+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 август 2016, 02:00

“Урал легендасы” чынбарлыкка ашсын!

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов тау курортларын берләштерүче туризм кластеры төзү башлангычын өметле проект буларак бәяләде.Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов эш сәфәре белән Учалы һәм Белорет районнарында булды. Ул агросәнәгать комплексы предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты, җитештерү һәм инфраструктура объектларын карады.

Учалыда республика җитәкчесе 2004 елда Урман машиналар төзү заводы нигезендә оештырылган “РИВС” предприятиесендә булды.

Генеральный директор Вячеслав Ким сүзләренә караганда, элек җәмгыять тау корылмалары һәм металл конструкцияләр җитештерүдә махсуслашкан булган, арытаба эшчәнлек өлкәсен киңәйтеп, шахталар, бина һәм корылмалар төзү, баектыру фабрикаларын җиһазландыру, шулай ук, газ системаларын монтажлау белән шөгыльләнә. Әлеге вакытта завод “Урал тау-металлургия компаниясе” холдингы составына керүче тау-баектыру предприятиеләре өчен җиһазлар җитештерү һәм аларны монтажлау эшләре алып бара, шулай ук, Монголия, Вьетнам, Казахстан, Үзбәкстан, Әрмәнстан компанияләре белән хезмәттәшлек итә.

2011 елда предприятиене модернизацияләү эше башланган. Салынган инвестицияләр күләме 180 миллион сум тәшкил итә. 2016-17 елларда җитештерү куәтләрен киңәйтүгә, шул исәптән югары технологияле тикшеренү лабораторияләрен булдыруга тагын 270 миллион сум юнәлтергә планлаштырыла. Эшчеләр саны 154тән 200 кешегә кадәр артачак.

Вячеслав Ким Рөстәм Хәмитовка җәмгыятьнең төп предприятиесе Санкт-Петербургта урнашуын белдерде. Учалыда аның технологик, минералогик, гидрометаллургия, руда әзерләү лабораторияләре, сәнәгать корылмалары цехы бар. Әмма компания, заводның куәтләрен арттырып, җитештерүнең күпчелек өлешен бирегә күчерергә ниятли икән.

— Чөнки Башкортстанда бизнес алып бару өчен барлык шартлар да тудырылган, — диде Вячеслав Ким.

Урындагы башлангычларга булышлык итү республика программасы кысаларында төзелгән объектларның берсе — узган елда Учалыда ачылган чаңгы-роллер трассасы.

Аның озынлыгы — 1,5 чакрым, киңлеге — 4,5 метр. Гомум бәясе — 7,53 миллион сум. Объектны төзүгә республика бюджетыннан быел да 1,5 миллион сум, шәһәр бюджетыннан 1 миллион сум бүленгән. Учалы тау-баектыру комбинаты бу максатка 1 миллион сум юнәлткән. “Учалы электр челтәрләре” җәмгыяте үз акчасы исәбенә (1,5 миллион сум) трассага яктылык үткәрү эшләрен башкарган. “Дорзеленстрой” җәмгыяте юл өслеген тигезләгән (1 миллион сум). Шәһәрнең башка предприятиеләре дә ярдәм күрсәткән. Проектны гамәлгә ашыру шартларының берсе — аны финанслауда халыкның да катнашуы иде. Учалылылар бу максатка 850 мең сум акча җыйган.

— Бергәләшеп нинди яхшы объект булдыргансыз. Барысына да Учалыда халык һәм предприятиеләр үз көче белән чаңгы-роллер трассасы төзегән дип сөйләячәкмен, — диде Рөстәм Хәмитов.

Әлеге вакытта объектта Русиянең башка шәһәрләреннән һәм БДБ илләреннән килгән балалар шөгыльләнә. Республика Башлыгы алар белән аралашып, Физкультурачылар көне белән котлады һәм барысына да Олимпия сәламен тапшырды.

— Бездә яхшы яңалыклар — рапирачыларыбыз Олимпиада чемпионнары булды. Әле генә мин алар белән телефоннан сөйләштем һәм җиңүләре белән котладым. Алар сезгә сәлам әйтергә кушты, — диде төбәк җитәкчесе.

Рөстәм Хәмитов шәһәр җитәкчеләре һәм тренерлар белән объектны, шул исәптән тау чаңгысы трассасын үстерү мөмкинлекләрен тикшерде.

Учалы районының Уральск авылында Башкортстан Башлыгы “Бәйрәмгол” аграр фирмасының сөтчелек фермасы эшчәнлеге белән танышты. Чехия технологиясе буенча төзелгән фермада әлеге вакытта 1566 баш мал, шул исәптән 1000 баш савым сыеры асрала.

Хуҗалык директоры Салават Баһаветдинов белдерүенчә, җәмгысы исә агрофирмада голштин-фриз токымлы 2619 баш мал асрала. Елның беренче яртысында 42543 центнер сөт җитештерелгән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 19,7 процентка күбрәк. Узган елда савым 7198 килограмм тәшкил иткән.

Моннан тыш, хуҗалык елкычылык белән шөгыльләнә, 588 ат, шул исәптән 230 баш бия асрый. Агымдагы елда 262 центнер кымыз җитештерелгән.

Республика Башлыгы аграр фирма җитәкчеләре белән азык базасын киңәйтү һәм алдынгы технологияләр файдалану исәбенә сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләрен тикшерде. Салават Баһаветдинов билгеләвенчә, хуҗалык әлеге вакытта объектларны карау-тоту чыгымнарын киметү ысулларын кертә. Быел сөтчелек фермасы дизельдән газ ягулыгына күчереләчәк, бу 7 миллион сумны янга калдырыру мөмкинлеге бирәчәк.

Белоретта төбәк җитәкчесе 2005 елда оештырылган арканнар һәм металл констукцияләр җитештерүдә махсуслашучы “Стропкомплект” җәмгыятендә булды. Предприятие хезмәткәрләре республика Башлыгына үзләре җитештергән продукциянең 500 тоннага кадәр авырлыкны күтәрүгә исәпләнгәнлеген әйтте. Алар моны сынау үткәреп исбатлады.

Директор урынбасары Вадим Исаенко сүзләренә караганда, берничә ел элек предприятие элекке тимер-бетон эшләнмәләр заводының җитештерү базасын сатып алган һәм аны реконструкцияләүгә 100 миллион сум тотынган. Бүген компания актив үсешә, үз продукциясен Русиядә генә түгел, БДБ илләренә дә озата. Узган елда 355 миллион сумлык товар сатылган.

Арытаба республика Башлыгы “Россильбер” компаниясе эшчәнлеге белән танышты. Биредә нефть, газ, металлургия, целлюлоза-кәгазь, юл-төзелеш сәнәгате өчен кирәк булган махсус тәгаенләнештәге материаллар җитештерү белән шөгыльләнәләр.

Предприятие җитәкчесе Илшат Хафизов белдерүенчә, җитештерүдә файдаланылучы җиһазларны үз проектлары буенча җыйганнар. Компания импортны алмаштыру программасында актив катнаша, кулланучыларга битум, майлар, юл реагентларының инновацион төрләрен тәкъдим итә.

Рөстәм Хәмитов компания белгечләре белән Башкортстанда төзелештә кулланылучы битумның сыйфатын тикшерде һәм юл төзелеше өлкәсендә берлектәге предприятие булдырырга тәкъдим итте.

— Сез башкарган эш шатландыра, — диде төбәк Башлыгы. — Кемдер яңа җитештерү булдыра, инновацион технологияләр кертә, яңа идеяләр тәкъдим итә икән — бу безнең өчен зур бүләк.

Республика Башлыгы сәфәр нәтиҗәләре буенча Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгына, Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитетына тиешле йөкләмәләр биреләчәге, шулай ук, компания эшләнмәләрен файдалану һәм аны арытаба үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәреләчәге турында белдерде.

“Мраткино” тау чаңгысы үзәгендә Рөстәм Хәмитов 2015-16 елларда үткәрелгән реконструкция эшләре белән танышты. Шул вакыт эчендә хуҗалык һәм административ-көнкүреш комплекслар файдалануга тапшырылган, тауның көньяк өлеше, трасса төзекләндерелгән, машиналар кую урыны булдырылган, түләү өчен өстәмә терминаллар урнаштырылган. 2012 елда республика бюджетыннан комплексны реконструкцияләүгә 713 миллион сум бүленгән.

Комплекс белән танышканнан соң, төбәк Башлыгы Башкортстанда туризмны үстерүгә багышланган киңәшмә үткәрде. Белорет районы хакимияте башлыгы Владислав Миронов “Башкортстанның “Урал легендасы” тау курортлары” дигән туризм кластеры булдыру концепциясен тәкъдим итте. Ул Белорет һәм Әбҗәлил районнары курортларын берлектә, шул исәптән шәхси инвестицияләр җәлеп итү исәбенә үстерүне күзаллый. “Мраткино”, “Абзаково”, “Банное” тау чаңгысы курортлары — кластерның нигезен тәшкил итәргә тиеш.

— Республикада “Урал легендасы” бренды астында тау курортлары булдыру — бик кирәкле һәм кызыклы идея. Һичшиксез, без әлеге юнәлешне алга этәрәчәкбез. Бу эшкә шәхси инвесторларны да җәлеп итәчәкбез. Республика бюджеты, бюджеттан тыш чыганаклар исәбенә аңа нигез салдык. Аны әйләнешкә кертергә кирәк, — диде Рөстәм Хәмитов. — Бу тиз эшләнә торган эш түгел. Әмма 2025 елга “Урал легендасы” дигән заманча кызыклы кластер булдырырга мөмкин, дип уйлыйм.

Республика Башлыгы Белорет шәһәре инфраструктурасын үстерү мөһимлеген дә белдерде.
— Стадион, бассейнга ремонт үткәрергә, юлларны төзекләндерергә кирәк. Моннан тыш, шәһәр стадионы белән чаңгы-роллер трассасын берләштерүче база булдыру мөһим. Шәһәрнең киләчәге якты, — дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов.
Читайте нас: