+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июль 2016, 02:00

Сез — җирдә яшәүче фәрештәләр

Кичә республика Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов иллегә якын күпбалалы әнигә “Ана даны” медале тапшырды.

— Сез гаҗәеп шәхесләр. Кемдер бер-ике бала үстерүне авырсынган бер заманда биш һәм аннан да күбрәк сабый тәрбиялисез. “Фәрештәләр җирдә яшәми дип кем әйткән, алар бар һәм “аналар”, дип аталалар”, дигән бер акыл иясе. Мин бу сүзләр белән тулысынча килешәм һәм шушы бөек хезмәтегез алдында баш иям. Балаларыгызның игелеген күрегез, — диде Салават Тәлгать улы.

Ул гаилә дигән төшенчәнең кыйммәтен саклап калу мәсьәләсенең кискенләшүе турында да әйтеп үтте. Нәкъ менә күп балалы гаиләләр шушы кыйммәтне саклауга зур өлеш кертә. Хөкүмәт аларга булдыралганча ярдәм итәргә тырыша. Әйтик, республикада 1998 елдан тапшырылып килүче әлеге медальгә 7 меңнән артык ана лаек булган.

Бу көнне аларга тагын 47 кеше өстәлде. Иглин районыннан Гөлнара Турпанова барлык җыелучылар исеменнән республика Башлыгына һәм Хөкүмәткә рәхмәт белдерде. “Минем максатым — балаларны яратырга өйрәтү, аларда шушы матур сыйфатны тәрбияләү. Күңелендә сөю хисе йөрткән бала явызлык кыла алмый”, — диде ул.

Миякә районынннан килгән Гүзәлия Вәлиәхмәтова, Гөлсинә Зарипова һәм Анна Гарифуллина, заман авырлыкларына сылтанмый, булганына шөкер итеп яши. Соңгысының гаиләсендә алты бала тәрбияләнә. “Авылыбыз бәләкәй, балалар бакчасы да, мәктәп тә юк, балаларны күрше авылга автобус йөртә. Балалар бакчасына түләүдә 70 процент ташлама белән файдаланабыз, мәктәптә сабыйларыбыз бушлай туклана, мәктәп формасы сатып алу өчен акча бирәләр. Кыскасы, дәүләт ярдәменнән ташламый, тормышыбыз бер дә зарланырлык түгел”, — диде Анна Риф кызы.
Читайте нас: