Имин булсын мәктәп юллары!
Республика бюджетыннан мәгариф учреждениеләрен автобуслар белән тәэмин итү өчен 100 миллион сум бүленгән.“Башкортстан районнарына яңа мәктәп автобуслары бүләк ителә!” — мондый куанычлы хәбәр кичә Уфада “УралАвто” сәүдә компаниясе каршында игълан ителде. Шунда ук шарлар белән бизәлгән, кояшта ялтырап-балкып торучы бүләкләр дә тезелеп киткән иде. Юнәлешләр билгеләнгән: Дәүләкән, Илеш, Ярмәкәй, Баймак, Ишембай, Бакалы, Тәтешле, Благовар, Караидел, Балакатай, Борай, Балтач, Белорет, Гафури, Бөрҗән районнары.