+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 июль 2016, 02:00

Үз өеңдә үз көең

Туймазыда искергән торакта яшәүче 16 гаиләгә яңа фатир ачкычлары тапшырылды.Шәһәр 2008 елда республикада берен­челәрдән булып Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды­ның халыкны искергән торактан күчерү һәм күп­фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларына кушылды һәм алар­да актив катнаша. Шу­шы чорда Фонд исәбенә 110 йорт сүтелгән, 884 гаилә барлык уңайлыклары булган яңа фатирларга күчерелгән, 112 йорт капиталь ремонтланган.

Күптән түгел шәһәрдә искергән торакта яшәүче янә 16 гаиләгә фатир ачкычлары тапшырылды. Йортны капиталь төзелеш идарәсе максатлы федераль программа буенча бүленгән акчага төзегән. Генераль подрядчы – “ТАТ-РДС” җәмгыяте. Өй туйлаучыларны район хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов котлады.

Район хакимиятендә тагын бер шатлыклы чара үтте. Авыл биләмәләрен үстерү программасында катнашучы 18 гаилә торак шартларын яхшырту өчен субсидиягә таныклыклар алды. Бу – “2014-17 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл тер­риторияләрен тотрыклы үстерү” федераль програм­масын гамәлгә ашыру нәтиҗәсе. Сертификатларны тапшырганда район хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов республика җитәкчелеге ярдәме белән яшь гаиләләргә ташламалы шартларда йорт сатып алу яисә төзү мөмкинлеге бирелүен ассы­зыклап үтте.

2012 елдан район агросәнәгать комплексы һәм социаль өлкә хезмәткәр­ләреннән 81 гаилә әлеге программа кысаларында торак шартларын яхшырткан.
Читайте нас: