+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 август 2016, 02:00

Ирек МӨХӘММӘТДИНОВ, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары: “Катлаулы чор. Әмма сынатмаячакбыз”

Республикада урып-җыю эшләре иң кызу һәм оешканлык таләп итүче чорга җитте. Барлык районнарда да үстерелгәнне югалтусыз җыеп алу өчен зур көч салына. Соңгы атналарда көннәрнең гадәттән тыш эссе торуы аерым зоналарда басу уңышы язмышын куркыныч алдына куя. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов күптән түгел Стәрлетамак районында үткән “Басу көне-2016” чарасында агросәнәгатьчеләр алдына 1 сентябрьгә бөртекле һәм кузаклы культураларның 70 процентын җыеп алу бурычын куйган иде.

Республика Башлыгы билгеләгән бурычны үтәү максатында урак кампаниясендә нинди чаралар тормышка ашырыла? Районнарда игенчелек тармагында үзгәрешләр көтеләме? Басу культураларыннан җыеп алынган уңыш республиканың азык-төлек базарын тулыландыруга нинди өлеш кертәчәк?

Күптән түгел Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Ирек Мөхәммәтдинов республика матбугатының әйдәүче берничә аграр журналистлары белән очрашуда шушы һәм башка сорауларга җавап бирде. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: Ирек Рәдил улы авылда “Кызыл таң” һәм “Башкортостан” гәзитләренең абруе зур булуын билгеләде һәм халыкка яшәешебезнең барлык өлкәләрендә дә дөрес һәм аңлаешлы мәгълүмат бирүләре белән аерылып торуына басым ясады. Ирек Мөхәммәтдинов, җаваплы вазыйфада берничә ай гына эшләвенә карамастан, үзен икътисадның һәр тармагында компетентлы белгеч, киң эрудицияле һәм шәхси фикерләре белән аерылып торучы инициативалы җитәкче буларак күрсәтте. Түбәндә без аның әлеге очрашуда республикада урак барышы һәм аграр проблемаларга кагылышлы сорауларга җавапларын тәкъдим итәбез.

— Ирек Рәдилович! Республикада быелгы урак кам­паниясенә кагылышлы фаразлар бик өметле күренде: ашлыкның тулай җыемын 3,2 миллион тоннадан арттырырбыз кебек иде. Августның тәүге атнасыннан соң өметләр үзгәрешсез каламы?

— Урып-җыюны оешкан төстә башлап җибәрдек. Уңыш начар түгел. Басым ясап әйтәм — әлегә! Бигрәк тә уҗым культуралары куандыра. Узган атна башына беренче 1 миллион тонна ашлык җыеп алынды. Игътибар итегез: тулай җыемда зур өлешне уҗым бодае алып тора. Соңгы көннәрдәге мәгълүматлар буенча, республика буенча уртача уңыш 21 центнердан арта. Чакмагышлылар күрсәткечне 31 центнердан да арттырып җибәрде. Уҗым арышы да начар түгел. Белгечләр фикеренчә, быел соңгы елларда беренче тапкыр илнең ашлык базарында арыш бәясе бодайныкыннан югарырак көтелә.

Әлбәттә, өмет янәшәсендә максатка ирешү өчен тәгаен чаралар да, булдыклылык та кирәк. Уракның яртысы да бетмәгән, өстәвенә, республикада аномаль эсселек сакланганда ниндидер фаразлар урынсыз, дип уйлыйм.

— Быел уҗым культуралары рекордлы уңыш бирә. Аңа өстенлек биргән хуҗалыклар да табышны күбрәк алачак. Ничек уйлыйсыз, киләсе елларда уҗым культуралары мәйданы тагын да артачакмы?

— Элек-электән көздән чәчелгән культуралар отышлы булган. Башкаларының төшеме аз булганда да, яз-җәй коры килгәндә дә алар сынатмаган. Уҗым культуралары әлегә кадәр 400 мең гектарны биләде. Якындагы берничә елда аны 600 мең гектарга җиткерергә тырышачакбыз. Чәчүлекләр структурасындагы үзгәрешләргә килгәндә, әл­бәттә, югары табышлы культуралар игүгә өстенлек бирергә кирәк. Җитен, рапс һәм шипкән шундыйлардан исәпләнә. Ә бит илдәге генә түгел, дөнья базарында да бу культураларга ихтыяҗ арта. Димәк, аграр предприятие җитәкчеләре дә базар сулышын тоя белергә, конъюнктураны өйрәнергә тиеш. Алыпсатар килер дә, килешенгән бәягә алып китәр, дип көтеп яткан заманнар артта калды.

Кем әйтмешли, “медаль”­нең икенче ягы да бар. Базар мөнәсәбәтләре шартларында һәр хуҗалык үзенең бизнес планы буенча эшли, аның эшчәнлегенә беркем дә кысыла алмый. Дөресрәге, син быел шул культураны чәч, тегесен утыртма, дип әйтә алмыйбыз. Район җитәкчелеге дә, тармак министрлыгы яисә Хөкүмәт тә күрсәтмә бирә алмый. Ул чагында уҗым культураларын 600 мең гектарга ни рәвешле җиткерәчәкбез, дигән сорау туачак. Хөкүмәт үтемле продукция җитештергән һәм сәүдә базарындагы ихтыяҗны канә­гатьләндерә алган шул ук арыш яисә башка культура игүчегә төрле субсидия, ташламалы кредит аша ярдәм күрсәтәчәк. Таләп итеп булмый, кызыксындыру юлы белән генә аграр җитештерүчене җәлеп итә алачакбыз.

— Ирек Рәдилович, соңгы елларда Башкортстан ашлыгын экспортлау мөмкинлеге артты. Шулай да тулай ашлык җыемының ничегрәк файдаланыласын якынча әйтеп буламы? Сер түгел, Башкортстан икмәгендә Алтай, Ырынбур һәм Саратовтан китерелгән он да аз түгел. Үзебездә сыйфатлы он җитешмиме, әллә ихтыяҗ шул дәрәҗәдә генәме?

— Республикада корылык башлануы һәм аның йогынтысы турында алда сүз булган иде инде. Әмма, ничек кенә булмасын, без кимендә 3,2 миллион тонна ашлык җыеп алырга тиеш. Аның шулай булачагына шик юк. Әлеге күләмнең 520 мең тоннасын — чәчү орлыгы, 1,6 миллион тоннадан күбрәге терлекчелек ихтыяҗлары өчен кирәк. 780 мең тонна эчке һәм чит ил экспортына тәгаенләнсә, 250 мең тонна ашлык эшкәртү сәнә­гатенә, шул исәптән, он җитештерү өчен кирәк. Рес­публиканың икмәк пешерүче предприятиеләре ихтыяҗы өчен әлеге күләм җитәрлек.
Килешәм, соңгы елларда Башкортстанның үзендә сыйфатлы он җитештерү өчен яхшы сортлы бодай, арыш юк микәнни, дигән сорауларны еш ишетергә туры килде. Гадел сорау.

Республикада он җитеш­терү өчен елына 150 мең тоннадан күбрәк ашлык тотыныла. Әлегә елына 65 мең тонна он җитештерелә, ягъни, һәр кешегә исәпләгәндә, елына 16 килограмм туры килә. Норма буенча һәр кеше уртача 30-40 килограмм он кулланырга тиеш булса, безнең республикада үзебезнең он белән тәэмин ителеш 45 процент тәшкил итә.

Аксымы югары булган яхшы сыйфатлы он җитештерү өчен кирәкле ашлык бездә, нигездә, Урал аръягында игелә. Климатик шартлар башка районнарда мондый мөмкинлек бирми. Әлбәттә, сәүдә базарындагы ихтыяҗны күз уңында тотып, бу төбәктә бигрәк тә каты сортлы бодай мәйданнарын 50 мең гектарга кадәр зурайту бурычы куябыз. Бүген яңа техноло­гияләр безгә табигать көйсез­лекләренә биреш­мәүче, корылыкка чыдам сортлар үстерү мөмкинлеге бирә.

Әлеге проблемага кагылышлы икенче бер юнәлешне ассызыклап үтәргә телим. Республикада ашлык эшкәртү сәнәгате үсешмәгән. Монысы — безнең йомшак урын. “Таш”ны бераз урыныннан кузгаттык та кебек. Сибайдагы тегермәндә реконструкция үткәрелде һәм файдалануга тапшырылды. Италиядән сатып алынган корылмалар биредә тәүлегенә 120 тонна йомшак сортлы бодай тарта ала. Киләчәктә предприятие бу куәтне 300 тоннага кадәр җиткерү максатын куя.

Моңа кадәр республикада он җитештерүче төп предприятиеләр булып Дәүләкәндәге һәм Сибайдагы элеваторлар гына исәпләнә иде. Аларның тәүлеклек куәте 500 тоннадан артмады. Башкортстан халкын үзебездә җитештерелгән яхшы сыйфатлы он белән тулысынча канәгатьләндерү өчен тегермән комплекслары куәтен тәүлегенә кимендә 300 тоннага җиткерү таләп ителә иде. Монда бодайның йомшак сортларын эшкәртү турында сүз бара. Сибайдагы яңа тегермәнгә шуның өчен дә өмет зурдан. Безнең бурыч — киләчәктә үзебездә җитеш­терелгән барлык төр авыл хуҗалыгы чималын максималь дәрәҗәдә үзебездә эшкәртеп сату.

— Башкортстанда эре предприятиеләр янәшәсендә фермерлар да, крестьян ихаталары да аграр җитештерү белән уңышлы шөгыльләнә. Соңгы­ларының хәтта тулай җитештерүдә аерым юнә­лешләр буенча өлеше арту күзәтелә. Боларны, әлбәттә, Хөкүмәтнең адреслы ярдәме арту, аларның эшчәнлеген дәртләндерү нәтиҗәсе дип тә кабул итәргә кирәктер. Гомумән, республикада алдынгылар тәҗрибәсен таратуга, хезмәт батырларын зурлауга, башка төбәкләр белән чагыштырганда, игътибар көчлерәк. Урак нәтиҗәләре буенча иң алдынгы 10 комбайнчыны автомобиль белән бүләкләү турында республика Башлыгы тәкъдиме генә дә ни тора!

— Сезнең сорауны берничә өлешкә бүлеп җавап бирергә кирәктер. Әйе, байтак төбәк­ләрдә эре предприятиеләргә, агрохолдингларга өстенлек бирелә. Икътисади яктан караганда, җитештерүчеләрне берләштерү үзен аклыйдыр. Башкортстанда 5 мең чамасы фермер, 650 мең шәхси ихата исәпләнә. Минемчә, крестьян хуҗалыкларының ярты миллионы җитештерү белән шөгыльләнә. Күбесе үзе өчен түгел, сатарга җитештерә. Тулай җитеш­терүдә аларның өлеше арту да юктан түгел бит. Үзара кооперациягә берләшүгә, уртак максатлар белән эшләүгә йөз белән борылганда, билгеле, авыл җитештерүчеләренә “икенче пландагы” итеп карарга ярамый. Кооперация канаты астында үзеңне ышанычлы һәм тотрыклы җитештерүче итеп тою өчен продукциянең үзкыйммәте түбән булу кирәк. Ә моның өчен аларны эреләтү дә яхшы булыр иде. Аннары, “Башпотребсоюз” үз эшен коммерция нигезендә генә оештыруга күчте. Элекке кебек халыктан ит, сөт, башка продукция җыюны оештырудан читләште. Ә бит соңгы мәгълүматлар буенча, кимендә 100 мең шәхси хуҗалык үзе җитештергән сөтне сатарга сәләтле. Икенчедән, сөт бәясенең түбән булуы да кайбер нәтиҗәләр ясарга мәҗбүр итә. Мин халыктан сатып алу бәясен күз уңында тотам. Арзанга җыелган сөт бәясе кибеттә берничә тапкыр арта. Минемчә, республикада базар мөнәсәбәте яхшы оештырылган, ә менә көндәшлек булмау җитештерүче кесәсенә суга.

— Сез бу фикерегезне районнар мисалында тулыландыра аласызмы?

— Сер түгел, һәр район да үзенең алдынгы тәҗрибәгә нигезләнеп эшләүче аграр предприятиеләре белән мактана алмый. Авыл хуҗа­лыгында җитештерүне арттыруда һәр районның үз бренды булырга тиеш, дигән фикергә килдек. Зианчура районында, мәсәлән, сарыкчылык тармагы өчен шартлар уңай, Илештә элита орлык җитештерүче хуҗалыклар тәҗрибәсе үрнәкле, Дүртөйле токымчылык хуҗалыклары белән дан тота, Миякәдә сөт эшкәртү сәнәгате үсешкән. Аларны һәр район үзенчәлеген исәпкә алып та оештырырга була.

Икенчедән, аерым районнардагы эре аграр хуҗа­лыкларны без урындагы инвесторлар кебек кабул итәбез. Ихтимал, киләчәктә аларның күбесе эре агрохолдингка да әверелер. Мисал өчен, Авыргазы районының — “Урожай”, Чакмагыш районының — “Базы”, Стәрле­тамак районы­ның Калинин исемен­дәге җәмгыяте һәм башкалар соңгы елларда күрше хуҗалык һәм райондагы җирләрне алып җитештерү белән шөгыльләнә. Иң мөһиме — алар яңа “үзләштерелгән” төбәктә яшәү­челәрнең социаль-икътисади проблемаларын хәл итә, халыкка эш бирә.

— Ирек Рәдилович, җәйге эшләр иген культураларын җыеп алу белән генә чикләнми. Яшелчә, бәрәңге уңышы турында, аларны саклау проблемалары хакында да берничә сүз әйтеп үтсәгез иде.

— Ябык грунтта яшелчә үстерү динамикасы 2014 елдан тотрыклы алга бара. Үсеш ел саен 6 мең тонна тәшкил итә һәм 2020 елга ул 100 мең тоннага җитәчәк. Бәрәңге уңышын гектарыннан 152 центнерга күтәреп, тулай җыемны 1450 мең тоннага җиткерәчәкбез. Гомумән, ябык грунтта яшелчә үстерү буенча республиканың илдә беренче булуы куандыра. Мин кайда күпме саклагыч төзелүен һәм кайда кайсы культураларга өстенлек бирелүен тәфсилләп сөйләп тормыйм.

Тармак министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, республика халкын үзебездә җитештерелгән бәрәңге белән тәэмин итү — 141, яшелчә белән 73 процент тәшкил итә. Үзебезнең помидор ихтыяҗның — 32, кәбестә — 36, кызыл чөгендер 84 процентын канәгатьләндерә.

Очрашу ахырында шуны әйтергә телим: агымдагы ел республика икътисады өчен начар булмаячак. Төбәк Башлыгы куйган бурычлар, һич­шиксез, үтәлер, дип ышанам. Аграрийлар яхшы нәтиҗәгә өмет итә һәм барлык тырышлык максималь табыш алуга юнәлтелгән. Хөкүмәт авыл эшчәннәренә басуда үстерел­гәнне җыеп алуда гына түгел, җитештергәнне сатуда да ярдәм һәм булышлык күрсәтәчәк. Без авыл халкының тырышлыгына сокланабыз. Авыл — безнең яшәеш, тотрыклылык һәм иминлек нигезе.
Читайте нас: