+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 июль 2016, 02:00

Аның җылысы һәр балага җитә

Кечкенә чакта нәнәй безгә төрле хикәятләр, гыйбрәтле хәлләр сөйли торган иде. Шулар арасында әниләр турындагыларын мин аеруча яратып тыңлый идем. Бервакыт әни кеше янына үзара бәхәсләшеп, елашып беткән аның алты баласы килә һәм: “Син безнең кайсыбызны ныграк яратасың?” — дип сорый. Һәрберсе әни мине ныграк ярата, дип уйлый һәм шул җавапны ишетәсе килә. Балаларны тыңлаганнан соң, ана кеше сүзсез генә тартмадан шәм алып кабыза.

— Менә карагыз, — ди ул, — бу шәм — мин. — Һәм әлеге шәмнән икенче шәмне кабыза. — Ә менә монысы минем өлкән кызым. Мин аңа гомер бирдем, әмма утка карагыз әле: ул моңардан сүлпәнрәк яна башладымы? Юк! Әни кешенең мәхәббәте һич кенә дә кимемәде. — Шул сүзләр белән ул икенче, өченче, алтынчы шәмне кабыза.

— Алты шәм — сезнең алтыгыз. Күреп торасыз, мин аларның һәрберсен шундый ук ялкын белән кабыздым. Ана кешенең яктысы, җылысы һәр балага да тигез бүленә. Бер генә баланы да күбрәк яки азрак яратып булмый, — ди ул.

Гөлсирень ханым турында сүз чыкканда, гел генә шушы гыйбарә искә төшә. Ана кешенең мәхәббәте, мәрхәмәте чиксез. Аның җылысы һәм ялкыны үз балаларын гына түгел, хәтта чит балаларны җылытырга да җитә.


Краснокама районы Саузбаш авылында тәрбиягә 26 бала алган Дербеневлар гаиләсе яши. Алар — республикадагы иң күпсанлы патронат гаилә. Гаилә башлыгы Аис — искиткеч киң күңелле, ихлас кеше. Ул балаларын бик күп нәрсәгә өйрәтә, аларга игътибарны жәлләми. Шулай да балалар күбрәк әни белән була, дөресрәге, әни аларны ашата, юа, киендерә, алар белән шөгыльләнә. Бүгенге заманда, гаиләләр иң күбе ике бала белән чикләнгәндә, 25 бала карарга ничек батырчылык итте икән Гөлсирень? Мондый кешенең йөрәге, җаны, күңеле нинди була икән? Шушы уйларымны мин Гөлсирень ханымга җиткерәм.

— Әлбәттә, төрлесен ишетергә туры килә. Акча өчен бала алганнар, дип тә әйтүчеләр бар. Андыйларга — үзегез дә алыгыз соң, сез дә акча эшләрсез, дип әйтәсем килә. Акыллыраклары аңлый торгандыр инде: балалар исә­бенә беркайчан да акча эшләп булмый, киресенчә, аларга түгәсең дә түгәсең — көчеңне, вакытыңны, акчаңны...
— Менә шунысы турында җен­тек­ләбрәк сөйләсәгез иде, Гөл­сирень ханым.

— Һәр нормаль кеше балаларны ярата торгандыр. Ә инде аларның күзендәге сагышны, әйтеп бетерә алмаслык бәхетсезлекне күргәч, йөрәк әрни, бу хәлне үзгәртәсе килә башлый. Бу бит табигый түгел: балаларның күзе шатлыктан балкып торырга, авызлары ерык булырга тиеш! Кечкенә иңнәренә төшкән үзләре күтәрә алмаслык кайгы-хәсрәттән алар вакытыннан алда картайган кебек тоелалар. Моны күрүе авыр. Тәннәр чымырдый. Без дә 26 бала алырбыз дип уйлаган юк иде. Бары тик үзебезнең балалар үсеп таралгач, өй бушап калды. Үзебезгә иптәшкә берәр бала алыйк, дип уйладык. Әле көч бар, йорт салу, дөнья җиткерү кебек мәшәкатьләр артта. Шулай итеп, опека һәм попечительлек бүлегенә киттек. Анда безгә ике бертуган кызны алырга тәкъдим иттеләр. Ике икән ике! Өй зур, сыярбыз, дип уйладык. Шулай итеп, гаиләбездә Гөлшат белән Илмира барлыкка килде. Әмма аларны алырга барганда мин башка балаларны күреп кайттым. Аларның күзләрен... Мин үземне артык хисчән кеше дип тә санамыйм, әмма шул вакыттан бирле тынычлыгымны югалттым. Бу күзләр мине чакыра сыман иде. Аларның шунда яшәүләренә мин шулкадәр оялдым. Балалар гаиләдә, әти-әни кочагында булырга тиеш бит! Кыскасы, безнең гаиләдә өченче бала барлыкка килде, аннан дүртенче, сигезенче, уналтынчы һәм менә инде алар 26га җитте. Күңел бераз тынычланды кебек, дөресрәге, бу балалар өчен җаным тыныч, әмма тегендә, балалар йортында калганнары һаман тынгылык бирми. Һәр гаилә тәрбиягә бер-ике бала гына алса да, балалар йортлары булмас иде. Бу сабыйларның якын һәм ерак туганнары бар бит, тома ятим түгелләр, ни йөрәк белән аларны хөкүмәткә тапшырырга була?! Элек бит, хәтта сугыш чорында, ачлык вакытында да балаларны туганнары тәрбиягә алган. Кардәшләре бөтенләй булмаса, авыл белән караганнар, әмма читкә типмәгәннәр, ач итмәгәннәр.

— Гөлсирень ханым, бу кадәр бала белән ничек өлгерәсез соң? Сезнең көн ничек үтә?

— Минем иртәм, элеккечә үк, сыер савудан башлана. Бары тик сыер­ларыбызның саны гына артты — әлеге вакытта алар дүртәү. Балалар күп булгач, сөт тә күп кирәк. Мин сыер савып керүгә, зуррак кызлар тора һәм без иртәнге аш әзерлибез. Өстәлдә барысы да үзебезнеке: ите дә, сөте дә, яшел­чәсе дә, җимешләре дә. Бакчабыз да зур, күпләп утыртабыз. Бәрәңгене көз көне өстәп сатып та алабыз. Һәр иртәдә безгә пекарнядан 25 ипи китерәләр. Аш пешерсәк — олы кәстрүл белән, бер утыруга 25 литр аш ашала. Бала­ларның үсә торган чагы, әйбәт тукланырга кирәк. Ә башка эшләргә килгәндә, алар җитәрлек.

Әле балаларның эшләре буенча судка йөрим, опекага, дәваханәгә барам, әле лагерь, башка мәгариф учреждениеләренә илтәм. Шулай ук азык-төлек алырга йөрү дә бик күп вакытны ала, анысын без күмәртәләп Нефтекама шәһәрендә алабыз. Моннан тыш, мин тәрбиягә бала алган гаиләләр советының рәисе дә, райондагы чараларга әзерләнү дә бик күп вакыт та­ләп итә. Шөкер, балалар үзләре дә бик нык ярдәмләшә, һәр баланың үз бурычы бар, алар кулыннан килгәнчә эшен дә эшли, дежур да була. Без үзебез эшләп үстек, эштән курыкмадык, шуңа Аис та, мин дә эшнең кешегә файда гына китергәненә ышанабыз, тәрбия хезмәттән башка булмый, дип саныйбыз.

— Гөлсирень Фәйзулловна, чыгымнар һәм керемнәр турында да әйтеп үтсәгез иде, мондый ишле гаиләне туйдыру, карау бер дә җиңел түгелдер?

— Югарыда әйтүемчә, кайбер ке­шеләрне безнең балалар өчен алган акча бик нык кызыксындыра, кай­берләре хәтта безне алар исәбенә байый дип уйлый. Әйе, без хәерчелектә яшәмибез, ай саен балаларга пособие алабыз, шулай ук һәр бала өчен безгә дә акча түлиләр. Әмма чыгымнар барыбер керемнәрдән күбрәк, чөнки балалар өчен нормаль яшәү шартлары булдырырга кирәк. Ашауга гына ай саен уртача кырык мең сумнан артык акча китә. Моннан тыш, мәктәптә тукланулары өчен һәрберсенә 500-600 сум түләргә кирәк, ә балаларның 19ы мәктәпкә йөри! Балалар ишәйгәч, без өйне киңәйттек, биш йокы бүлмәсе, аш пешерү бүлмәсе һәм ашханә, веранда төзедек. Җиһазлар: диваннар, карават сатып алырга туры килде, 80 мең сумлык кием шкафлары гына алдык. Ай саен коммуналь хезмәтләр өчен түлибез, электр өчен генә дә 10 мең сум бирергә туры килә, безнең йорт электр белән җылытыла. Моның өстенә яңа киемнәр, яңа уенчыклар һәм башкалар кирәк. Ә алар, башка гадәти балалар кебек, әле тегесен, әле монысын сорый. Әле менә велосипедлар алдык, хаклар нык артып киткән, шуңа беренче мәлгә бишне генә алырга туры килде. Кайберәүләр балаларны артык очындырасыз, кыйммәтле телефоннар аласыз, модалы киендерәсез, дип тә әйткәли. Юк, без аларны очындырмыйбыз. Без аларны яратабыз, кайгыртабыз! Һәр ата-ана балага яхшырак тормыш тели бит. Без дә шулай. Мин кайчак аларның чит икәннәрен бөтенләй онытам. Алар барысы да безнекеләр! Ә телефоннарга килгәндә, аларга Интернетка чыгарга телефон кирәк. Безнең бер компьютер, ике планшет, ике ноутбук бар, әмма бу гына җитми, балаларның шул компьютер аркасында тиргәшеп китү­ләре дә бик мөмкин, шуңа да кызлар­ның зурларына телефон алдык. Ә киемнәрне без бергәләп сатып алабыз, балаларның үз зәвыгы, үз теләкләре булырга тиеш, чөнки бервакыт аларга үзаллы яшәргә туры киләчәк.

— Сез нинди әни: таләпчәнме, йомшакмы? Зыян иткән өчен балаларны шелтәлисезме?

— Мин бик таләпчән әни, әмма балаларның һәрберсе аларны ничек яратканымны белә. Беренче балаларны алып кайтканда миңа бик күпләр: “Аларга эшкә караган кебек кара, җаныңа, күңелеңә якын кабул итмә”, — дип киңәш бирде. Әмма алай булмый, шушы кечкенә кешеләргә өйрә­нәсең, аларны яратканыңны сизми дә каласың. Әлбәттә, һәр гаиләдәге сымак, шуклыклары өчен тиргәргә дә, шелтә­ләргә дә туры килә. Әмма бик сирәк. Ешрак аларга нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен, нәрсәне эшләргә ярый, нәрсәне ярамый икәнлеген, тавышны күтәрми генә, яхшылап аңлатырга тырышам. Күңелләрен яраламый, мин-минлекләренә кагылмый, үпкәләтми генә. Безнең балаларның барысы да безне бер әйтү белән аңлый.

— Бу җаваплы һәм авыр эшкә алынуыгызга үкенгән чакларыгыз бармы?

— Юк, үкенмибез. Шушы хәрәкәт, ыгы-зыгы, балалар турында хәстәрлек күрү — болар барысы да безгә кирәк. Боларсыз безнең тормышның мәгънәсе юк кебек.

— Ә имеш-мимешләр, артыгыздан сөйләүләр, гайбәтләр?

— Мин аларга игътибар итмим, минем гайбәт тыңлап утырырга вакыт юк. Мондый кешеләргә бер генә сүзем бар: гаиләгезгә бала алыгыз, приютларда, балалар йортларында, кызганычка каршы, ятим, караучысыз калган, әти-әнисе баш тарткан балалар бик күп. Безнең авылда берничә гаилә безнең үрнәктә гаиләләренә бала алды, без бергәләп бәйрәмнәр, ярышлар үткә­рәбез, аралашабыз. Ә бала алырга уй­лаганнар безгә киңәшкә килә.

— Сез балаларны төрле түгә­рәкләргә, чараларга, экскурсияләргә йөртер өчен гаилә тулысынча сыярлык транспорт чарасы турында хыяллана идегез...

— Әйе, безнең хыял тормышка ашты. Балаларны яклау көнендә “Башнефть” компаниясе безнең гаиләгә 18 урынлык “NEXT” автобусы бүләк итте. Без аларга бик нык рәхмәтле. Нефть­челәргә дә, район хакимиятенә дә, волонтерларга да зур рәхмәт!

...Гөлсирень ханым белән сөй­ләшкәндә мин янә нәнәемнән ишеткән сүзләрне искә төшердем. Бу ачык йөзле, мөлаем ханымның җылысын, ялкынын тойган да кебек булдым хәтта. Бүлмәдә, ихатада шаулаша-гөрләшә йөгереп йөргән балаларга карап, алар өчен сөендем: менә бит, аларның йөрәкләрендә Гөлсирень ханымнан күчкән ялкын, җылылык бар, һәм бу яктылык беркайчан да югалмаячак. Үскәч, гаилә коргач, алар аны үз балаларына да бүлеп бирер. Гөлсирень ханым бит үз мисалында күрсәтте: җылылык, яктылык башкалар белән бүлешкәннән кимеми, арта гына...
Читайте нас: