Башкортстан ил әһәмиятендәге чарада эшне җаваплы һәм төгәл башкаручы төбәкләр исемлегенә керде.
“Башкортостанстат”та бу көннәрдә беркайчан да булмаганча “кайнарлык” сизелә. Әмма республикада исәп алучыларның табигать эсселегенә бирешер вакыты түгел – 15 августка кадәр билгеләнгән барлык чараларны да төгәлләргә кирәк. Ай ярым элек старт бирелгән Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алуга республика буенча 42 мең статист җәлеп ителде. Аларның яртысы диярлек якыны бу эштә планшет-компьютерлар кулланды.
– 11 августка булган кайбер мәълүматлар белән таныштырырга була, әмма әлегә алар бик үк төгәл түгел, – диде “Кызыл таң” журналисты белән әңгәмәдә “Башкортостанстат”ның исәп алудагы матбугат төркеме җитәкчесе Әлфия Килмөхәммәтова. – Фермер һәм аграр предприятиеләр буенча тупланган мәгълүматлар 100 процент дәрәҗәдә Илеш, Караидел, Бишбүләк, Стәрлетамак, Тәтешле һәм Туймазы районнарыннан алынды. Урыннардан соңгы мәгълүмат җыюны 15 август көнне 17 сәгатьтә туктатачакбыз.
Исәп алу кампаниясенең Кырмыскалы районындагы бүлеге дә мөһим чараны зур җаваплылык белән башкарды. Бүлек җитәкчесе Әлфия Әхмәдуллина сүзләренә караганда, планда билгеләнгән барлык объектларда да эш төгәлләнү алдында.
– Узган исәп алу белән чагыштырганда уңай үзгәрешләр аз түгел. Ун ел элек шәхси хуҗалыклар 19 меңнән аз гына күбрәк иде, быел алар 21804кә җиткән. Һәр исәп алучы бу чарада 460 объектта булып, дистәләрчә сорауга җавап алды. Халык арасында аңлату эшләре алып бару да яхшы нәтиҗә бирде, – ди Әлфия Риф кызы.