Язмыш кушуы булгандыр: әле дә фотохәбәрче Наил Акмеев белән Кантимеровлар йортына юл төште. Ишектән керә-керешкә үк танып алды Рәйсә апа 34 ел элек үзен фотога төшергән фотохәбәрчебезне һәм нәкъ шул вакыттагыча йөгерә-атлый диярлек чәй табыны әзерләргә кереште. Наил Мөдәрис улы исә: “Апа өч дистә ел элек тә шулай идегез, бүген дә бик күркәмсез”, — дип Рәйсә ханымның җитезлегенә һәм уңганлыгына сокланды.
Хәер, еллар уңган ханымның холык-фигылен үзгәртмәсә дә, аның иңнәренә дә,тормыш иптәше Габбас Каюм улына да үз чалымнарын салган, билгеле. Баксаң, аларның бергә тормыш корып яши башлауларына да быел 60 ел тулып киткән икән! Безне дә Кантимеровлар йортына нәкъ шушы күңелле һәм мәртәбәле юбилей датасы уңаеннан район хакимияте башлыгы Радик Ишмөхәммәтов тәкъдиме белән әлеге үрнәкле гаилә хакында язма әзерләү максаты алып килде.
— Республика, район, урындагы җитәкчеләргә рәхмәт! 60 еллык гаилә бәйрәмебез уңаеннан бигрәк тә нык зурладылар. Шәхсән Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның котлавы җиткерелде, район һәм авыл җитәкчеләре тәбрикләде, бүләкләде. Безне, гади хезмәт кешесен, шулай хөрмәтләүләре өчен Ходай үзләрен олыласын! — дип сүзгә кушылды Габбас Кантимеров.
Лаек, бик лаек Рәйсә апа һәм Габбас абый Кантимеровлар дәүләт дәрәҗәсендәге мондый зур хөрмәткә! Икесе дә сугышның ачы михнәтләрен үз җилкәсендә татып, бик иртә колхоз йөгенә җигелгән, авыр хезмәттә чыныккан буын вәкилләре алар. Икесенең дә гомере ил, республика, район халык хуҗалыгын үстерү, бөтәйтү максатында дистә еллар белән билгеләнгән фидакарь хезмәттә үтә.
Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланганда Габбас агага — ун, Рәйсә апага нибары биш яшь була.
— Без шул көнне үк балалыктан чыгып, өлкәннәр корына кердек. Шәхсән мин дүртенче сыйныфны тәмамлаганнан соң ике ел укымадым, колхоз эшенә җигелдек. Авыр эштә авыл хатын-кызлары белән бергә, без үсмер балалар сугышка киткән ир-егетләрне алыштырдык. Сугыш беткән елда 7нче сыйныф ачылды. Җәйләрен колхозда эшләп, кышларын мәктәптә укып урта белем алдым, — дип хәтерли ул елларны Габбас Каюм улы.
Яше өлкән булу сәбәпле, Габбас аганың әтисе Каюм Хөснетдин улын сугышка алмыйлар. Шул рәвешле әниләре Миңнеямал ханым, апасы Фәридә һәм сеңлесе Фәүзия белән алар тылда хезмәт батырлыгы күрсәтә. Ә менә авылдашы, булачак тормыш иптәше Рәйсә ханымны тагын да катлаулырак язмыш сагалый. Сугышка тәүге көннәрдән үк алынган әтиләре фронт кырында башын сала. Бөек Ватан сугышы тәмамланып күп тә үтми, 1947 елда авыр эштән һәм күргән михнәтләрдән әниләре дә бакыйлыкка күчә. Ятим калган балаларны тәүдә Михайловка авылындагы, аннары Стәрлебаштагы, соңрак Стәрлетамак шәһәрендәге балалалар йортларына күчерәләр. Әлеге шәһәрдә ул училище тәмамлап, токарь һөнәре алып чыга. Арытаба исә язмыш аны Черниковский шәһәренә (бүген Уфа шәһәренең Черниковка микрорайоны) ташлый һәм ул урындагы заводта һөнәре буенча эшли башлый. Әйтергә кирәк, Рәйсә ханым бик кыска вакыт эчендә үзен һөнәренең чын остасы итеп таныта. “Заводтан эштән китмәгән булсам, һичшиксез, Социалистик Хезмәт Герое була идем. Эш күрсәткечләрем һәрвакыт башкаларга үрнәк итеп куелды”, — дип искә ала ул елларны бүген Рәйсә апа. Әмма барысын да очраклы бер очрашу хәл итә.
Бу вакытта инде Габбас Каюм улы тәүдә 1951 елда Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесын, аннары Уфада пехота училищесын тәмамлап, Томск өлкәсендә яшерен частьта армия хезмәте үтеп, хәрби офицер дәрәҗәсенә күтәрелгән була. Хәрби кеше буларак, мәхәббәт мәсьәләсендә дә ул тезгенне кыска тота. 1955 елда Рәйсә ханым белән тәү тапкыр очрашалар, ә инде 1956 елның 16 маенда чәчләрен-чәчкә бәйлиләр.
Тәүдә бер ел Габбас ага хезмәт иткән частьта яшиләр, шушында ук өлкән кызлары Роза дөньяга килә. Гөнаһ шомлыгына, барысы да җайга салынды дигәндә ил җитәкчесе Никита Хрущевның Армияне 1 миллион 200 мең кешегә кыскарту турында боерыгы дөнья күрә. Әлеге исемлеккә Габбас Каюм улы да эләгә. Шулай итеп, 1957 елда гаилә туган якларына, Федоровка районының Динес авылына кайтып китә.
Аңлашыла инде, һөнәрле, җегәрле, тырыш авылдашларын Динестә кушкуллап көтеп алалар. Габбас Каюм улы кайту белән авыл Советы секретаре итеп тәгаенләнә, Рәйсә ханым колхозда эш башлый. 1962 елда исә Габбас ага Фрунзе исемендәге колхозга рәис ярдәмчесе итеп эшкә чакырыла. Әлеге җаваплы вазыйфада ул чирек гасырдан артык вакыт эшли һәм хуҗалык, авыл үсешенә гаять зур өлеш кертә. Бу җәһәттән аны заманында колхоз рәисе вазыйфасына да тәкъдим итәләр, әмма ул КПССның район комитеты тәкъдимен кире кагып, биләгән эшендә кала. Бригаданың партия оешмасы секретаре, авыл Советы депутаты, башка күпсанлы иҗтимагый йөкләмәләр өстенә рәис вазыйфасын да үрнәкле итеп алып бару бик катлаулы һәм гомумән, мөмкин түгеллеген бик яхшы аңлый Габбас ага. Аның каравы, биләгән урынында уңыш өстенә уңыш яулый. Мәсәлән, 1975-1976 ел нәтиҗәләре буенча ул мал кышлатуга азык хәзерләүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен БАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Аның хезмәт биографиясен республика һәм район дәрәҗәсендәге башка күпсанлы бүләкләр дә бизи.
Хаклы ялга Габбас Каюм улы колхозның партия комитеты секретаре вазыйфасыннан китә. Ләкин аннан соң да кул кушырып утырмый, бүген дә хуҗалык, авыл тормышы белән кайнап яши. Аерым алганда 12 ел авылның Ветераннар Советын җитәкли, соңгы елларда бер көнне дә мәчеткә юлны суытмый, шул рәвешле, аксакал буларак, авылның рухи-әхлакый сәламәтлеге сагында тора.
Габбас Каюм улының тагын бер мөкатдәс эше бар. Менә инде дистә елга якын, чын-чыннан, урындагы хуҗалык тарихын яза ул.
— Әлеге эш инде тәмамлану алдында. Аны хуҗалык идарәсенә тапшырырга ниятлим. Шунысына сөенәм: Фрунзе исемендәге хуҗалыкның данлыклы үткәне булган кебек, бүгенгесе дә үрнәкле, киләчәге дә якты булачагына иманым камил. Бу җәһәттән, фрунзелылар бүгенге җитәкче Фәйрүз Галиевтан бик уңды. Ул базар икътисады шартларында да хуҗалык эшчәнлеген үрнәкле, нәтиҗәле һәм табышлы итеп оештыра белә. Соңгы елларда гына хуҗалыкка күп яңа техника сатып алынды, ферма биналары яңартылды. Нәтиҗәдә, кооператив елдан-ел яңадан-яңа уңышлар яулый, җитештерү күрсәткечләрен яхшырта. Афәрин! — дип хуҗалыкның бүгенгесе өчен шатлык-куанычлары белән дә уртаклашты Габбас Каюм улы.
Рәйсә ханымның хезмәт казанышлары турында югарыда бәян иттек инде. 22 ел почта хезмәтендә ару-талу белми, үрнәкле хезмәт салып, ул да авылдашларының зур хөрмәтен казанып, хаклы ялга чыга.
Кантимеровларның хезмәттә яуланган абруен арттырып, балалары аларның фидакарьлек юлын лаеклы дәвам иттерә. Олы кызлары Роза гомерен табиб хезмәтенә багышлап, бүген инде хаклы ялга чыккан. Хәмзә Габбас улы әтисе эшен дәвам итеп, Фрунзе исемендәге хуҗалыкта хезмәт сала. Икенче кызлары Рәүфә — Мәләвез шәһәрендә сатучы, төпчекләре Ильяс — төньякта газ-нефть тармагында җаваплы хезмәт башкара. Алты оныклары һәм дүрт туруннары да өлкән Кантимеровларны фәкать шатлык-куанычлары белән генә сөендерә.
Халыкта: “Тату гаилә — ил күрке” дигән гыйбарә бар. Рәйсә һәм Габбас Кантимеровларның күркәм гаиләсе дә, һичшиксез, моның ачык үрнәге булып тора. Алдагы көннәрдә дә шушы рәвешле, сөенеп, шатланып, ил күрке булып тагын озын-озак еллар тигез, бәхетле гомер кичерергә язсын сезгә, хөрмәтле юбилярлар! Безгә исә алдагы унъеллыкларда да килеп сезнең хакта язарга насыйп итсен, дигән изге теләктә калабыз.