+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 август 2016, 02:00

Кайгылы күчтәнәч

Бу җан өшеткеч хәбәр Миякәдә яшен тизлегендә таралды: бер гаилә әгъзалары билгесез сыекча эчеп, агуланып үлгән!

— Ул кичне Себердә вахта ысулы белән эшләүче тормыш иптә­шем Радик шәхси КамАЗ машинасында печән төяп кайтты. Аны бушатышырга һәм сарай башына кертеп өяргә дип, әтием белән әнием килеп җитте. Печәннең эшен бетереп торганда, йортыбызга күр­шедә яшәүче җитмеш яшь­ләрдәге бабай килеп керде. Аның кулында “Сталковская” дип язылган аракы шешәсе иде. “Минем теш сызлабрак тора, сез зур эш башкаргансыз, әйдәгез, монавы спиртны эчеп куябыз!” — ди. Советлар Союзы чорыннан калган, сәгать детальләрен тазарта торган спирт — үзем гел шуны сыеклап эчәм, дигәч, берсе дә баш тартмый. Шешәнең яртысын тәшкил иткән сыекчага минем әтием су куша да, рюмкага яртылаш итеп салып, күчтәнәч хуҗасының үзенә суза. Тегесе “эһ” та итми, бетереп эчеп куя. Аның артыннан әти, әни һәм ирем яртышар рюмка эчә. Бераздан яңадан кабатлыйлар.

Мин ул арада абзар башыннан төштем – миңа да салдылар. Бер йоттым да, исе бик сәер бит – моны ничек эчәсез ул дип, рюмканы кире бирдем. Шундук укшытты һәм мин, су эчеп, нык кына костым. Ул арада әти эчен тотып өйгә кереп ятты. Күрше бабай хушлашып үзләренә таба атлады. Ирем белән әни эчкене җиңел күтәрде – бик зарланмадылар. Озакламый кече улым “Картәти әллә нишләгән!” дип мине чакырды. Әтинең аңы юк, күзенең агы әйләнеп чыгып килә. “Әти, ни булды сиңа?” дип, аны селкетә, битләренә суккалый башладым. Шунда гына ул һушына килеп, бар ашаганын, эчкәнен косты. Мин аңа өч сәдәф активлаштырылган күмер бирдем, юындырдым. Ул тынычлап йоклап китте. Ирем дә “күңел болгана” дип зарланды, косты. Иртән­ге җиделәр тирәсендә иремнең еш-еш тын алуына аптырап, әтине уяттым. Пульсы бар, әмма аңын югалткан иде инде Радигым. Тиз генә “Ашыгыч ярдәм” чакырттык. Иремне шунда ук реанимациягә илтеп салдылар. Озакламый аңына да килмичә җан бирүен әйттеләр. Ул арада әниемне дә реанимациягә китерделәр. Ул икенче көнне таңга таба җан бирде. Шулай итеп бер тәүлек эчендә башта тол, аннан ятим калдым, — дип, “кайгылы күчтәнәч” тарихын бәян итә Альбина Рафаэль кызы.

Тикшерү комитетының Раевка бүлекчәсеннән килгән хезмәткәр әлеге үлемечле хәл буенча җинаять эше ачу өчен нигез юк, дигән карар чыгара. Әмма кайгы “КамАЗ йөге булып өстенә ауган” Альбинаның йөрәген билгесезлек телгәли:

— Ничек итеп күрше бабайның үзе моңарчы гел эчкән спиртына иң көчле агуга тиң дихлорэтан эләккән?! – Кайсы тикшерүченең дә уена беренче килергә тиешле бу сорау аңа тынгылык бирми.

Альбинаны аңлавы кыен түгел. Аның сөекле ирен, әнисен үтергән “күчтәнәч” тарихы тирәнрәк тикше­рүне көтә, әлбәттә. Кемнедер, биг­рәк тә, моңарчы тату яшәгән күр­ше­ләрне җавапка тарттыру түгел тол калган хатынның нияте. Тет­рән­дергеч мондый тарихлар яңадан кабатланмасын, кайгылы күчтәнәч­ләр башка өйләргә барып кермәсен – армиядәге олы улын, быел педа­гогия колледжына укырга кергән кы­зын, берсеннән-берсе бәләкәй кече улларын берүзе кеше итәргә бурычлы Альбинаның башка уйлары юк. Шуның хакына гына булса да, хакыйкать тантана итәргә, агу­ның каян чыкканы ачыкланырга тиеш.
Читайте нас: