Торак-коммуналь хуҗалык министры Сергей Афонин тармак күрсәтүче хезмәтләр һәм капиталь ремонтка халыктан җыелган түләүләр турында сөйләде. Тоташ алганда, республикада соңгы өч ел эчендә түләүләр дәрәҗәсе 98 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта, 1 июльгә алып җиткерелмәгән бурычлар 1,6 миллиард сумга җиткән. Капиталь ремонт өчен түләүләр беренче яртыеллыкта 84 процент тәшкил итә. Бу, узган елның шушы чор күрсәткечләре белән чагыштырганда, 7 процентка күбрәк.
— Түләүләр җыюны арттыру өчен министрлык район һәм шәһәр хакимиятләре, торак-коммуналь хуҗалык оешмалары белән берлектә халык белән туры исәпләшү тәҗрибәсен кертә, исәпләүләр торышына ай саен мониторинг үткәрә, — диде Сергей Афонин.
Министр сүзләренә караганда, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча ташлама һәм субсидия төрендә халыкка социаль ярдәм күрсәтү зур роль уйный, чөнки түләүләр буенча бурычлары булмаган гражданнарга гына социаль ярдәм күрсәтелә.
Бу чаралар тиешле нәтиҗә бирмәгән очракта, бурычларны түләтү өчен төрле чикләүләр кулланыла. Моңа дәгъва белдерү, шулай ук, җылылык һәм салкын су белән тәэмин итүдән тыш, коммуналь хезмәтләр күрсәтүне чикләү керә. Күп очракта мондый чаралар уңай нәтиҗә бирә.
Утырышта торак-коммуналь хезмәтләр һәм капиталь ремонт өчен түләү кәгазьләрен берләштерү мәсьәләсе күтәрелде. Шулай эшләү капиталь ремонт өчен взнослар җыелу күләмен арттырачак дип көтелә.