+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июль 2016, 02:00

Яңа стандартлар билгеләнде

Башкортстанда быелга һәм киләсе елның беренче яртысына торак-коммуналь хезмәтләр бәясенең яңа стандартлары расланды. Бу 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә тарифлар үзгәрүенә бәйле.

Төбәк стандартлары ел саен раслана, субсидия күләмен исәпләү, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарын акчалата компенсацияләү өчен нигез булып тора.

Билгеләнгән кагыйдәләр буенча, торак һәм коммуналь хезмәтләргә түләү чыгымнары гаиләнең гомум кеременең 20 процентыннан арткан очракта, субсидия милекчеләргә, торак биналар белән файдаланылучыларга түләнелә (күпбалалы һәм тулы булмаган гаиләләр өчен — 15, ялгыз пенсионерлар өчен 18 процент).

Әлеге стандартлар Башкортстанның 841 муниципаль берәмлегенең һәрберсе өчен раслана.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бәяләрне ачыклаганда берничә күрсәткеч исәпкә алына. Алар арасында — һәрбер муниципалитетта уртача шартлары булган йортлар үрнәгендә торак фонды иминлеге дәрәҗәсе; күпфатирлы йортларда социаль найм килешүләре буенча торакны тоту-карау өчен түләү күләме; куллану нормативлары һәм тарифлар тәртибе нигезендә билгеләнүче коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр; гомум йорт кирәк-яраклары өчен коммуналь хезмәтләр чыгымы, шулай ук, күпфатирлы йортларда гомум милеккә капиталь ремонт үткәрү өчен минималь взнос күләме.

Билгеле булуынча, Башкортстанда 800дән артык кеше төрле компенсация ала.
Читайте нас: