+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 август 2016, 02:00

Башкортстан балы – алтын кәрәзләр

Кичә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Апимондия” Халыкара умартачылар ассоциациясе федерациясе президенты Филип Маккейб бе­лән очрашты. Анда федерациянең генеральный секретаре Риккардо Джаннони-Себастианини һәм Русия Умартачылар берлеге президенты Арнольд Бутов катнаштылар.

Яклар “Апимондия” җитәкчелегенең Башкортстандагы сәфәре нәтиҗәләрен һәм 2021 елда төбәктә Халыкара умартачылар конгрессын үткәрү мәсьәләләрен тикшерде.

– Мин яшәгән Ирландиядә шундый мәкаль бар: “Сезгә меңләгән сәлам!” Башкортстандагы кунакчыллыкны күреп, без аның тагын ла күбрәк булуына ышанабыз, мондый киңкүңеллелекне беркайда да очратканыбыз булмады, – диде очрашуда Филип Маккейб.

Ул биредә балның күп төрләрен тәмләп каравын, аларның барысы да бик югары сыйфатлы булуын, экспорт мартингын дөрес кулланганда, бу зур уңыш китерергә мөмкинлеген билгеләде.

– Умартачылык серләренә төшенергә теләүчеләргә Башкортстанга махсус турлар оештырырга кирәк, аларга умарталыкларга һәм республиканың башка урыннарына бару фәһемле һәм файдалы булачак, – дип ассызыклады ул.

Республикада “Апимондия” Халыкара умартачылык ассоциациясе федерациясе президенты Филип Маккейб, оешманың Русиядәге генеральный секретаре Риккардо Джаннони-Себастианини һәм Русия Умартачылар берлеге президенты Арнольд Бутовның эш сәфәре тәмамланды. Алар “Апимондия” Халыкара умартачылык ассоциациясенең 47нче конгрессын Уфада үткәрү тәкъдимен хуплады.

Билгеле булуынча, Халык­ара умартачылык буенча конгресслар комитеты 1897 елда барлыкка килә, беренче конгресс 1897 елда Брюссель шәһәрендә уза. “Апимондия” Халыкара умартачылык ассоциациясенә 1949 елда нигез салына. Ул дөньяда умартачылыкны гыйльми-техник һәм икътисади яктан үстерүгә булышлык итү максатында оештырыла. Аның чираттагы конгрессын үткәрү хокукына дүрт ил дәгъва итә.

Русиядә Башкортстан умартачыларының казаныш­ларына тиңләшүче юк. 2016 елның 1 гыйнварына республикада 366 мең бал корты күче булган. Республикада елына уртача 6 мең тонна бал җитештерелә, аның белән чит илләрдә дә сәүдә итү алтын табыш китерәчәк.

Мәртәбәле кунакларны әлеге уңышлар гына түгел, республиканың умартачылык алга киткән төбәкләре белән танышу да сокландырды. Алар Бөрҗән районының “Шүлгән­таш” дәүләт тыюлыгында, Архангель районының Усаклы, Абзан авылларында, Иглин районында умартачылар белән очрашты, Башкортстан дәүләт аграр университетында XVI умартачылар һәм Х “Яшь умартачы” республика бәйгеләрендә җиңүчеләрне тәбрикләде.

“Шүлгәнташ”та Маккейб әфәндегә чолыкчылык үрнәкләре күрсәтелде, ул үзе дә агачка менеп, аның куышындагы табигый умартаны карады.

– Минем шәхси фикер – Башкортстан “Апимондия” халыкара конгрессын үткәрүгә лаек төбәк, – диде ул. – мин моны барлык даирәләргә дә җиткерәчәкмен.

2017 елда әлеге мәртәбәле чара Төркиянең Истанбул шәһәрендә узачак. Республика Хөкүмәте анда катнашуга әзерлек чаралары планын раслады. Ә 2021 елга кадәр Башкортстанда ачык һавада умартачылык музее, бал эшкәртү комбинаты, шулай ук башкорт токымлы бал кортларын үрчетү буенча үрнәкле умарталык барлыкка киләчәк. Төбәк инфраструктурасына зур игътибар бүленәчәк. “Шүлгәнташ” дәүләт тыюлыгында конгресс кунакларын кабул итү өчен тиешле шартлар булдырылачак, юллар яхшыртылачак, делегатлар сыйфатлы элемтә белән тәэмин ителәчәк.
Читайте нас: