+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 август 2016, 02:00

Эх, бу матур кызлар!..

Әйтерсең, ул көнне бөтен дөнья гүзәллеккә күмелде.Дүрт көн барган “ШОС һәм БРИКС илләренең студент язы” фестивале, иң матур хатирәләр калдырып, үтте дә китте. Дөньяның төрле илләреннән җыелган яшьләр үзләренең мәдәнияте белән таныштырды, белемен, гүзәллеген күрсәтте, иҗаты, идеяләре белән уртаклашты. Соңгы кичтә барлык студентлар да бергә җыелып, очрашу, танышу хөрмәтеннән шатлыклары белән уртаклашты, дусларча кулларын кысты. Бу көнне һәркем тәрҗемәчеләрдән башка да бер-берсен аңлады.

Тантананың алып баручылары – “Мисс Студенчество России – 2013”, “Королева Весна – 2014”, “Мисс Россия” конкурслары финалисты Маргарита Паркина һәм “Спартак” клубының махсус алып баручысы, “Music Box” телеканалы, “Русское радио” алып баручысы Макс Орлов тамашачыларга моңаерга һич кенә дә ирек бирмәде. Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов, фестиваль кунакларын сәламләп, делегация җитәкчеләренә истәлекле бүләкләр тапшырганнан соң, “Яз патшасы–2016” конкурсын ачык дип игълан итте.

Тамашачы алдында пәйда булган 9 кызның милли киемнәре буенча кайсы республика данын яклавын белеп була иде. Тамашачылар һәм фестиваль кунаклары төрле илләр белән танышты, кызларның яраткан шөгыльләрен белде. Көньяк Африка Республикасын – Димакатсо Мампуру, Таҗикстан данын Парвина Ахророва яклады. Үзбәкстан делегациясе чибәркәй Ситорахон Рөстәмхуҗаева өчен җан атты. Әрмәнстаннан Мелина Петросян, чибәр булудан бигрәк, көче белән дә тамашачыны әсир итте. Биюдән соң ул тхэквондо алымнарын күрсәтте. Беларусь Республикасыннан килгән Мария Сланчевская һәм Мария Сидоренко, шулай ук русияле Полина Беспалова вокал ягыннан көчле булу белән аерылды. Кытай сылуы Ван Сыюе борынгы кытай кәсебе – ватанаканы (оста итеп кәгазьдә кисү) күрсәтте. Тугызынчы катнашучы – Русия вәкиле, Башкортстан сылуы Гөлнур Зиннәтова милли сабантуй бәйрәменнән өзек күрсәтте. Хисләр көче, төрле халыкның темпераменты, дуслык рухы – барысының да шаһиты булды күркәм фестиваль тамашачысы.

Конкурсларга нәтиҗә ясап, жюри кызларны төрле номинацияләрдә бүләкләде. Ләкин дулкынландыргыч минутлар Гөлнур Зиннәтова өчен генә дәвам итте. Барысын да бүләкләделәр... Зал тынып калды.

Сәхнәгә Башкортстанның яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта, Русия Яшьләр берлеге рәисе урынбасары Татьяна Селиверстова, Беларусь Республикасы Яшьләр берлегенең Минск бүлеге секретаре Дмитрий Воронюк, “Коляскадагы дөнья миссы – 2013” Ксения Безуглова һәм “Яз патшасы – 2015” Светлана Горбачева чакырылды. Көчле алкышлар озатуында алып баручылар “Яз патшасы – 2016” титулы Русия Федерациясе данын яклаучы Гөлнур Зиннәтовага тапшырыла дип игълан итте. Җиңүче – Башкортстан сылуы Гөлнур Зиннәтова оештыручылар, катнашучылар, фестиваль кунакларына рәхмәт белдерде, балкып торган таҗында сәхнә буйлап үтте.

Шулчаклы хисләр, тәэссоратлар бүләк иткән бу көннәр чагу, кыска мизгел булып үтеп китте. Ләкин һәркемнең күңелендә зур истәлек булып уелды. Халыкара дәрәҗәдә үткән фестивальне студентлар гомерлеккә онытмас, балалары, оныкларына да сөйләр әле.

Зилә ГАЛЛӘМОВА,
Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының матбугат хезмәте белгече.
Читайте нас: