“Стәрлебаш бизәкләре”ннән соң район фольклор фестивале башланды. Бу марафонга һәр авыл үз өлешен кертеп, төбәкнең мәдәни тормышына кабатланмас бизәк өстәде.
Мөнәҗәт әйтүчеләрнең “Иман нуры” фестивале белән бард җырлары кичәсе дә югары әзерлектә узды.
“Сугышта чыныккан җырлар” конкурс-фестивалендә яше-карты кинофильмнардан җырлар башкарып ярышты. “Сез биисезме?” дип аталган бию марафонында катнашучылар да кинофильмнардан алынган көйләр астына биеде.
Балаларны яклау көненә “Талантлар йолдызлыгы” җыр-театр студиясе белән “Биюче йөрәк” хореография төркеме “Бремен музыкантлары” мюзиклын куйды. Халык театры Мөхәммәтшакир Тукаев язмышын бәян иткән “Давыл” спектакленең премьерасы белән сөендерде. Яшьләр советы тәкъдиме белән Җиңү паркында ачык һавада фильмнар күрсәтелә.
Бу чаралар барысы да видеога төшерелә бара. Эшләр “Объективта — районның мәдәни тормышы” дигән видеосурәтләмәләр конкурсында бәяләнәчәк.
Республикада игълан ителгән киномарафон 27 июльдә Стәрлебаш аша үтте. Тамашачылар белән очрашуга Русиянең шәрәфле Кинематографисты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм кинематографистлар берлеге рәисе Фәрит Габитов, Башкортстанның Кинематографистлар берлеге идарәсе әгъзасы, кинооператор, фоторәссам, кинофестивальләр лауреаты, “Почет билгесе” ордены, “Каһарманлык өчен” медале, “Кавказда хезмәт иткән өчен” һәм “Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы” билгеләре белән бүләкләнгән Михаил Новиков, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры актеры, Башкортстанның халык артисты, Шәехзадә Бабич исемендәге премия лауреаты, тамашачыга “Пыяла юлчы”, “Авыл өстендә җәйгор”, “Сөмбелнең җиденче җәе”, “Ай кызы” кебек фильмнардагы рольләре аша таныш Алмас Әмиров килде.
Сәламләү сүзе белән чараны район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров ачты. Ул районның мәдәни тормышы турында сөйләде, киноның файдалы мәгълүмат бирү чыганагы булуын, бигрәк тә яшь буынны тәрбияләүдәге әһәмиятен билгеләде. Оештыручыларга бәйрәмдә катнашкан өчен рәхмәт белдерде.
Аннары кинематография символы саналучы, кино төшерүдә файдаланылучы “хлопушка” тантаналы рәвештә Миякә районыннан Стәрлебашка тапшырылды.
Фәрит Габитов Стәрлебаш халык театры режиссеры Зөлфия Гыйззетдиновага, Елембәт авылы мәдәният йорты директоры Хөрмәтулла Зөбәеровка, баянчы-аккомпаниатор Рөстәм Галиевка күп еллар намуслы эшләгәннәре һәм мәдәният өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен Башкортстан Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары тапшырды.
Киномарафон кысаларында, республиканың башка районнары һәм шәһәрләрендәге кебек үк, “Башкортостан” киностудиясендә төшерелгән фильмнар күрсәтелде. Анимацион “Ай һәм Урал таулары ничек барлыкка килгән” белән “Алдар һәм соры бүре” (режиссер — Рим Шәрәфетдинов), кыска метражлы нәфис фильм “Пилорама” (реж. Айнур Әскаров) белән “Ике күрше” (реж. — Таңчулпан Боракаева) фильмнары тәкъдим ителде. Соңыннан Фәрит Габитов, Михаил Новиков һәм “Пилорама” фильмының төп герое Алмас Әмиров тамашачылар белән иҗади очрашу үткәрделәр. Алар һөнәри серләр белән бүлеште, кино төшерү нечкәлекләре белән уртаклашты, тамашачыларның сорауларына җавап бирде.
Бәйрәм күркәм концерт белән тәмамланды.