+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 август 2016, 02:00

“Әманәт”кә тугры алар

Фольклор төркемендә 50-70 яшьлекләр шөгыльләнә.Еллар үтү белән кеше тор­мышның, яшәешнең кадерен ныграк аңлый. Олыгайгач үзеңне кирәкле итеп тою аеруча мөһим. Шуңа да өлкәннәр төшенкелеккә бирелмәс өчен күңеленә якын шөгыль таба. Берәүләр җыр-моңны юлдаш итә, кемдер бер-берсе белән аралашудан юаныч ала. Балтач районының Көнтүгеш авылындагы “Әманәт” фольклор төркеменә тупланган төрле һөнәр ияләрен сәнгатькә сөю бер­ләштерә. Моңлы җырлар, дәртле биюләр белән тамашачы ­күңеленә юл яра алар.

“Әманәт” фольклор төркеме 2012 елда оеша. Биредә 50 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге апалар шөгыльләнә. Арада элекке укытучылар, хат ташучылар, бухгалтер, фельдшер, сәүдә өлкәсендә эш­ләүчеләр, интеллигенция вәкилләре бар. Ансамбльне озак еллар китапханәче, клуб мөдире булып эшләгән Асия Мостафина җитәкли. Аның эзләнүләре нәтиҗәсендә репертуар яңара, байый, төрлән­дерелә. Җыр-моң, бию, нәфис сүз, мөнәҗәтләр аша төпле фикерләрен, еллар дәвамында тупланган акылны яшьләргә җиткерәләр. ”Сабырлык”, “Сәлам булсын”, “Рәхмәтеңнән ташлама”, “Синең биш асылың” кебек мөнәҗәтләр дөньяга карашны формалаштыру әһәмиятенә ия. Алар тирә-юньдәгеләргә игътибарлы, мәрхәмәтле булырга чакыра. “Гөлнәзирә”, “Җәйләүдә”, “Кодагыйлар”, “Кәккүк чәе”, “Шәлләр бәй­ләрбез әле” кебек биюләрдә хәрәкәтләр аша халыкның үткән тормышы, көнкүреше чагыла. “Уракчы кыз”, “Җомга”, “Исле гөл”, “Җиде кыз”, “Ал Зәйнәбем” кебек халык җырларын башкарып, урта яшь­тәгеләр һәм өлкәннәр күңеленә юл табалар, онытыла барган көйләрне кабаттан яңгыраталар.

“Әманәт”челәр “Уйна, гармун”, “Өзә бас”, “Илһам баскычлары” район конкурсларында ел саен актив катнашып, икенче, өченче дәрәҗә­ дипломнар белән бүләклән­деләр. Болардан тыш, алар республика күләмендә үткәрелгән төрле чаралардан да читтә калмый.

Фольклор төркеме оешкан елда ук Яңавыл шәһәрендә үткән “Мәдәният учаклары утлар кабыза” дигән чарада ансамбль җитәкчесе Асия Мостафина сертификат белән бүләкләнде. Толбазы авылында үткән республика “Шәҗәрә” бәйрә­мендә ансамбль махсус номина­циядә билгеләнде.

Узган елның октябрендә Уфада Конгресс-холлда өлкән буын кешеләренең “Яратам сине, тормыш!” дигән иҗат фестиваленең Гала-концерты үтте. Чарада республиканың актив, сәнгатькә гашыйк пенсионерлары бер мәйданга җыелып, талантларын күрсәтте. Фестивальдә төрле шәһәр һәм районнардан килгән өлкән буын вәкилләре белән бергә, танылган артистлар да чыгыш ясады. Аларны Русиянең атказанган артисты Нәзифә Кадыйрова җитәкчелеген­дәге жюри бәһалады. “Әманәт” фольклор төркеме “Ансамбль. Бию жанры” номинациясендә өчен­че дәрәҗә диплом белән бүләк­ләнде. Ансамбль җитәкчесе Асия Мостафина “Автор башкаруында әдәби әсәр” номинациясендә икенче дәрәҗә дипломга лаек булды. Үзенең иҗат җимешен халык игътибарына чыгарып, республика күләмендә танылу яулады.

Репертуар елдан-ел яңартыла, тулыландырыла. “Йөрәктә һаман яра” дигән мөнәҗәтнең сүзләрен ансамбль җитәкчесе Асия Мостафина үзе иҗат иткән. Сюжетлы биюләргә килгәндә, алар – ансамбльнең алтын баганасы. Биюне үзләре сала һәм башкара. Халык җырлары да төп урынны били. “Ишкәкче җыры”, “Карабай” һәм башкалар аша яшь буын вәкил­ләренә халкыбыз моңнары җит­керелә.

Халык уен коралларында да уйный авыл апалары. Кашык, кубыз, поднос, чиләкләр, чалгы тавышлары бер моң булып кушылып, тулы оркестр хасил була.

Соңгы айларда репертуарны баеткан “Балан бүкәнләү күренеше” турында аерым язып үтәсе килә. Сәхнәгә чыгарылган уен-йоланы тамашачы яратып кабул итә.

Авылыбызның моң иясе Любина Галина балан турында җыр башкара. Җыр дәвамында апалар балан такыялары киеп сәхнәгә чыга. Алгы планда “Такыя” биюен башкаралар. Көнтүгешнең уңган килен­нәренең берсе Гөлчибәр Әхмәт­галиева балан бәлеше пешереп алып килгән икән. Аны авыз итәләр, такмак әйтәләр. Аннары уйнап алалар.

Уен тәмамланганда ахирәтләр өлкән яшьтәге Ралия Хәйдәр­шинаның бер капчык баланын бүкәнләп бирәләр.

Менә шулай, үз күңелләрен күтәреп, тамашачыга ял бүләк итеп, яшьләргә рухи мирас өләшеп, сәнгать юлыннан үз сукмагы белән атлый авылыбызның “Әманәт” ансамбленә йөрүче апалар!

Рифина НИГАМӘЕВА,
Аида ХӘЙРЕТДИНОВА.
Балтач районы,
Көнтүгеш авылы.
Читайте нас: