+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 июль 2016, 02:00

Казага тарыганнарга ярдәм күрсәтеләчәк

16 июльдә “Башнефть” компаниясе филиалы “Башнефть-Уфанефтехим”да булган янгында кешеләр гомере өзелде. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

— Аларның гаиләләренә барлык кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк, — диде Рөстәм Хәмитов.

Матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, фаҗигагә бәйле хәл төбәк җитәкчесенең даими контроленә алынды. Экологик хәлне тикшерү шәһәр халкына зыян янамавын күрсәтте. Әлеге вакытта фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Шартлау куркынычы мөмкин булган объектта хәвефсезлек кагыйдәләрен бозган өчен җинаять эше кузгатылды.

Тикшерү фаразлавы буенча, 16 июльдә иртәнге 4 сәгатьтә “Башнефть-Уфанефтехим” предприятиесенең эш мәйданында 300 квадрат метрда янгын чыккан. Аның нәтиҗәсендә предприятиенең 8 хезмәткәре зыян күргән. Аларның икесе авыр хәлдә дәваханәгә озатылган, алтысы — һәлак булган.

***


Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев “Башнефть-Уфанефтехим”дагы янгын сәбәпләрен җентекле тикшерү кирәклеген ассызыклады. Республика парламенты спикеры “Башнефть” компаниясе президенты Александр Корсикка телеграмма җибәрде. Анда болай диелә:

“Уфанефтехим” предприя­тиесендә булган хәл барчабызны да тетрәндерде. Һәлак булганнарның якыннарының һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашам”.

Константин Толкачев мондый хәл башкача кабатланмасын өчен барысын да эшләргә кирәклеген билгеләде.

— Кеше гомереннән дә кыйммәтлерәк нәрсә юктыр. Предприятие хезмәткәрләре һәм республика халкы өчен производстводагы хәвефсезлек хезмәтне оештыруда өстенлекле булырга тиеш, — диде ул.
Читайте нас: