Илеш районында беренче яртыеллыкта 11 янгын һәм 37 янып китү (кипкән үлән, чүп, көнкүреш калдыклары һәм башкалар очрагы) теркәлгән, зыян күләме 3 миллион 200 мең сум тәшкил иткән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, янгыннар саны 1гә, зыян күләме 23 процентка арткан.
Илеш районы хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары, Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча комиссия рәисе Алмаз Хафизов әйтүенә караганда, янгын чыгу очракларының барысы да торак секторына туры килә. Төп сәбәбе – ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын файдалану, монтажлау кагыйдәләрен бозу, җылыту мичләренең, төтен чыгу юлларының төзек булмавы.
Халыкны янгын хәвефсезлеге чараларына өйрәтүне һәм янгынга каршы пропаганданы үз эченә алган профилактик чаралар үткәрү хәвеф-хәтәр белән көрәшүдә төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Бу җәһәттән һәр авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятендә эшләүчеләр исәбеннән штаттан тыш янгын хәвефсезлеге инструкторлары билгеләнгән, аларның төп бурычы – һәр йортка кереп, урындагы халыкны янгын хәвефсезлегенә өйрәтү. Алар 2133 йортта булып, 6751 кеше белән аңлату эшләре алып барган.
Шушы көннәрдә районның ведомстволы һәм муниципаль янгынга каршы көрәш командаларының әзерлек дәрәҗәсен билгеләү, аларның махсус техника белән тәэмин ителешен тикшерү, янгын сүндерү автомобильләренең агрегатлар белән эшләвенең гамәли ысулларын өйрәнү максатында Андреевка авылы биләмәсе территориясендә конкурс үтте. Бәйге алдыннан янгын деполары, автомобильләре, авыл хакимиятләрендәге янгын сүндерү командаларының һәм район хуҗалыкларының техник коралланышы, янгын депосы, стационар телефон, су алу өчен гидрантлар, дежур смена бүлмәсе, ягулык-майлау материалларының торышы тикшерелде. Конкурста 22 авыл биләмәсеннән 18 техника белән командалар, “Янгынга каршы федераль хезмәтнең Башкортстан буенча 26нчы отряды”ның 122нче часте хезмәткәрләре, авыл биләмәләре башлыклары катнашты.
Чараны уздыру урыны итеп Андреевка биләмәсенең сайлануы очраклы түгел. Биредәге янгын сүндерү депосына “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында ремонт эшләнгән, узган елда 18нче отрядтан янгын автобаскычы алынып, ул махсус машина итеп җиһазландырылган.
Чарада катнашучылар “Максат — янгыннарны булдырмау!” дигән девиз астында чыгыш ясады. Командалар исә чарага җитди әзерлек белән килүен күрсәтте. Алар ике этапта көч сынашты: беренчесендә — махсус киемнәр киеп шартлы янгынны сүндерүдә, икенчесендә — машина белән билгеләнгән урынга барып җиткәч, янгын сүндерү шлангыннан су агымы белән терәктәге тупны бәреп төшерүдә ярыштылар. Нәтиҗәдә, беренче урынны Череккүл авылы биләмәсенең янгын сүндерү командасы яулады. Дөмәй һәм Яңа Аю командалары икенче-өченче урыннарга чыкты.
Чара ахырында район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин җиңүчеләрне ихлас котлады һәм “Янгынга каршы федераль хезмәтнең Башкортстан буенча 37нче отряды” начальнигы Шамил Дашковка – ирекле янгын сүндерү командаларының, “Илеш МТС”ы җәмгыяте директоры Рәвис Зариповка Андреевка авылы биләмәсе ирекле янгын сүндерү дружинасының матди-техник базасын ныгытуга зур өлеш керткәне өчен район хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Чара шуны күрсәтте: уттан каза күрәсең килмәсә, тиз һәм төгәл гамәлләр кыл, техникаңны төзек тот, үзеңне спортчыларча чыныктыр, ә иң мөһиме — янгыннарны булдырмауга иреш! Шул вакытта гына ялкын телләре хәвеф-хәтәр алып килмәс.
Һәркем белергә тиешле кагыйдәләр:
1. Йортыгызда бәләкәй балаларның үзләрен генә калдырмагыз! Утның уенчык түгеллеген, өйдә янгын чыга калган очракта, кичекмәстән өйдән чыгып китәргә кирәклеген аңлатыгыз. Бала өчен иң беренче чиратта әти-әни үрнәк икәнлеген онытмагыз. Шуңа күрә үзегез дә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәгез!
2. Тәмәке тартмагыз. Андый гадәтегез булган очракта, тәмәке тарту өчен махсус билгеләнгән урыннарга барыгыз. Янгыннарның еш кына сүндерелми калган тәмәке төпчегеннән чыкканлыгын бер генә минутка да исегездән чыгармагыз.
3. Хәмер эчкән кеше янгын чыккан очракта тиз генә дөрес карар кабул итә алмаучан була. Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә: янгыннар еш кына кешенең хәмерне чамадан тыш эчкәннән соң кылган гамәлләре нәтиҗәсендә килеп чыга.
4. Йортыгыздагы, фатирыгыздагы электр җиһазларының торышына һәрдаим игътибар итегез. Өегездән чыгып киткәндә электр җиһазларын сүндерергә онытмагыз.
5. Янгын чыгу очрагын күреп алсагыз, ашыгыз рәвештә “112” яисә “01” номеры буенча Бердәм коткару хезмәтенә шалтыратыгыз. Бинадан тизрәк чыгып китү ягын карагыз. Мөмкинлегегез булса, ишек-тәрәзәләрне ябыгыз. Кайбер очракларда, кислород җитмәгәндә, зур булмаган янгын үзеннән-үзе дә сүнә.