+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 август 2016, 02:00

Төзүчеләр көне – халык бәйрәме

Башкалада Төзүчеләр көненә багышланган чаралар узды. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналар залында тармак алдынгыларын республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов котлады.

– Безнең тирә-юньдәге бар нәрсәне дә төзүчеләр булдырган, – диде ул. – Әлеге тармакта 80 мең кеше эшли – бу бик зур көч. Без бу тармак эшчәнлегенең мөһим әһәмиятен яхшы аңлыйбыз һәм югары бәялибез.

Республика Башлыгы фикеренчә, соңгы елларда төзелеш тармагында уңышлар байтак. Быел республикада 2,7 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылачак. Бу Идел буе федераль округында – беренче, Русиядә бишенче күрсәткеч.

– Төзүчеләр көне – халык бәйрәме. Төзүче исеме горур яңгырый. Без ныклы, көчле республикада яшибез, алда безне тагын да зуррак эшләр көтә, – диде республика Башлыгы һәм тармак алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

Шул ук көнне Республика йортында алдынгы төзүчеләргә Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов Русия Федерациясе Төзелеш министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

* * *

Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында Төзүчеләр көне уңаеннан тантаналы җыелыш узды. Анда Премьер-министр урынбасары Владимир Нагорный, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, депутатлар, төзелеш оешмалары хезмәткәрләре, тармак ветераннары катнашты.

Төзелеш тармагы — икътисадны хәрәкәткә китерүче көч. Төзүчеләр бәйрәмнәрен дә тиешле дәрәҗәдә зурлап үткәрә. Ул тәүге тапкыр 1956 елда билгеләнгән, быел бу тармак эшчәннәре тантанага алтмышынчы тапкыр җыелды.

— Республикада 11 мең төзелеш предприятиесе эшли, аларда 80 мең кеше хезмәт сала. Икътисад секторында җитештерелгән продукциянең 10 проценты шушы тармакка туры килә. Бу — нефть эшкәртүдән соң икенче күрсәткеч, — диде Владимир Нагорный.

Сафка кертелгән торак күләме буенча республика өч ел рәттән Идел буе федераль округында беренче урында булды. Былтыр 2,7 миллион квадрат метр торак сафка кертелгән, бу — соңгы 20 елдагы иң яхшы күрсәткеч. Ел саен республикада гомум күләме бер миллион квадрат метр мәйданлы 500дән артык күпкатлы йорт төзелә. Былтыр 25 балалар бакчасы, өч зур мәктәп ишекләрен ачкан. Быел 46 социаль объект сафка кертеләчәк, шул исәптән августта дүрт мәктәп файдалануга тапшырылачак.

— Республика Башлыгы Башкортстанның 100 еллыгына “100 объект” программасын эшләргә тәкъдим итте. Бу, нигездә, социаль объектлар булачак. Төзүчеләргә эш җитәрлек, — диде Владимир Александрович.
Тантанада тармакның иң яхшы хезмәткәрләре тәбрикләнде. Чара бәйрәм концерты белән тәмамланды.

Резида ВӘЛИТОВА,
Резеда ГАЛИКӘЕВА
Читайте нас: