+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 август 2016, 02:00

Фрунзеның – уты, Динеснең коты ул!

Урындагы хуҗалык җитәкчесе Фәйрүз Галиев хакында якташлары зур хөрмәт белән шулай ди.Федоровка районындагы Фрунзе исемендәге кооператив республикада элек-электән тотрыклы эшләүче, җитештерү күрсәткечләрен елдан-ел арттыра баручы, үсешкә юл тоткан хуҗалык буларак билгеле. Моны, әлбәттә, тәү чиратта, районда иң зур татар авылы булган Динес халкының уңганлыгы, хезмәт сөючәнлеге, фидакарьлеге, җитәкчеләренең исә булдыклылыгы, чын-чыннан хуҗаларча караш йөртүе, максатчанлыгы белән бәйләп карарга кирәк. Бу җәһәттән шуны да билгеләп үтү урынлы, динеслеләр элек-электән читтән килүчеләргә түгел, нигездә, шушы бәрәкәтле туфракта яралып, кече яшьтән хезмәт тәмен татып, кара тир түгеп, үзләре арасында иген басуларында, ындыр табагында, фермада тәрбияләнгән, ныклы чыныгу алган җитәкче кадрларга өстенлек бирде. Һәм, күренүенчә, шуның белән оталар да!

Фәйрүз Заһретдин улы Галиев та Динес авылы җитәкчеләренең “эшлекле, булдыклы, баскан җирдә ут уйната” дигән данын лаеклы дәвам итүче әлеге каты токымнан. Бар гомерен шушы хуҗалыкка багышлаган, эссе челләдә дә, карлы-бозлы яңгыр астында да аның басу-кырларында җиң сызганып хезмәт салган Оркыя һәм Заһретдин Галиевлар гаиләсендә 1966 елның 1 августында төпчек, дүртенче бала булып дөньяга килә ул. Гаиләдә хезмәт культы, туган төяккә, хуҗалык эшенә сөю тәрбияләү шулкадәр көчле була ки, дүрт баланың өчесе язмышын Динес авылы, аерым алганда, Фрунзе исемендәге кооператив белән бәйли. Өлкәннәре Сания ханым биредә бухгалтер булып эшли, бүген инде хаклы ялга чыккан. Флүз Заһретдин улы исә Армия хезмәтен үтеп, тиешле белгеч­лек алганнан бирле туган хуҗа­лыгында куәтле техниканы йөгәнли. Чәчүдә дә, мал азыгы хәзерләү кампаниясе вакытында да, урып җыюда да ул эшнең уртасында кайный, бу җәһәттән хуҗалыкны җитәкләүче энесе Фәйрүз Заһретдин улының ныклы терәк-таянычы булып тора. Апалары Гөлшат ханым Ырынбур шәһәрендә яши.

Газизләре әти-әнисенең, якташ­ларының, гомумән, авыл кешесенең нинди авыр хезмәт башкаруын күреп, аны үз җилкәсендә татып үскән Фәйрүз Заһретдин улы исә бәләкәйдән хуҗалык куәтләрен арттыру уе белән генә түгел, андагы эшчәнлек рәвешен җиңеләйтү, аны яңача үсеш баскычына чыгару максаты белән дә яна. Һәм мәктәп бусагасыннан ук үзен шушы югары максатны тормышка ашыруга әзерли: тырышып укый, колхоз эшенең уртасында кайнап, тәҗрибә туплый. Шуңа да мәктәптән соң туган хуҗалыгында берникадәр хезмәт салып, Ватан алдында хәрби бурычын үтәп кайткан егеткә 1987 елда Башкортстан дәүләт авыл хуҗалыгы институтына укырга керү әллә ни зур авырлык тудырмый. Биредә, чын мәгънәсендә, йөзеп укый ул, уку йортын да 1992 елда кызыл диплом белән тәмамлый. Аңлашыла инде, тирән белемле, төпле, ышаныч­лы, максатчан, киләчәккә анык караш ташлаучы егетне туган районында да кушкуллап көтеп алалар. Ә ул, әлбәттә, кендек каны тамган газиз туган төяген, әти-әнисе көче белән дә бөтәйтелгән Фрунзе исемендәге колхозны сайлый. Тәүдә анда җиде ел дәвамында диспетчер-нормовщик булып эшли. 1999 елда исә Фәйрүз Заһретдин улын Фрунзе исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының баш бухгалтеры итеп тәгаенлиләр. Янә биш елдан камытның тагы да зуррагын кидерәләр – хуҗалык рәисе итеп тәгаенлиләр. Район җитәкчелеге күрсәткән ышанычка һәм якташлары теләгенә каршы килми, билгеле, Фәйрүз Галиев, үз иңнәренә никадәр зур җаваплылык йөкләтелүен тирәнтен аңлап, янә дә җиң сызганып эшкә тотына.

Бүген килеп, узган унике ел эчендә ул район җитәкчелегенең дә, якташ­ларының, төбәк халкының ышанычын да тиешенчә аклады һәм аклый дип икеләнмичә әйтергә мөмкин. Ә иң мөһиме, ул балачак максатына иреште: Фрунзе исемендәге хуҗалык бүген чын-чыннан яңача дәрәҗәдә үсеш кичерә. Бу җәһәттән хуҗалык үсешендә соңгы елларда булган барлык уңай үзгәрешләрне дә барлап тормыйча (чөнки алар бик күп), стратегик әһә­мияткә ия берничәсен атап үтү дә җитә.

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов башлангычы белән тормышка ашырылучы “500 ферма” програм­масының терлекчелек тармагын үстерүдә ни дәрәҗәдә мөһим әһәмияткә ия булуын аңлап, Фрунзе исемендәге кооператив әле 2013 елда ук, республикада тәүгеләрдән булып аңа кушылды. Нәтиҗәдә, кыска гына вакыт эчендә Динес һәм Веселовка авылларындагы терлекчелек биналары танымаслык булып үзгәрде, заманча корылмалар белән җиһазландырылды. Нәтиҗәдә, хуҗалыкта савым күрсәткече программада каралганнан да күбрәккә артты. Аерым алганда, бүген фрунзелылар ай саен 2 миллион сумлык һәм аннан да күбрәк сөт сата. Фәйрүз Заһретдин улын аеруча шул шатландыра: хәзер фермада, аның әнисе эшләгән чордагы кебек, авыр шартларда түгел, ә кул көчен кулланмыйча диярлек, заман техникасы ярдәмендә, чын-чыннан, ак халатларда хезмәт салалар.

Хәер, шундый шартлар тудыру мөмкинлеге биргән “500 ферма” программасына керү өчен Фрунзе исемендәге хуҗалык әле элекке еллардан ук ныклы әзерлек белән килде. Юкса, аңа шушындый ышаныч күрсәтерләр идеме?! Әйтик, биредә бервакытта да маллар санын кыскартуга юл куелмады. Бүген хуҗалык фермаларында 1520 баш сыер малы, шул исәптән 500 баш савым сыеры асрала. Елның- елында биредә һәр баш малга 45 центнер исәбеннән азык хәзерләнә. Моңа, әлбәттә, тәү чиратта, хуҗа­лыктагы үсемлекчелек тармагының да югары дәрәҗәдә үсешүе нәтиҗәсендә ирешелә. Югыйсә, күпьеллык үләннәр һәм уҗым культуралары басулары елның-елында гектарына 150 килограмга кадәр ашлама алмаса, хуҗалыкта гектарыннан 50 центнерга кадәр уңыш бирергә сәләтле югары репродукцияле сортлар игелмәсә, заманча техника ярдәмендә язын көтү­лекләргә кадәр өстәмә тукландырылмаса, терлекчелектә шушы рәвешле зур уңышка ирешелер идемени?! Яңа техника дигәннән, Фрунзе исемендәге кооперативта республикада һәм районда тудырылган уңайлы шартлардан нәтиҗәле файдаланып, үз мөмкин­лекләре һәм дәүләт ярдәме исәбенә, ел саен берничә дистә миллион сумлык яңа техника сатып алу гадәткә кергән. Мәсәлән, узган ел ахырында гына ун миллион сумга Англиядә җитеш­терелгән яңа JCB телескопик йөк төягеч һәм үзйөрешле “Туман – агу сиптергеч сатып алганнар иде. Кышкы-язгы айларда алар янына янә берничә берәмлек техника һәм агрегат өстәлде. Шул рәвешле бүген хуҗалык паркының 70-80 процентын яңа техника алып тора. Бу исә фрунзелыларга һәр җаваплы кампанияне үз көчләре исәбенә, кыска вакытта һәм югалтуларсыз башкарып чыгу, ул гына түгел, яңа җирләрне үзләштерү мөмкинлеге дә бирә. Әйтик, соңгы елларда Фрунзе исемендәге кооператив күршедәге Әтәч авылы басуларында да эшли.

Көчле хуҗалыгы булгач, биредә көн күрүчеләр җитеш һәм мул тормыш белән яши. Хуҗалык карамагындагы авыллардагы барлык социаль мәсьәләләр дә аның ярдәме белән хәл ителә, яңа йортлар калкып чыга, торак пунктларга яшь гаиләләр, белгечләр кайта. Бу җәһәттән шушы көннәрдә 50 яшьлек күркәм юбилеен билгеләгән Фрунзе исемендәге хуҗалык җитәкчесе Фәйрүз Галиевка багышланган язманы “Фрунзеның – уты, Динеснең коты ул!” дип атавыбыз да очраклы түгел. Чөнки элек-электән кешелекне ут яшәткән, халык утка тартылган, яшәеш уты булган җиргә исә кот та кунган!

Шөкер, Фәйрүз Заһретдин улының туган төяге һәм гомум аграр тармак алдындагы хезмәтләре дәүләт тарафыннан да югары бәһа алды. Ул – Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Башкортстан Республикасы алдында фидакарь хезмәт өчен” билгесе белән бүләкләнгән. Зур хуҗалык йөген әйдәп баручы җитәкче күркәм гаиләсе белән дә якташларына үрнәк булып тора, Динеснең котын арттыра. Тормыш иптәше Рәзинә ханым белән кызлары Резида, Ләйсән, уллары Айдарны тәрбияләп, өлкәннәрен инде олы тормыш юлына чыгарганнар. Төпле белем һәм ныклы тәрбия алган балалары да Галиевлар гаиләсендәге күркәм традицияләрне лаеклы дәвам итә.

Юбилее уңаеннан тәбрик итеп, Фәйрүз Заһретдин улына алдагы көннәрдә дә туган төягенең уты һәм коты булып, аграр тармакка нәтиҗәле хезмәт итәргә, яңадан-яңа бурыч-максатларны тормышка ашырырга язсын, үзенең шәхси тормышы да һәрвакыт әлегечә котлы булсын дигән изге теләктә калабыз. Бәйрәмең белән, юбиляр!
Читайте нас: