— Зариф Закирович, кайбер ата-ана балаларына матди ярдәм күрсәтергә теләми, алимент түләүдән читләшә. Кайчак еллар буена бик күп бурыч җыела. Алимент тү-ләмәүчеләргә нинди җавап-лылык каралган?
— Алимент түләмәүчеләр гражданлык, административ һәм җинаять җаваплылыгына тарттырыла ала. Гражданлык җаваплылыгы алиментчы гаебе белән түләнмәгән акчага процентлар өстәлүдән гыйбарәт. Ягъни түләнмәгән һәр көн өчен бурыч күләмен 0,5 процентка арттырып түләргә туры киләчәк. Аны түләттерү өчен кеше дәгъва гаризасы белән судка мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Штраф, банк исәпләренә, милеккә арест салу, Русия Федерациясеннән читкә чыгуны чикләү, автотранспорт белән идарә итүдән, шулай ук ата-ана хокукыннан мәхрүм итү — административ җәза төрләре. Әгәр дә ваемсыз ата яисә ана ике айдан артык алимент түләми икән, аңа башта штраф салына. Әгәр дә ул аннан соң да бурычларын җыеп килсә, тагын ике айдан аңа карата җинаять эше кузгатылачак. Шул рәвешле саран ата-ананы бер елга мәҗбүри холык төзәтү эшләренә җәлеп итәргә, яки өч айга кулга алырга, яисә бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкин.
Агымдагы елның беренче яртысында республикада РФ Җинаять кодексының 157 мәддәсе буенча алимент бурычы тупланган 1141 кеше җинаять җаваплылыгына тарттырылган.
— Кызганычка каршы, кайбер ата-ананы бернинди җәза да куркытмый. Алименттан качып йөриләр, аларны суд приставлары эзли. Ә балалар үсә, аларны карарга кирәк. Моны ялгызы калган ана яисә ата ничек эшләсен? Ярдәмне кемнән көтсен?
— Әйе, мондый очраклар еш күзәтелә. Шуның өчен суд приставлары баланың алименттан качып йөргән әтисен яисә әнисен эзләп тапканчы, республикада ай саен бер балага 400 сум күләмендә акча алу мөмкинлеге булдырылган. Моның өчен алимент юллаучыга суд приставыннан тиешле белешмә алырга һәм районның социаль тәэминат бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Эзләү чаралары теләгән нәтиҗәне бирмәсә һәм бурычлы бер елдан артык табылмаса, алимент юллаучыга суд приставыннан алынган белешмә белән гаип булган ата яисә ананы хәбәрсез югалган итеп тануны сорап судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Суд уңай карар кабул иткәннән соң ул балага пособие тәгаенләү үтенече белән районның социаль тәэминат бүлегенә килергә тиеш. Пособие туендыручыны югалту буенча алынган пенсиягә тиң. Түләү күләме бу очракта хәбәрсез югалган ата яисә ананың страховка стажына бәйле булып, 8 мең сумга җитә ала. Бу гаилә бюджетына ару гына өстәмә. Киләчәктә, бурычлы табылган очракта, дәүләт түләгән акча аннан тулы күләмдә тотып калыначак.
— Суд приставлары эшчәнлегенең тагын бер мөһим юнәлеше — хезмәт хаклары буенча бурычларны түләттерү. Хезмәт хакын вакытында ала алмаган эшчеләрдән бик күп сораулар килә. Үз хокукларын яклау өчен алар кайда мөрәҗәгать итәргә тиеш?
— Дәүләт хезмәт инспекциясенә барырга киңәш итәр идем. Бу әлеге хәлгә ачыклык кертәчәк беренче оешма. Үтенечегез буенча исемегез сер булып калачак.
Инспекциянең җавабын көтеп тә тормастан, район прокуратурасына гариза языгыз. Аның буенча предприятиегә тикшерү тәгаенләнәчәк. Шунда ук предприятие урнашкан шәһәр яисә районның суд органнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Әгәр дә сезгә предприятиенең 500 мең сумнан кимрәк бурычы бар икән, документларны мировой судьяга илтегез, ул 5 көндә 15 көн эчендә үтәлергә тиешле суд карары чыгарачак. Бурыч күләме күбрәк икән, яисә эш бирүче суд карары белән риза булмаса, дәгъва гаризасы белән район судына мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.
Суд карары нигезендә суд приставлары башкару эше кузгата һәм хезмәт хакы буенча бурычны кайтару чарасын күрә. Алар предприятиегезнең хезмәт бәхәсләре буенча комиссиясе биргән таныклык нигезендә дә сезнең бозылган хокукыгыз сагына баса ала. Бу мәсьәләдә иң мөһиме — эшне сузмаска, һәм үзегезнең законлы хокукыгызны яклау таләбе белән тиешле органнарга мөрәҗәгать итәргә.
Хәзер хезмәткәрләрнең акча алу өчен судка мөрәҗәгать итүгә нибары 3 ай вакыты бар. Шуңа күрә гариза бирүне сузмаска кирәк.
Былтыр суд приставлары 12 мең кешегә вакытында алынмаган 404 миллион сум хезмәт хакын кайтарды. Шушы елның 6 аенда безнең ярдәм белән республикада яшәүче 6,5 мең кеше 148 миллион сумнан артык хезмәт хакын алалды. 2010 елдан 2015 елга кадәр Суд приставлары федераль хезмәтенең республика идарәсе 162 мең хезмәткәргә 2,4 миллиард сум күләмендә хезмәт хакы буенча бурычны кайтарды. Ә бит аларның һәркайсының бер хезмәт хакына карап яшәгән гаиләсе бар.
Без хезмәт хакы буенча бурычларны түләтеп кенә калмый, эш бирүчеләрне административ һәм җинаять җаваплылыгына да тарттырабыз. Биш ел эчендә җитәкчеләргә карата 55 җинаять эше ачылган.
Миннән киңәш шул: законлы хокукларыгызны яклауга ирешегез, сезнең түләнмәгән акчаны кайтарып кына калмыйча, аны тоткарлаган өчен компенсация алу мөмкинлеге дә бар.