+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 август 2016, 02:00

Барыргамы, әллә юкмы?

Бу сорауга Артур Әхтәмовның җавабы бер: егет кеше хәрби бурычын мотлак үтәргә тиеш.15 яше тулгач, һәр үсмер кем буласы, кая барасы турында ныклап уйлана башлый. Егетләр өчен аеруча җаваплы чор, чөнки армиядә хезмәт итү бурычы тора. Кем өчендер авыр кебек тоелса, күпчелек егетләр чыныгу мәктәбе ул дип кабул итә. Уфаның 91нче гимназиясенең югары сыйныфында белем алучы Артур Әхтәмов та хезмәт бурычын тутыру турында бүгеннән уйлана. Бихисап сорауларга җавап эзли егет.

— Артур, тиздән хәрби хезмәткә көзге чакыру башлана. Яшь егетләр илебезнең төрле төбәкләренә җибәре­ләчәк. Сер түгел, армия турында бик күп имеш-мимешләр йөри, төрле сәбәпләр белән качып калучылар да аз түгел.

— Армиядә мине нәрсә көтә икән дип мин дә еш уйланам. Бабайчылык, армия ашханәсе, усал командирлар һәм бер ел өйдә булмау күңелгә тынгы бирми. Гаиләбездәге барлык ир-атларның хезмәт итүе, мин алардан ни ягым белән ким дигән сорау шик-шөбһәләрне юкка чыгара сыман. Сыйныфташларым белән дә бу турыда фикер алышабыз. Армиядә булу физик яктан ныгыта, дөньяга карашны үзгәртә, диләр. Күп дусларым хезмәт итәргә әзерләнә, чөнки алар туган җиребезнең чын ватанпәрвәрләре. Илнең тыныч­лыгын, иминлеген сакларга алар әзер. Армиядә хезмәт итү чын ир-егетлек сыйфаты, ди берничә сыйныфташым. Әлбәттә, балигъ булу белән бергә укыган дусларым солдат формасы киячәкләр. Ләкин башка юнәлешкә күбрәк игътибар бүлүчеләр бар. Берничә егеткә югары белем алу мөһим, шунлыктан алар армиягә бармау юлын эзли.

— Белүемчә, син моның белән генә тынычланмагансың, уфалылар арасында да сорау алу оештыр­гансың?

— Әйе, башкала егетләре белән дә аралаштым. Альберт исемле егет фикеренчә, армия – ул гомерне заяга уздыру, шул вакыт эчендә күпме акча эшләп алып булыр иде. Стас та һөнәри спорт белән шөгыльләнү сәбәпле, әле армиядә булмаган, 4 ел “отсрочкасы” бар. Бер ел армиядә хезмәт итү спорт карьерасына аяк чалырга мөмкин, ди ул.

— Артур, моннан берничә ел элек Саратов өлкәсендә армия тормышын үз күзләрем белән күрергә туры килде. Әйтергә кирәк, ел әйләнәсе бетми торган эштән котылып, хезмәткә алынган авыл егете сүзләренә караганда, чын-чынлап ял итү бит анда. Өс бөтен, тамак тук, көнозыны постта торалар. Күпләре Туган ил алдындагы бурычын үтәгәннән соң, контракт буенча эшкә дә калалар. Өлкәннәрдән бу турыда сорашканың бармы?

— Әтинең якын дусты Дмитрий Евлентьевка киңәш сорап мөрәҗәгать иттем. Армияне сагынып искә алды, бик мактады ул. Ул үзе Алкино поселогында урнашкан инженерлык гас­кәрләрендә хезмәт иткән. Армиядә яшьләр тормыш мәктәбе үтә, дип сөйләде. Шушы кыска, сизелми дә үткән вакыт эчендә, үзең генә үзгәр­мисең, ә дөньяга караш үзгәрә икән. Өйдә яшүсмернең киемен, бүлмәсен җыештыруын үтенсәләр, армиядә тәртипкә ул бик тиз өйрәнә. Үз-үзен карарга, өс-киемен пөхтә тотарга да күнегә. Хезмәт итү – ул яңа дуслар табу да. Аралашу мохите киңәя. Әлегә кадәр бергә хезмәт иткән егетләр белән җылы мөнәсәбәттәбез, күрешәбез, язышып, хәл белешеп торабыз, диде. Туклану турында озак итеп сөйләргә була. Күпләрнең өйдә тәмле, төрләндерелгән азык белән туклану мөмкинлеге юктыр әле! Монда мисал китерү урынлы: хезмәткә алынганчы авырлыгым 64 килограмм булса, кайтып киткәндә сиксәнгә җитте, дип сөйләде Дмитрий Евлентьев. Физик әзерлек көчле булуын һәркем яхшы белә. Бу чыннан да шулай. Икенче уңай ягы – организмны ныгыта. Һәр солдат хезмәт вакытында күңеленә ошаган эш белән шөгыльләнә ала икән. Хәрби частьларда спорт тренажерлары, китапханә, тынлы инструментлар ансамбле бар. Командир урынбасарын Дмитрий Евлентьев сагынып искә алды, рәхмәтләрен белдерде. Һәр хәрби частьта тәрбия эшенә игътибар зур, эш бүген дә мактап телгә алырлык итеп корылган, дип билгеләде.

— Артур, хәрби хезмәтне үтәргә, димәк, син әзер? Яшьтәшләреңә, сыйныфташларыңа ниләр әйтер­сең?

— Хезмәттә булганнар белән аралашу, әлбәттә, шик-шөбһәләрне бе­терергә ярдәм итә. Тормыш баскычыннан югары үрләргә менәр өчен егет кеше иң беренче чиратта шушы беренче мәктәпне үтәргә тиеш дигән фикердә мин. Моның бер авырлыгы, кыенлыгы да юктыр. Без, Туган иле­безнең булачак сакчылары, һәрвакыт аяз күк йөзе, тормыш тыныч булсын өчен хезмәт бурычын үтәргә әзербез!
Читайте нас: