+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 август 2016, 02:00

“Без тагын килер идек!”

Балтач районында балаларның җәйге ялын оештыруга елның-елның зур игътибар бирелә. Бу эш “2016-18 елларда районда балалар, үсмерләр һәм яшьләрнең ялын оештыру һәм аларны савыктыру системасын үстерү” максатлы программасына ярашлы тормышка ашырыла.

Быел җәй 18 мәгариф учреж­дениесендә эшләгән көндезге лагерьларда 1031 бала һәм үсмер вакытын файдалы шөгыль белән үткәрде. Смена 21 көн дәвам итте, көненә ике тапкыр туклану оештырылды.

Яңа Яхшый авылы янында урнашкан „Алтын башак” лагере моннан 40 ел элек булдырылган. Вакыт үтү белән ул бик искергән иде. Биредәге объектлар торышын кабат күздән үткәргәннән соң, район җитәкчелеге аны Югары Кансөяр авылына күчерергә дигән карарга килде.

Югары Кансөяр авылындагы төп гомуми белем бирү мәктәбенең элекке бинасы буш тора иде. Менә шул ике катлы кирпеч бинада урнашты “Алтын башак”. Биредә балалар өчен уңайлы шартлар булдырылды. Бина газ белән җы­лытыла. Су кертелгән. Душ кабиналары урнаштырылган. Электр үткәргеч­ләр яңартылган. Бинаның беренче катында ашханә, медпункт, спорт залы, китапханә урнашкан. Икенче катта клуб һәм яшәү бүлмәләре булдырылган. Су коену өчен Башки елгасын буып буа эшләнгән. Лагерьда хәвефсезлек шартлары тәэмин ителгән.

Беренче сменада 80 бала ял итте. Шулар арасыннан ата-анасы тәрбия­сеннән калган — 13, аз тәэмин ителгән һәм күпбалалы гаиләләрдә үскән 17 бала бар иде. Икенче смена 83 баланы кабул итте, шуларның 10сы — ятим ба­ла, 60ы — аз тәэмин ителгән һәм күпбалалы гаиләләрдән. 1 августтан өченче смена башланды.

Ял итүчеләр өчен 5 тапкыр туклану оештырылган. Балаларның һәр көне, һәр сәгате файдалы үтә. Экология, туристик-туган якны өйрәнү, хәрби-спорт юнәлешләре эшли. Өченче смена “Яшь спецназчы” профиленә багышланган. Анда исәптә торучы һәм катлаулы тормыш хәлендә калган балалар ял итә. “Алтын башак”та ял итүче үсмерләрнең күңел төшенкелегенә бирелер вакыты юк. Алар өчен экскур­сияләр оештырыла, төрле түгәрәкләр эшли, тормышка әзерлек алып барыла. Район китап­ханәчеләре, мәдәният хезмәткәрләре катнашлыгында үткән чаралар ял итүчеләргә аеруча ошый.

— Без монда тагын килер идек! —ди алар бертавыштан.
Читайте нас: