+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 август 2016, 02:00

Өстенлек — нәтиҗәлелеккә!

Рөстәм Хәмитов эш сәфәре белән Шаран һәм Бакалы районнарында булды.Республика Башлыгы урып-җыю барышы, сәнәгать һәм агросәнәгать комплексы предприя­тиеләре эшчәнлеге белән танышты.

Шаран районының Наратасты авылында республика җитәкчесе элекке кирпеч заводы нигезендә 2013 елда оештырылган керамика комбинатында булды.

Җитештерүне тергезү өчен инвестор “Архстройинвестицияләр” җәм­гыяте 80 миллион сум салган. Яңа технологик җиһазлар сатып алынган һәм урнаштырылган. Узган елда комбинат 7,3 миллион данә кирпеч җитештергән, сәнәгать җитештерүе индексы — 133,9 процент.

Җәмгыять директоры Сергей Баранов сүзләренә караганда, әлеге вакытта предприятие тулы куәтенә эшли, елына 10 миллион данә кирпеч җитештерә. Комбинатта 100гә якын кеше хезмәт сала. Биредә җитеш­терелгән продукция Башкортстан һәм Татарстан төзелеш пред­приятиеләренә озатыла. Якын киләчәктә заводның икенче чиратын төзү планлаштырыла.

Республика Башлыгы билгеләвенчә, кирпеч заводының төзелеш холдингы составына керүе аларны эш белән тәэмин итәргә һәм уңайлы хезмәт шартлары тудырырга ярдәм итәчәк.

— Бездә кирпеч заводлары эштән туктаган очраклар да бар. Сездә барысы да яхшы, арытаба да шулай дәвам итегез, — диде Рөстәм Хәмитов.

Аннары Башкортстан Башлыгы “Акбуа” кошчылык комплексын карады. 2013 елда аңа ремонт эшләнгән, Европада һәм Русиядә җитештерелгән заманча җиһазлар урнаштырылган. Шунда ук Рөстәм Хәмитов 942 квадрат метр мәйданы булган 450 мең йомыркага исәпләнгән инкубаторны карады. Аның директоры Руслан Исмәгыйлев сүзләренә караганда, әлеге вакытта биредә 150 мең чебеш чыгарылган. Проект куәте — елына 2 миллион чебеш.

Төбәк җитәкчесе, шулай ук, Шаран авылында урнашкан сугым цехында булды. Аның җитештерүчәнлеге — сәгатенә 1000 баш бройлер һәм 500 баш каз. Руслан Исмәгыйлев белдерүенчә, август ахырына цех тулы куәтенә чыгарга тиеш.

Хуҗалык продукциясе Шаран, Бакалы, Туймазы районнарына, Уфа һәм Октябрьский шәһәрләренә озатыла. Ул сыйфат һәм хәвефсезлек таләпләренә җавап бирә һәм “Башкортстан продукты” проектында катнаша.

Рөстәм Хәмитов комплекс эшчәнлеге дөрес оештырылуын билгеләде. Бу көндәшлек шартларында кошчылык белән шөгыльләнүчеләргә про­дукциянең сыйфатына игътибар итәргә һәм базарда үз урынын яуларга ярдәм итә.
Бакалы районында Башкортстан Башлыгы 2005 елда нигез салынган “Умирово” җәмгыяте басуларында урып-җыю эшләре барышы белән танышты.

Хуҗалык директоры Геннадий Марков сүзләренә караганда, агымдагы елда 3921 гектар мәйдан чәчелгән, шуның 2050 гектарын — бөртекле, 1538 гектарын — мал азыгы культуралары, 200 гектарын шикәр чөгендере били. Бүген чәчүлек мәйданнарының 65 проценты урып-җыелган. Уртача гектар куәте 22 центнер тәшкил итә.

Геннадий Марков билгеләвенчә, республика җитәкчесе игълан иткән конкурс комбайнчылар өчен өстәмә этәргеч булып тора. Башкортстан Республикасының Мактау грамотасына лаек булган һәм төрле һөнәри ярышларда күп тапкырлар җиңү яулаган механизатор Николай Григорьев бүген республика буенча өченче урында килә. Рөстәм Хәмитов аграрийларга уңышлар теләде.

Хуҗалык эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше — терлекчелек. Ун ел эчендә мал саны 280нән 715 башка җиткән. Агымдагы елның җиде аенда 6950 центнер сөт җитештерелгән. Уртача савым күрсәткече 3475 килограмм тәшкил итә.

Җәмгыять җитәкчесе “500 ферма” программасы кысаларында хуҗалыкка күрсәтелгән ярдәм өчен республика Башлыгына рәхмәт белдерде. Бүленгән субсидия исәбенә 200 баш малга исәпләнгән сыер абзарына рекон­струкция үткәрелгән.

Эш сәфәренең тагын бер пункты Үмәр авылындагы карабодай эшкәртүгә һәм аны төреп тутыруга махсуслашкан “Магистраль” җәмгыяте булды.

Яшь җитәкче Максим Япрынцев узган елда оештырган предприятие карабодай эшкәртүнең тулы циклын га­мәлгә ашыра. Агымдагы елда ул 1,5 мең тонна эшкәртеләчәк.

— Кызганычка каршы, продукциягә өстәмә бәяне бүген алыпсатарлар формалаштыра. Алар чималны басудан алып безгә сата, арытаба әзер продукцияне кире сатып ала, — диде Максим Япрынцев. — Шуңа күрә киләчәктә җитештерүнең барлык этапларын да үзләш­терергә телибез.

Предприятие директоры Рөстәм Хәмитовка бизнес-план проектын тәкъдим итте. Аңа ярашлы, якын елларда җи­тештерүне үстерүгә 120 миллион сум инвестиция салу күзаллана. Акча авыл хуҗа­лыгы техникасы һәм җиһаз­лары сатып алуга юнәл­теләчәк. Бу очракта җитештерү күләме 4 мең тоннага артачак.

Бакалы районы хакимияте башлыгы Александр Андреев белдерүенчә, предприятиегә 10 мең гектар җир бүлү мөмкинлеге карала. Карабодайдан тыш, бу мәйданнарда башка культуралар, шул исәптән кукуруз үстереләчәк.
Төбәк җитәкчесе савым сыерларының нәтиҗәлелеген арттыру өчен баланслы азык җитештерү мөһимлеген бил­геләп үтте.

— Әгәр дә без кукурузны дөрес үстерергә өйрәнсәк, сөт җитештерү буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешәчәкбез, — диде Рөстәм Хәмитов. — Башкортстан һәрвакыт ашлык җитештерүче республика булып исәпләнде, сөт икенче планда булды. Әгәр дә без бүген сөт җитештерүне арттырырга телибез икән, димәк, азык сыйфатын тәэмин итәргә тиешбез.

Республика җитәкчесе яшь бизнесмен башлангычын хуп­лады.

— Сезнең нәтиҗәләрегез, үсеш планыгыз бар. Әзер бизнес-план белән Авыл хуҗа­лыгы министрлыгына килегез. Бергәләп ярдәм итү механизмын уйларбыз, — диде Рөстәм Хәмитов.

Арытаба республика Башлыгы район үзәгендә 2013 елда оештырылган Бакалы кирпеч заводы эшчәнлеге белән танышты. Элек урындагы юл ремонтлау-төзү идарәсенә караган ташландык предприятиене эшкуар Марат Арсланов сатып алган.

Яңа завод үз эшен тәү­легенә 30 мең кирпеч җитеш­терүдән башлаган. Әмма ихтыяҗны өйрәнгәннән һәм муниципалитет хуплавын алганнан соң, реконструкция үткәрү, икенче линияне эшкә кушу турында карар кабул ителә. Бу эшләр 2013-15 елларда башкарыла. Гомум инвестиция күләме 200 миллион сум тәшкил итә.

Реконструкция җитештерү күләмен елына 3,3 миллионнан 12 миллион данәгә кадәр арттыру мөмкинлеге бирә. Хез­мәткәрләр саны 80 кешедән 200гә кадәр арта. Предприятие продукциясе Башкортстанда, Татарстанда, Ырынбур һәм Самара өлкәләренә сатуга чыгарыла.

— Сез — яхшы предприятие үрнәге. Яхшы эшлисез, инновацияләр кертәсез. Мин уңай тәэссоратлар алдым, — диде Рөстәм Хәмитов.
Читайте нас: