+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 август 2016, 02:00

Орден милли музейга тапшырылды

Кичә Уфада 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның Кызыл Йолдыз орденын республика Милли музее фондына тапшыру тантанасы узды. Легендар командир бүләген һәм дивизиянең хәрби юлы турындагы архив материалларын музей директорына Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов тапшырды.

— Бүгенге көн — тарихи вакыйга. Ул безнең күренекле якташыбыз Миңнегали Минһаҗ улы Шәйморатовның туган көне белән бәйле. Бүген аның тууына 117 ел, — диде Рөстәм Хәмитов. — Бу вакыйга — хәтерне, тарихи дөреслекне саклау буенча мөһим адым. Ул Ватаныбыз каһарманнары язмышын тикшерү өчен яңа этәргеч булачак. Бу эштә Русия Оборона һәм Мәдәният министрлыклары, эзләнү отрядлары зур ярдәм күрсәтә.

Республика Башлыгы билгеләвенчә, Шәйморатовка кагылышлы архив документларын эзләүдә Башкортстанда туып-үскән, Русия Президентының Дәүләт бүләкләре буенча идарәсе начальнигы урынбасары Рөстәм Латыйпов зур ярдәм күрсәткән. Русиянең мәдәният министры Владимир Мединский белән Уфага ул генералның Кызыл Йолдыз орденын, шул исәптән Русия Президенты Владимир Путинның имзасы куелган бүләкләү турында таныклык күчермәсен алып килгән иде.

Төбәк җитәкчесе, шулай ук, Милли музейда оештырылган “Шәйморатов-генерал” күргәзмәсе белән танышты. Аның нигезен генералның музей фондындагы шәхси документлары һәм архив фотолары тәшкил итә.
Читайте нас: