+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 август 2016, 02:00

Югары уку йортын тәмамлагач — эшсезләр сафынамы?

Мондый күңелсез хәлгә тарымас өчен мәктәп укучылары хезмәт базарын җентекле өйрәнергә тиеш.Быел хезмәт базарын Русиянең югары һәм урта махсус уку йортларын тәмамлаучы 2 миллион кеше тулыландыра. Башкортстанда кичәге 45827 студент хезмәт юлын башларга тиеш. Бу былтыргыдан 14 процентка кимрәк.

— Узган елда республика югары уку йортларын тәмамлаучыларның 75 проценты эшкә урнаштырылды. Элеккечә, эшсез калган яшьләрнең күпчелеге “икътисад һәм идарә итү”, “юриспруденция” белгечлекләре алган. Бу ике төркем эшсез калучыларның 46 процентын тәшкил итә. Шулай булуга карамастан, әлеге һөнәрләргә әзерләүче бүлекләрдә быел да иң зур конкурс теркәлгән, — диде журналистлар белән очрашу вакытында хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Мәктәп укучылары киләчәктә эшсез калмас өчен хезмәт базарын җентекле өйрәнергә тиеш. Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы шундый боерык чыгарган. 2015 елдан югары уку йортларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыруны бәяләү механизмы кертелгән.

Урта белем алу буенча механизм әлегә эшләү стадиясендә. Ул Башкортстанда һәм Тамбов өлкәсендә сынау үтә. Әлеге ике төбәктә медицина юнәлешендәге уку йортларын “Фармация”, “Клиник медицина”, “Шәфкать туташы эшчәнлеге” белгечлеге буенча тәмамлаучылар күпләп таләп ителә. Шулай ук “техник” уку йортларында, мәгариф һәм педагогика өлкәсендә һөнәр алучылар яхшы эшкә исәп тота ала. Хезмәт базарында эшче һөнәренә ия булучылар да таләп ителә. Бигрәк тә IT-белгечләр, мәсәлән, медик-айтишник яисә берничә чит тел белүче официантлар югары бәяләнәчәк.

Киләчәктә студентларны базар ихтыяҗыннан чыгып укырга кабул итү күздә тотыла. Монда фаразлау зур роль уйнаячак. Тагын бер мөһим бурыч — ялган белем бирүче уку йортларына каршы көрәш.

— Мәктәп укучылары әти-әниләренең акчасын катыргы алыр өчен исраф итеп, киләчәктә эшсез калмас өчен, хезмәт базары, эш бирүчеләр ихтыяҗы белән мотлак рәвештә танышырга тиеш булачак, — диде министр. Югыйсә, югары уку йортын тәмамлаучы шундый күпләр, мәшгульлек үзәкләренә исәпкә басып, эшче һөнәр алырга мәҗбүр була.

Министр сүзләренчә, ел саен уку йортларын тәмамлаган 3-7 мең кеше мәшгульлек үзәкләренә эш эзләп мөрәҗәгать итә. Былтыр теркәлгән шундый 3740 кешенең 50 процент чамасы эш белән тәэмин ителгән. Быел мәш­гульлек хезмәтләренә укуын тәмам­лаучы 1,6 мең кеше мөрәҗәгать итеп, аларның 64 проценты эшкә урнаштырылган.

Агымдагы елда хезмәт базарында кискенлек кимегән, белгечләр билгеләвенчә, эшсезлек дәрәҗәсе ел йомгаклары буенча 6 проценттан артмаячак. Ул кими, вакансияләр саны арта. Ел башыннан республикада гомум эшсезлек дәрәҗәсе 6,1 проценттан 5,8гә төшкән, шушы чорда теркәлгән эшсезләр саны 5 процентка кимегән. Әле Башкортстанда 24 мең 300 рәсми эшсез, 38 мең 400 вакансия исәпләнә.

Шул ук вакытта пред­приятиеләрдәге үзгәрешләр (әйтик, оптимальләштерү) аркасында эштән бушатылучылар саны арту борчуга сала: узган ел дәвамында шундый 18 мең кеше теркәлсә, агымдагы елның беренче яртысында ук андыйлар саны 11 меңгә җиткән. Шулар­ның яртысы гына эш белән тәэмин ителгән.

Республикада хезмәт базарында кискенлекне киметү буенча өстәмә чаралар программасы гамәлгә ашырыла. Анда төбәкнең 17 предприятиесе катнаша. Бу максатка 254 миллион сумнан артык акча бүленгән, шуның яртысы диярлек — федераль бюджеттан. Программа кысаларында эштән бушату янаган хезмәткәрләрне укыту һәм аларның вакытлыча мәш­гульлеген тәэмин итү, мөм­кин­лекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштырган эш бирүчеләрнең чыгымнарын каплау күздә тотыла.

Министр белдерүенчә, программага ярашлы, быел 27 инвалид эшкә урнаштырылачак. 1 июльгә аларның 13е эшли башлаган да инде.
Читайте нас: