+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июль 2016, 02:00

“Без халыкка якынайдык”

Агымдагы елда “Бердәм Русия” партиясе проекты кысаларында гражданнарның 800гә якын башлангычы гамәлгә ашырылачак. Сайлаучылар мөрәҗәгатен тормышка ашыру өчен Дәүләт җылышы-Корылтай депутатлары 150 миллион сум юнәлтәчәк. Әлеге вакытта депутатлар белән фикер алышуда халык күтәргән 200гә якын мәсьәлә хәл ителгән.

— Халык тормышы сыйфатын яхшырту — барлык дәрәҗәдәге власть органнарының төп бурычы, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. — Проектны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе үзен аклады. Гражданнар үзләре күтәргән мәсьәләләрнең хәл ителүен, контрольгә алынуын тойды. Проектны гамәлгә ашыру барышында без халыкка тагын да ныграк якынайдык. Безгә кешеләрне нәрсә борчуын һәм мөмкинлекләребез, вазыйфаларыбыз кысаларында ниләр эшли алуыбызны аңлау мөһим. Сайлаучылар мөрәҗәгатьләрен гамәлгә ашыруга каралган акча гражданнарның көнүзәк проблемаларын хәл итәргә ярдәм итте. Сүз колачлы проектлар турында бармый, әмма авыл мәктәбе тәрәзәләрен ремонтлау, Мәдәният йортының түбәсен ябу мөмкин булды. Минем карашка, узган елдагы тәҗрибә гражданнарның үзләре сайлаган депутатларга, тоташ алганда, властька карата ышанычын арттырды.

Билгеле булуынча, “Эшлекле гамәлләр” проекты республика инфраструктурасын комплекслы үстерүгә булышлык итә. Узган елда “Бердәм Русия” партиясе башлангычы ярдәмендә гражданнарның 900гә якын мөрәҗәгате тормышка ашырылды. Проект бюджеты 220 миллион сум тәшкил итте. Кыска вакыт эчендә авыл мәдәният йортлары, балалар бакчалары, мәктәпләр ремонтланды, балалар һәм спорт мәйданчыклары, хоккей тартмалары төзелде, мөһим социаль объектлар төзекләндерелде. Проект быел да инфраструктур юнәлешен саклап калды. Әлеге вакытта халык башлангычлары актив гамәлгә ашырыла.
Читайте нас: