+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 август 2016, 02:00

Юбилейга — 100 яңа объект

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Башкортстан оештырылуга 100 ел тулуга багышланган колачлы акция үткәрү башлангычы белән чыкты. Бу датаны 2019 елда үткәрү турында указга Русия Президенты Владимир Путин кул куйды.

— Ил Президентының бу указын республика казанышларын, аның халкы хезмәтен югары бәяләү, план һәм башлангычларыбызны хуплау буларак кабул итәбез, — диде Рөстәм Хәмитов. — Бу уңайдан төбәктә “Башкортстанның 100 еллыгына — 100 яңа объект” колачлы акциясен гамәлгә ашыруны тәкъдим итәм. Алар мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт, социаль, юл, инженерлык инфраструктуралары объектлары булырга тиеш. Өч ел эчендә шәһәр һәм районнарда халык тормышын яхшыртырга сәләтле яңа зур объектлар төзелергә тиеш.

Республика җитәкчесе белдерүенчә, сүз төбәк халкы үзе тәкъдим иткән объектлар турында бара. Арытаба алар юбилей төзелеше дигән статус алачак.

— Гражданнар белән бергә бу төрдәге объектларны төзи алачакбыз, дип ышанам. Республиканың һәр шәһәр һәм районында кешеләр өчен мөһим булган яңа бина һәм корылмалар булдырылачак. Әйдәгез, бу мәсьәләне бергәләп хәл итик һәм юбилейга 100 зур һәм мөһим бина төзик, — дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы. — Эшчәнлек планын төзиячәкбез. Гражданнар моны хуплаган очракта, программага быел ук старт биреләчәк.
Читайте нас: