атала. Максим, тәүдә үзең белән таныштыр әле. Ишетеп белүемчә, бу юлга син чарасызлыктан баскансың, аннары дәваланып, үз-үзеңә ышанып чирдән тулысынча арынырга көч тапкансың.– Мин шәһәрдәге гадәти гаиләдә туып-үскән малай. Әти-әниемне бик ярата идем. Уенчыкларым да күп булды, тәмле ашаттылар да. Ләкин берзаман әти аракы колына әйләнде. Әни гел елады. Шулай үсеп буй җиттем. Яңа дуслар табылды. Алар белән онытыла идем. Берне тартып карадым, тагын кабасы килде. Спайслар яхшыга илтмәде. Мине дәваханәгә салдылар. Аллаһка шөкер, бу чирдән котылдым. Әниемнең шат йөзен күрдем. Тормыш төбенә сөйри торган түгел, яхшы, матур күңелле дуслар, танышлар барлыкка килде.
– Беренче тапкыр “татып” караган чагыңны хәтерлисеңме?– Әлбәттә, хәтерлим. Ике ел вакыт үтсә дә, кичә генә булган кебек. Мин паркур уены белән шөгыльләнәм, гади телдә әйткәндә, шәһәрдә, урам шартларында каршылыклар аша үтү, ягъни шәһәр акробатикасы дигәнне аңлата ул. Гаиләдә тавыш купты да, урамга чыгып киттем. Шулай башымны иеп, моңсуланып йөри идем, бер танышым килеп чыкты. Аның белән аралаша башладык, ул да паркур белән шөгыльләнә. Шулай подъездга кердек. Менә шунда кабып карарга туры килде инде...
– Сиңа кем алдында бигрәк тә оят?– Әниемнең эшенә килеп, акча сораганым өчен күзенә туры карарга һаман оялам.
– Максим, син дәваланган реабилитация үзәге психологының фикерен дә тыңлыйк әле.– Мин Айгөл булам. Реабилитация үзәгендә психолог булып эшлим. Шушы проблема белән үсмер чагымда үземә очрашырга туры килде. Мин дәваланып терелдем. Бүгенге көндә үзем сорауларга җавап бирәм, башкаларга ярдәм итәргә тырышам. Шунлыктан, белгеч буларак та, үзем кичерүче буларак та бу мәсьәлә миңа якын һәм Максим кебек үсмерләрне аңлап, аның хәленнән чыгып ярдәм итү ысулларын яхшы беләм. Реабилитация үзәкләрендә Максим кебек балалар савыгу курслары үтә. Без ярдәм итәбез. Үз тәҗрибәбез белән уртаклашып аралашабыз, балалар күрә, ышана. Без махсус программага таянып эш итәбез. Ул бик гади. Өйдә әти-әни аңлатырга тиешле тәрбия нигезе. Үсмер белән уртак тел таба алырга, хәленә тирәнтен керергә кирәк. Максим бүгенге көндә 3 ай инде реабилитация курслары үтә. Үзгәрешләр зур, ул яхшы, матур киләчәккә ышана, үз алдына куйган максатлары бар. Әнисенең тырышлыгын телгә алырга кирәк, ул да бик актив катнаша.
– Максим, димәк, наркотик матдәләр белән бәйле чирләрне җиңәр өчен, иң беренче чиратта, гаиләнең ныклы булуы мөһим роль уйный. Син бу фикер белән килешәсеңме?– Әйе, Артур. Әнием мине бу “саз”дан тартып алды, чир белән көрәшергә ярдәм итте.
– Мәктәптә аңлату эшләре алып барыла. Син әллә дәрескә йөрмисеңме?– Ул лекцияләрдә утырганда мин исерткеч, башны әйләндергеч матдәләрне кулланып өлгергән идем инде. Шуңа эчемнән көлеп кенә утырдым... Минем очракта якын кешем, дәваханә генә ярдәм итә алды.
– Максим, сиңа ныклы сәламәтлек, алдагы тормышыңда матур уңышлар телим. Яшьтәшләремә, сыйныфташларыма шуны әйтер идем: әгәр танышыгыз, дустыгыз начар юлга аяк баса икән, күрмәмешкә салышып, дәшми калырга ярамый. Иң беренче чиратта, әти-әнисенә, белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Артур ӘХТӘМОВ,
93нче гимназиянең 10нчы сыйныф укучысы.