+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 август 2016, 02:00

Гаилә — җылы оя

Никах, гаилә кору – кеше тормышындагы иң матур вакыйгаларның берсе. Ләкин шул ук вакытта катлаулы сынау чоры да… Ничек шулай килеп чыга соң? Яратышып, үзләре сайлаган яр белән кавышкан кешеләр, бергә яши башлагач, еш кына бер-берсен аңламый, проблема артыннан проблема туа...

Никахның беренче дүрт елы иң катлаулы чор санала, ә инде беренче ел алар арасында да иң авырыдыр. Шул чорда килеп туган охшаш проблемаларны берничә төркем­гә бүләргә мөмкин.

Сөйгәнеңнең син күзал­лаган кеше булмавы ачыклана. Очрашып, бергәләп күңел ачып йөргәндә дустыгызны бөтенләй башка яктан күрә­сез. Сезгә уртак мәсьәләләр чишәргә кирәкми, ике як та бер-берсенә ошарга тырыша. Ә бергә яши башлагач, кешенең күп яклары яңадан ачыла – ул үзен табигый тота башлый. Шулчак томан тарала һәм чынбарлык көтел­гәннән күпкә күңелсезрәк булып чыга. Идеаль кешеләр булмый, сезнең дә кимче­лекләрегез бардыр… Гафу итә белү, аларга күз йомып, яраткан кешегезнең сезгә ошаган, гашыйк иткән сыйфатларын истә тоту мөнәсә­бәтләрне җайга салырга ярдәм итәчәк. Аның үзен дә мактап җибәрегез, матур сыйфатларының сезгә ошаганын сиздереп торыгыз – ул сезгә карата мөнәсәбәтен тагын да яхшыртыр.

Күпчелек парлар өчен уртак хуҗалык алып бару җитди проблема булып тора. Ике гаиләдә, ике төрле үрнәктә тәрбияләнгән һәм инде һәр яктан формалашкан кешеләр өчен уртак фикергә килеп, гаилә эшләрен дөрес бүлешү җиңел түгелдер. Ләкин беренче көннән, ә бәлки, никахка кадәр үк бу мәсьәләне уртага салып сөйләшеп, эш бүленешен көйләсәң, күп нәрсәләр үзеннән-үзе чишелеш табар. Гаилә коргач, хуҗалыкны алып бару, балалар тәрбияләү өчен уртак финанс чыганаклары кирәк. Шуңа күрә акчаны бергәләп, киңәшләшеп тоту мөһим, бу партнерларның бер-берсенә ышанычын арттыра.

Кайбер парлар өчен гади генә проблеманы чишү дә мөмкин булмаган хәлгә әй­ләнә. Чөнки алар уртага салып сөйләшергә, партнерын тыңлый һәм ишетә белергә өйрәнмәгән. Менә монысы иң катлаулы проб­лема. Партнерына карата игътибарлы булырга, аны аңларга өйрән­мәгән кеше киләчәктә балалары белән дә дөрес мөнәсәбәтләр урнаштыра алмаячак.

Яңа туганнар, әти-әниләр белән дөрес мөнәсәбәтләр төзүдә берьяклы гына адымнар белән ерак китеп булмый. Өлкән буынның акыллы, төпле позициясе булмавы, адым саен яшьләрнең тормышына кысылып, киңәш биреп торуы, ә кайбер очракларда хәтта үзләре әйткәнне генә үтәүне таләп итүе гаиләне какшатырга, хәтта җимерергә мөмкин. Бу очракта яшьләр дә, әти-әниләр дә бик сак булырга тиеш: ике якның да әти-әнисен тигез дәрәҗәдә хөрмәт итү сорала; икенчедән, яшь гаиләнең эчке эшләренә кемнең дә булса йогынты ясавыннан саклану зарур. Һәм шуңа күрә киңәшне яшьләргә генә түгел, ә өлкәннәргә дә бирәсе килә: сезгә дә кемнеңдер артык йогынтысы ошап бетмәгәндер, бәлки. Улыгыз яки кызыгыз үз гаиләсендәге проблемаларны үзләре хәл итәргә тиеш!

Гаилә — ул ир белән хатынның бер түбә астында яшәве генә түгел, ә туачак балаларның җылы оясы, авырлыклар килгәндә яшәү көче бирүче чыганак та. Ә мондый гаилә кору – җитди һәм җаваплы хезмәт, яшьләр шуны аңларга тиеш…
Читайте нас: