+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 август 2016, 02:00

Башкортстанның киләчәге — яшьләр кулында

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге проектларда уңышлы чыгыш ясаган, яшьләр парламентаризмын үстерүгә зур өлеш керткән һәм актив җәмәгать эшчәнлеге алып барган Яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзаларына бүләкләр тапшырды.

Ул Даян Солтангуҗин, Арсен Зиннәтуллин, Вито Сабиров, Елена Арямнова, Зарина Газизова һәм Палата рәисе Таһир Гыйззәтуллин белән очрашты. Республика парламенты спикеры билгеләвенчә, Яшьләр иҗтимагый палатасы — заманча җәмгыятьнең мөһим институты. Ул актив яшьләргә үзләрен күрсәтү, шулай ук, төбәктә үткәрелүче дәүләт яшьләр сәясәтенә сыйфатлы йогынты ясау мөмкинлеге бирә.

Даян Солтангуҗин киләсе елда Башкортстанда “Территория смыслов на Клязьме” Бөтенрусия яшьләр мәгариф форумы кысаларында “Урал мирасы” милләтара этник форумын үткәрүгә 200 мең сум алды. Арсен Зиннәтуллин “Юнармия” Бөтенрусия балалар-үсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлекчәсе штабы җитәкчесе итеп сайланды. Вито Сабиров Башкортстан яшь галимнәренең иң яхшы фәнни эшләре конкурсында җиңүче дип табылды.

Таһир Гыйззәтуллин — төрле елларда “Уфаның иң яхшы табибы” конкурсында җиңүче, “Фән” номинациясендә “Аванте” яшьләр премиясе, “Башкала хәзинәсе” иҗтимагый премиясе, республика яшьләре арасында наркоманияне кисәтү системасын үстерүгә керткән өлеше өчен генерал-лейтенант В. И. Кокин исемендәге яшьләр премиясе лауреаты. Елена Арямнова — Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның Бөтенрусия конкурсында җиңүче булган “Башкортстанның яшь журналистлары мәктәбе” проекты авторы. Зарина Газизова Уфаның Ленин районы буенча “Ел укытучысы” конкурсы, Федерация советы оештырган “Интеллектуаль милек өлкәсендә төбәк программалары һәм проектлары — яшьләр күзлегеннән” Бөтенрусия конференциясе, Шанхай оешмасының инновацион форумында “Башкортстанның акыл иясе” программасы җиңүчесе.

— Дөньяда яшьләрне кызыксындырмаган тема юктыр ул. Законнар чыгару эшчәнлегендә, мөһим һәм файдалы башлангычлар тәкъдим итү өлкәсендә мөмкинлекләрегез зур. Шуңа күрә, сезнең бурыч — гражданнарны борчыган көнүзәк мәсьәләләр турында хәбәрдар булу. Дәүләт җыелышы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасының төрле һөнәри юнәлештә эшчәнлек алып баручы актив яшьләрне үз мәйданында берләште­рүе шатландыра, — диде Константин Толкачев.
Читайте нас: