+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 август 2016, 02:00

Ана өчен бала һәрчак тере...

Сүриядә һәлак булган очучылар арасында Уфа егете дә бар.Илдә сугыш уты тынганга 71 ел, әмма дөньяның башка тарафларында туп шартлауларның кайтавазы безгә дә килеп җитеп тора. 2015 елның 30 сентябрендә Сүриядә башланган хәрби операциядә Русиядән 19 хәрби һәлак булды. Күптән түгел берь­юлы 5 кеше үлде. Аларның берсе — Сүрия хәрбиләре тарафыннан утка тотылган вертолет командиры Уфадан.

Ми-8 вертолеты командиры Роман Павловның әнисе Вера Александровна улының һәлак булуы турындагы рәсми хәбәрне кире кага.

— Кайгы уртаклашырга теләүчеләргә җавабым бер – Рома исән! — ди ул. — Әгәр безгә яхшылык теләсәгез — чиркәүгә барып, аның саулыгына шәм яндырыгыз!

Романның әтисе дә, абыйсы да, хәтта биш катлы йортта яшәүче байтак кына күршеләре дә — очучылар. Малай кече яшьтән үк күккә, очучылар романтикасына гашыйк булып үсә. Үзе артык тиктормас була — әле генә малайлар белән шалаш төзи, әле генә аны сүтеп, такталарыннан сукмаклар әмәлләп куя, бар эштә дә башлап йөрүче, “командир” була.

Аттестат алгач, ул Сыз­раньдәге очучылар югары училищесында белем ала һәм Мәскәү янында очучылар эскадрильясында хезмәткә алына.

Әнисе ике очучы улы өчен дә Ходайдан исәнлек сорый. “Өлкән улым гел Себер тарафларына оча, ә кечесе гел җылы якларга. Аны БМО карамагына Африкага җибәр­деләр, Чечняда да хезмәт итте. Ромага Ватан өчен мөһим вакыйгаларда катнашу, аның өчен җаваплы булу ошый. Сүриягә очачагы турындагы хәбәрне дә ул тыныч күңел белән кабул итте. “Менә, әни, тагын җылы якларга...”, диде.

27 июль көнне ул яшь кәләше һәм 6 яшьлек улы, якыннары белән хушлаша да Сүриягә оча. 1 августта беренче хәрби операциядә катнаша — Алеппо шәһәренә гуманитар ярдәм алып бара. Бер вертолетта алар 5 кеше була — 3 экипаж әгъзасы һәм каршы торучыларны килеш­терү үзәгеннән ике белгеч. Әлегә аларның барысы да һәлак бул­ган дигән хәбәр бар. “Җәбхәт ән-Носра” террорчылык төркеме үзе бәреп төшергән вертолеттагы хәрби­ләрнең үле гәүдәсен бирергә ашыкмый, алар сүрияле тоткыннарны азат итүне таләп итә.

33 яшьлек Уфа егете Роман Павлов ут капкан вертолетын соңгы чиккә кадәр кешеләр яшәгән урыннан читкәрәк алып китәргә тырыша. Шушы соңгы минутларда аның башыннан узган уйлар, күз алдыннан үткән вакыйгалар барысы да туган ягы, газиз кешеләре белән бәйле булгандыр. Күккә карап, очарга хыялланган чаклары да хәтергә килгәндер. Соңгы сулышы да зәңгәр күктә булыр дип кем уйлаган?!

Вера Александровна бу көннәрдә телевизор карамый, яңалыклар тыңламый. Ул хуш исле кайнатмалар ясый. “Тиздән улым кайтачак, аны сыйларга, чәй янына...” ди ул. Күз яшьләрен дә яшеренеп кенә сөртеп ала. Үлем хәбәренә ышанасы килми. Ышанырлык та түгел шул.
Читайте нас: